MENU
Албит » 2026 » Июнь » 28 » Кошман укулары
18:02
Кошман укулары
Бүген Кошман авылының Сабантуй мәйданында беренче тапкыр «Кошман укулары» фәнни-гамәли конференциясе узды. Чара сөннәтчелек тарихына, традицияләренә һәм сөннәтче бабайларның мирасына багышланды. Конференциядә дин әһелләре, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре һәм Татарстанның төрле районнарыннан килгән кунаклар катнашты. Чараны Коръән уку белән башлап җибәрделәр. Мөхтәрәм кунаклар арасында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, депутатлар, тарихчылар һәм медицина белгечләре булды. Алар чыгышларында сөннәтчелек йоласын, милли-рухи мирасны саклауның әһәмиятен ассызыкладылар. Конференциядә шулай ук сөннәтчелеккә багышланган чыгышлар тәкъдим ителде, ә балаларның Коръән сүрәләре укуы чараның иң истә калган мизгелләренең берсе булды.
Просмотров: 2 | Добавил: antixak | Рейтинг: 0.0/0