MENU
Албит » 2011 » Ноябрь » 05

Кошманда җаен табалар

Кошманда җаен табалар

Кайбыч районы Кошман авылында табигый сугару системасын шәхси хуҗалыклар гына түгел, крестьян-фермер хуҗалыклары да оста файдалана.
Олы юлдан янәшәдә генә мәш килеп бәрәңге алучыларны күргәч, кызык булып китте. Быел икенче икмәкне күп урыннарда виноград җимешеннән әз генә зуррак дип әйтәләр. Монда ничегрәк икән? Монда дигәнем, Кайбыч районы “Р.Садриев” исемен­дәге крестьян-фермер хуҗалы­гы кырлары булып чыкты. Бәрәңгеләре дә елына күрә шактый зур уңышлы – гектарыннан 120 центнерлап чыга. Йодрык-йодрык булып тәгә­рәшеп яткан икенче икмәкне җыюы да күңелле бугай. Мәктәп балалары шау-гөр килеп, ярыша-ярыша эшли. ... Дәвамын карарга »

Бала тәрбиясе – байлыктан әһәмиятлерәк

Бала тәрбиясе – байлыктан әһәмиятлерәк

Ислам динендә белем алу саваплы гамәл саналса, белемеңне башкаларга да өйрәтү, халыкка тарату – аннан да саваплырак. Районыбыз авылларында дин сабагын укытучылар, мөслимәләр Олы Кошман мәчетендә җыелып фикер алышты.

Җыелышта сүз мә­чет­ләрдә дин сабаклары укыту турында барды. Кайбер авылларда мондый дәресләр инде күптән үткәрелә, быел тагын берничә мәчеттә ял дәресләре башланачак. Мөслимәләр ышана: киләчәктә һәр­бер авылда да шундый дәресләр даими узар. Җыелышта бердәм укыту стандартлары булдыру хакында да сөйләштеләр. Мөгаллимнәргә 58 сораудан торган анкеталар тапшырылды, аның нәтиҗәләре буенча Диния нәзарәте укытуга рөхсәт бирүче махсус документлар әзерләячәк. Дин сабаклары бирүне очраклы кешеләр түгел, махсус белемле мөслимәләр алып барачак. ... Дәвамын карарга »