MENU
Албит » Язмалар » Авылыбыз шәхесләре

Гомер буе колбаса күрмәсәм дә риза дигән идем

Бу елның февралендә Кайбыч районы Кошман авылында булдык. Иллеләп чыршы үсеп утырган Сафиуллиннарның ишегалды әле дә күз алдында тора. Шул чыршылар арасыннан йортка таба атлаганда Илфар абый белән аларның төп эшләре турында сөйләшә башладык. Ит ыслый, колбаса ясый алар. Бу эшне берничә тапкыр ташлап, яңадан башлаганнар. Сәбәбен алга таба язармын.

Илфар абый – шәһәрдә яшәп, туган авылына күченеп кайткан кеше. Язмыш алдан язылган була, диләр. Егерме ел Чаллыда, аннан Казанда яшәгән алар. Хатыны Раилә ханым белән бергә гомер кичерүләренә 45 елдан артык. Ике бала үстергәннәр, икесе дә гаиләле: кызы Чаллыда, улы Казанда яши.

Илфар абый мәктәптән соң Әтнә техникумын тәмамлый. Апасның данлыклы Горбунов исемендәге колхозында биш ел баш зоотехник булып эшләгәннән соң, 26 яшендә гаиләсе белән үзе әйтмешли романтика эзләп, Чаллыга чыгып китә алар. Башта заводта мастер, аннан ит комбинатында эшли әңгәмәдәшем. Үз бизнесын башлаганга да 14 ел икән.

Акчасызлыктан интеккән заманда базар системасында эшли башладык, – ди ул. – Акча бары тик шунда иде. Кешеләр палаткаларда, ул булмаса урамга өстәл куеп сата. Мин Башкортстаннан сыр ташыдым. Аннан Тәтеш районы Шәдке авылында эш тәкъдим иттеләр. Биш-алты ел тик торган цехны төзәтеп, арендалап, шунда колбаса ясый башладык. Кеше йокыдан торганчы, Казаннан Теләчегә кайтып җитә идек. Биш ел буе улым белән көн саен ничәмә-ничә чакрым йөреп эшләдек. Ара ерак булгач, цехны яптым. Ә инде 2010 елда Биектаудагы цехта эшли башладык. Ике елдан аннан да киттек, чөнки бик нык ардырды. “Гомер буе колбаса күрмәсәм дә риза”, – дидем. Бер көн ял, бәйрәм юк, кеше факторы да роль уйнады, чөнки кешегә күп акча кирәк, ләкин җаваплылык юк. Элек премияне кисәләр дип куркып эшпиләр иде, хәзер башкача. Продукцияне күп җитештердек үзе, ял саен биш-алты машина төялеп, ярминкәгә чыгып китә идек. “Улым, үзеңә ал, миңа җитте”, – дигән идем. “Юк, миңа бу бизнес кирәкми”, – диде улым. “Сиңа кирәкмәсә, миңа да кирәкми”, – дидем дә, бикләп, авылга кайтып киттем. 2012 елда авылга, әнкәй янына кайттык. Төп йортны яңадан рәткә китердем. Берара Калмыкиядән атлар алып кайтып алып кайтып сату белән шөгыльләндем. Аннан хәзер яши торган йорт территориясен алдым. Монда кеше йөрерлек түгел иде. Элек үзидарә булган бу жирдә, соңрак агач басып бетергән, чүплеккә әйләнгән. Шуны чистартып, матурлап яшәп ятыш.
Шушы йорт-жирне алгач, колбаса эшен тагын яңартып жибәрә гаилә башлыгы. Үзе өчен генә дип алынган мич якын-тирә авыл халкын ысланган ит белән сыйларга бер сәбәп була. Йорт янындагы элекке ашханә йортыннан цех ясап, кабат 500 меңлек җиһаз сатып ала ул.
– Канымда бу, – дип дәвам ит әңгәмәдәшем. – Көзен, кеше мал суя башлагач, капга төбенә егермешәр машина җыела. Яңа ел алдыннан көнгә икешәр ат китерәләр, 300әр килога җыела. Җәен заказ әзрәк. Хатын җиһазларны юып, чистартып тора. Кайбычтан булышырга бер ханымны алып кайтам. Ул заманында ит комбинатында эшләгән, рәтен чамалый. Мин фарш ясыйм, ул хатын бәйли.
Илфар абый көннен намаздан башлый. Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мәдрәсәсен тәмамлаган. Берничә ел элек Олы Урсак авылына, соңрак Түбән Кошман мәхәлләсенә имам итеп кайтанары үзен.

– Элек авылга гаеткә кайткач, “Йә, Раббым, олыгайган көнемдә шушы мәчеткә йөрерлек итеп авылыма кайтар” дип тели идем. Аллаһ миңа мәчет яныннан йорт бирде, хикмәт бит бу. Элек теләк теләп йөргән тыкрыктан көн дә мәчеткә иртәнге намазга барам, – ди ул.

Илфар абый авылының тарихы, нәсел-ыруы белән дә кызыксына. Кошман – зур авыл, анда элек ике колхоз, мәктәп булган, хәзер дә ике мәхәллә. Авылының бер ягында кирпеч сугу белән шөгыльләнгәннәр, ә бу ягында сөннәтче бабайлар яшәгән, шуна да халык арасында аларны “бабачылар” дип йөрткәннәр.

Мин легендар “бабачы”, сөннәтче Хәлил бабайның оныгы, – дип горурлана Илфар абый. – Барлык сөннәтче бабайлар безнең авылдан чыккан, диләр. Алар Казахстан, Үзбәкстанда да йөргәннәр. Минем бабай Әстерханга кадәр барган. Приказчик аны алып киткән, бер ай кунак иткән. Бабайның олы малае 96 яшендә хәзер, аннан заманында күп мәгълүмат сораштым. Бабай үзе 91 яшендә китеп барды. Данлыкты мал табибы да булган ул. Сыерның сыртын сыйпап, ничә айлык бозавы барлыгын әйтеп биргән. Мал дәвалау гына түгел, үзе дару да ясаган. Бездә нинди генә дару юк иде. Хәтта сорап килгән кешеләргә тешкә кую өчен мышьяк та ясап бирә иде бабай. Моңа Казанда укып кайткан ул. Әти дә мал табибы булып эшләде. Шулай ук балаларны сөннәткә утырта иде. Бабайның сәләте аңа да бирелгән, әмма әти 52 яшендә бакыйлыкка күчте. Шулай да бер-ике ел аның белән йөрергә өлгердем. Машина белән үзем аны алып бара, малайларны сөннәткә утыртканда тотып тора идем. Үзем дә бу эшне дәвам иткән булыр идем, әмма сөннәтчеләргә эш бетте. 80нче елларда халык больницаларга мөрәҗәгать итә башлады.
Категория: Авылыбыз шәхесләре | Добавил: antixak (09.06.2025)
Просмотров: 10 | Рейтинг: 0.0/0