MENU
Албит » 2025 » Март » 17 » Кайбычта «Мәдәни десант»
11:22
Кайбычта «Мәдәни десант»
13 нче март көнне районга «Мәдәни десант» килде: Кайбыч, Апас, Тәтеш, Яшел Үзән, Буа, Чүпрәле, Югары Ослан, Кама Тамагыннан мәдәният хезмәткәрләре методик семинарга җыелды.
Семинарда катнашучылар шулай ук безнең авылда да булдылар. Мәдәният йорты фойесында аларны матур җырлары белән "Кошман Анджелес" ансамбле һәм авыл бренды "Юка" каршы алды.
Авыл китапханәчесе Гөлия Сафиуллина үз тәҗрибәсе белән уртаклашты һәм яңа эш алымнары турында сөйләде. Кунакларга Кошман мәктәбе укытучысы Резеда Хәйруллина җитәкчелегендәге "Мизель" театр төркеме куйган спектакль дә бик ошады. Ул Раилә Мөхсинованың "сугыш ярасы"пьесасы буенча төшерелгән.
Просмотров: 108 | Добавил: antixak | Рейтинг: 0.0/0