MENU
Албит » Язмалар » Авыл тарихы

Яшәрә бара авылым
Авылым кешеләре табигатьне яратып, аның гүзәллеге белән ләззәтләнеп кенә калмыйлар, шул күркәмлекне ишәйтү өчен олы, игелекле эш тә күрсәтә беләләр. Безнең Кошман авылында бик күп алар, табигаткә ихтирамлы авыл яменә кайгыртучанлык белән карый белүче кешеләр. Менә Риза Насретдинов һәм Рифгат Сафин. Алар үз йортларының янәшәсендәге кизләүләрне һәрчак чистартып, төп-төзек хәлдә тоталар. Бу кизләүләрдән агып төшүче судан ике матур күл хасыйл булды. Табигатькә гашыйк авылдашларым киләчәк буыннарга истәлек итеп бу тирәгә агачлар утыртканнар. Берничә елдан күзгә күренеп күтәрелеп китәрләр бу агачлар, кизләүләргә бай булган Әтрәч дип аталучы урамны яшеллеккә күмәрләр.

Авылны икегә аерып, бормаланып чиста инеш агып ята, аның кырыйлары тал-тирәкләр белән бизәлгән. Бу күркәм күренеш авылым кешеләренең табигатькә карата бик ихтирамлы, игътибарлы икәнлекләрен, чисталык сагында сизгер торганлыкларын бик ачык раслап тора. Тирә-як авыллардан килгән кешеләр авылымның матурлыгына сокланып китәләр.

Тагын бер күркәм факт: бездә табигатькә өлкәннәр генә түгел, яшь егетләр-кызлар да гашыйклар. Шәһәрдән ялга кайткан егетләр авыл яшьләре белән берлектә күп еллардан бирле томаланып яткан кизләүләрне, чыганакларны ачалар. Күркәм гадәт бу. Авылым кешеләренең табигатьне яшәртү, күркәмләндерүгә шундый матур өлеш кертеп яшәүләрен күреп, чиксез шатланам, горурланам мин.
Категория: Авыл тарихы | Добавил: antixak (12.04.2025)
Просмотров: 9 | Рейтинг: 0.0/0