12:34 Казан марафонында 42 чакрым | |
| Казан марафонында катнашучылар арасында авылдашыбыз, Казан дәүләт аграр университетының беренче курс студенты Илсаф Саттаров та бар. Республика башкаласында 1 нче майдан 3 нче майга кадәр узган масштаблы спорт чарасына 39 илдән һәм 78 Россия төбәгеннән 40 меңнән артык спортчы җыелды. Марафон программасы дүрт ераклыкны үз эченә алды: 3 км, 10 км, 21,1 км (ярым марафон) һәм 42,2 км (тулы марафон). Илсаф өчен бу Казан марафонында өченче катнашуы булды. Быел ул беренче тапкыр тулы марафон дистанциясен — 42 километр 200 метрны уңышлы үтеп чыкты. Бу нәтиҗә аның зур ихтыяр көчен, чыдамлылыгын һәм яңа биеклекләрне яулауга омтылышын күрсәтте. Бу уңыш яшь спортсменның гына түгел, ә авылның горурлыгы да булып тора. Илсаф Саттаровның мисалы яшьләрне спорт белән шөгыльләнүгә, үз-үзләрен тәрбияләүгә һәм авырлыкларны җиңергә чакыра. | |
|
| |