Албит » Язмалар » Авыл халкы иҗаты |
Кереп барам гомер көзенә
Көз, яфраклар коела, Кошлар китә җылы якларга. Ә мин менә, сары яфрак кебек елап, Кереп барам гомер көзенә. Көзләр җитте, сары яфрак түшәп, Суык җилләр үтә җелеккә. Ә мин, шушы яфрак кебек өзгәләнеп, Кереп барам гомер көзенә. Яшьлек үтте, сөю-сөелүләр, Ашкынулар төште үз эзенә. Шаулап очкан яфракларны күзләп, Кереп барам гомер көзенә. Ямансулый күңел, көннәр кыска, Яланнарда учак яна әле. Шул чакларның хатирәсе булып, Кереп барам гомер көзенә. Еллар үткән саен искә төшеп, Уйлар бимазалый, көенәм. Үткән яшьлек хаталары белән Кереп барам гомер көзенә. | |
Просмотров: 15 | |
Всего комментариев: 0 | |