18:11 Кошманда җаен табалар | |
Кайбыч районы Кошман авылында табигый сугару системасын шәхси хуҗалыклар гына түгел, крестьян-фермер хуҗалыклары да оста файдалана. Олы юлдан янәшәдә генә мәш килеп бәрәңге алучыларны күргәч, кызык булып китте. Быел икенче икмәкне күп урыннарда виноград җимешеннән әз генә зуррак дип әйтәләр. Монда ничегрәк икән? Монда дигәнем, Кайбыч районы “Р.Садриев” исемендәге крестьян-фермер хуҗалыгы кырлары булып чыкты. Бәрәңгеләре дә елына күрә шактый зур уңышлы – гектарыннан 120 центнерлап чыга. Йодрык-йодрык булып тәгәрәшеп яткан икенче икмәкне җыюы да күңелле бугай. Мәктәп балалары шау-гөр килеп, ярыша-ярыша эшли. – Хуҗалык белән үзара һәрчак ярдәмләшеп яшибез. Мәктәп ашханәсендә балаларны кыш буе ашатып чыгу өчен җитәрлек итеп бәрәңгене үзебез әзерлибез, – ди Кошман урта мәктәбе директоры Илсур Насретдинов. Крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Ринат Садриевтан корылык нәтиҗәләре турында сорашмый булдыра алмадым. Әллә соң бу кырларга аның зыяны тимәгәнме? Ничек кенә тигән икән әле. Тик алар яңгырсыз елларда Кошман авылының тау итәгендәрәк урнашуыннан үзләренчә файдалана. Быел да кечкенәрәк ерганак ясап, елга суын бәрәңге җиренә борып җибәргәннәр. Кырны тулысынча сугара алмасалар да, дым булган җирләрдә бәрәңге узган еллардагыдан бер дә ким түгел, диләр. Кошман авылы җирлеге башлыгы Лилия Сафина әйтүенчә, авылның таудан түбән урнашуыннан күпләр файдалана. Салих абый Мотыйгуллин сугарулы җирләрдә үстерелгән яшелчәләре белән тирә-юньдә билгеле. Ул үстергән байлыкны хәтта Татарстан телевидениесеннән дә күрсәткәннәр. Могҗизага тиң бакчаны күрергә дип хәзер әллә кайлардан киләләр. Авылда мул тормышта яшәргә теләгән кеше җаен таба шул. 58800 сум дәүләт ярдәме белән терлекләр алып, үз эшен булдыручылар инде илледән артып киткән. Элек-электән умарта тотучылары белән даны чыкканга “баллы авыл” дип йөртелүче Кошманда күпләп терлек асраучылар да елдан-ел арта. Чагыштырмача әллә ни зур булмаган бу авыл шәхси хуҗалыклардан көн саен бер тоннадан артык сөт сата! Сөт җыючы Әминә Камалиевага да бик рәхмәтлеләр. Халыктан җыелган сөткә унбер сумнан көннекен-көнгә түләп бара икән. Нинди дә булса сәбәп табып сөт акчасын киметү бөтенләй дә юк. Авылда тормыш итү җиңел түгел анысы. Әлеге җәһәттән җирле үзидарә башлыгы быел тарихта беренче тапкыр диярлек сыер асраучыларга бирелгән дәүләт ярдәме турында сөенеп искә ала. 4130 сум исәбеннән килограммы биш сумнан аларга чистартылган бодай бирелгән! Шәхси хуҗалыгында дистәгә якын мөгезле эре терлеге, шул кадәрле сарыклары, утызлап кош-корты булган Халитовлар гаиләсенә дә ярап куйгандыр мондый булышлык. Дөрес, алар шушындый коры елда да үз тырышлыклары белән алты тонна печән, җитәрлек күләмдә салам һәм фураж әзерли алган. Бакчаларында чөгендер дә үсеп утыра. Дәүләт ярдәме исә иш янына куш дигәндәй, һич артык түгел, диләр. Ә бит мондый гаиләләр шактый Кошман авылында. Авылның киләчәге яшьләр кулында, дибез. Соңгы елларда төзелгән дистәләгән йортларны махсус карап йөрдем. Казан читендәге берничә катлы коттеджлардан һич ким түгел! Уты, газы, суы гына түгел, урамнарга кергән асфальт юллары да сокландыра. Авылда калган яшьләр өчен торак төзү программасы нигезендә дә биш йорт салынган. Теләүчеләр тагын да күбрәк. Ни кызганыч, кризис һәм дәвамлы корылык мондый мөмкинлекне чикләгән. Авыл яшьләре хәзер шушы программаның янә эшли башлавына өметләнә. Күзгә ташланып торучы тагын бер күренеш – Кошман авылында биш кибет бар. Шуларның өчесе – шәхси эшмәкәрләрнеке. Халык кайсысында арзанрак, шунысыннан ала. Шуңа күрә бәяләр дә арзанрак. Камил Сәгъдәтшин /"Ватаным Татарстан" газетасы/ | |
|
Всего комментариев: 0 | |