22:32 Сабантуй узды | |
| Авылыбызда узган Сабантуй чын мәгънәсендә халык бәйрәме булып үтте, аңа авыл кешеләре генә түгел, күрше авыллардан килгән кунаклар һәм туган яктан кайтканнар да катнашты. Бәйрәм башында авыл башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Фәния Петухова һәм авыл җирлеге башлыгы Лилия Сафина кешеләрне котлап, матур теләкләр әйттеләр. Мәчет имамы Илфар хәзрәт Сафиуллин халыкка хәер-фатыйха бирде. Тантаналы өлештә хезмәт алдынгылары, озын гомер итүче гаиләләр һәм авыл үсешенә зур өлеш керткән кешеләр бүләкләнде. Бигрәк тә куанычлы вакыйга булып, узган елдан бирле Кошманда сигез бала туган яңа гаиләләрнең сәхнәдә чыгыш ясаулары һәм бүләк алулары булды. Сабантуй флагын хезмәт алдынгылары Айрат Гыймранов һәм Нәфис Минһаҗев күтәрде. Бәйрәмнең иң якты мизгелләреннән берсе — Төмән шәһәреннән килгән «Чимги-Тура» ансамбленең чыгышы булды. Аларның гармун моңы һәм милли җырлары тарихи шәһәр Чимги-Тура рухын яңартып, кешеләрнең күңелләрен җылытты. Шулай ук Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рамил Шәрәфиев, җырчылар Рәзилә Шәрифуллина һәм Рөстәм Бикчәнтәев халыкны яхшы кәеф белән сөендерде. Көч сынашу өлешендә милли көрәш үтте. Көчле көрәшчеләр арасыннан Олы Кайбычтан килгән Раил Фәсхетдинов быелгы Сабантуйның абсолют батыры булып танылды. Спонсорларга рәхмәт әйтелде, уеннар һәм бәйгеләр дәвам итте. Бәйрәмнән кайткан кунаклар авыл халкына рәхмәт белдереп, киләчәккә көч-куәт алып, яңадан очрашырга ышаныч белән таралыштылар. | |
|
| |