12:23 Рафил Саттаровны искә алу кичәсе | |
| Авылыбызда техник фәннәр кандидаты Рафил Кәбир улы Саттаровны искә алу кичәсе үткәрелде. "Кеше китә — эзе кала икән" дип аталган чарада галимнең гаиләсе, туганнары, авылдашлары һәм мәктәп укучылары катнашты. 1947 елда туган Рафил Саттаров - гади гаиләдән чыккан, тырыш, белемгә омтылучан бала булып үскән. Кошман һәм Олы Кайбыч мәктәпләрендә "5"ле билгеләренә генә укып, алтын медаль белән тәмамлаган. Бер ел авылда математика укыткач, Казан авиация институтына укырга кереп, аны кызыл диплом белән тәмамлаган. Аспирантурада белем алган вакытта космос ракеталары өслегенең температурасы үзгәрү мәсьәләләре буенча кандидатлык диссертациясен яклаган. Рафил Саттаров Чаллы шәһәрендә политехник институтның физика кафедрасы мөдире булып эшләгән, докторлык диссертациясен якларга әзерләнгән. КамАЗ заводында металларны лазер белән эшкәртү тәҗрибәләре вакытында радиация алып, 1983 елның 28 февралендә 36 яшендә вафат булган. Галимнең улы Рамил һәм кызы Альбина әтиләре юлыннан барып, югары белем алганнар. Кошманда Рафил Саттаров исемендәге урам бар, мәктәп музеенда аның дипломы һәм язмалары саклана. Авылдашлары һәм туганнары аның белемгә омтылышын, тырышлыгын, фәнни казанышларын хөрмәт белән искә алалар. | |
|
| |