MENU
Албит » Яңалыклар архивы

Илдә исә Май һәм Җиңү җиле

Илдә исә Май һәм Җиңү җиле

Кошман авылыннан Бөек Ватан сугышына 300дән артык ир-ат киткән, шуларның 185е Ватан өчен яу кырында башын салган. Утны-суны кичкән ветераннарыбыз безнең арадан китә барса да, шөкер, Кошман авыл җирлегендә бүген биш ветеран исән-сау гомер кичерә. Бөек Җиңүнең 67 еллыгы уңаеннан сугыш һәм тыл ветераннарын котладылар, сугышта һәлак булганнарны искә алдылар. ... Дәвамын карарга »

Зират өстен чистарту

Зират өстен чистарту

30 нчы апрель көнне югары авыл халкы зират өстен чистарту өмәсендә катнашты. Өмә барышында чүп-чарлар җыеп түгелде, кипкән каен агачлары аударылып туракланды. Эшнең нәтиҗәсе барча килгән кешене куандырды. Югары авыл мәчетенең имам-хатыйбы Фәрит хәзрәт 6 нчы май көнне дә авылдашларның өмәгә килүләрен сорады.

Истәлек тактасы куелды

Истәлек тактасы куелды

Кошман авылында туып-үскән, Тукайлар чорында иҗат иткән якташыбыз, шагыйрь Әбрар Сәгыйди исемен мәңгеләштерүдә тагын бер зур адым ясалды.

Әбрар Сәгыйдинең тууына 100 ел тулган көннәрдә аның улы, профессор Марат Сәгыйтов, күпсанлы кунаклар катнашында шагыйрьнең каберенә таш куелган иде. Авылдашлары шагыйрьне онытмыйлар, Әбрар Сәгыйди исемен йөрткән Кошман төп гомумбелем бирү мәктәбе укучылары да каберлекне чистартып тора. Сентябрь ахырында технология укытучысы Айдар Насретдинов җитәкчелегендә укучы егетләр анда барып, тирә-юнен чүп-чардан чистартып, чардуганын төзәтеп кайтты. Күптән түгел Кошман авыл җирлеге анда истәлек тактасы да урнаштырды.

« 1 2 ... 14 15 16 17 »