14:53 Күңелләр нечкәрә | |
| Кайсы вакытта күңелләр нечкәрә, кая керергә дә урын тапмыйсың, төрле уйлар баш калкыта. Махсус хәрби операциядә катнашучы улым Рузалиттан көндәлек хәбәр булмаса да йөрәк елый башлый. Медицина хезмәткәре буларак хезмәт итә ул анда. Ватаныбыз сагында торучы ир-егетләрне дәвалый. Улымны уйлап, сыкранган чакларымда юанырга, каткан күңелләрне йомшартырга әле ярый якыннарыбыз, кайчандыр бергәләп эшләгән хезмәт коллективыбыз бар. Алар бик борчылырга ирек бирми. Әледән-әле хәлне белешеп тора, кирәк булса, ярдәм итә. Әле күптән түгел генә Казандагы санаторийда, ун көн буена бушлай дәваланып, ял итеп кайттым. Бу юлламаны миңа "Кайбыч таңнары«ның баш редакторы Луиза Сөнгатуллина тәкъдим итте. Чын җитәкче менә шундый була торгандыр ул. Үзенең хезмәт коллективында эшләп, ялга киткәннәр хакында онытмый. Озак еллар бергә эшләдек, без аяк басмаган авыл калмагандыр районда. Хезмәтнең үзәгендә кайнадык. Казанда ярдәмгә мохтаҗ, авыр хәлдә калган журналистларга булышучы хәйрия фонды оешкан икән. Юлламаны шуннан бирделәр. Яратып эшләгән газетам аша фонд җитәкчесе, журналист Фәридә Якушевага да олы рәхмәт хисләремне юллыйм. Санаторийда чакта яныма килеп, хәлемне дә белешеп китте. «Сездә ярдәмгә мохтаҗлар юкмы?» дип шалтыраткач, улымның СВОда хезмәт итүен күздә тотып, редакциядән мине тәкъдим иткәннәр. Еллар-көннәр тынычлансын иде инде. Улларыбыз махсус хәрби операциядән исән-имин җиңү белән кайтсын иде. Һәрбер ана шуны көтә. Зөһрә Фәизова | |
|
| |