MENU
Албит » 2025 » Апрель » 7 » Фәрит хәзрәт Рәхмәт хаты белән бүләкләнде
11:28
Фәрит хәзрәт Рәхмәт хаты белән бүләкләнде
Рәхмәт хатында: «Диния нәзарәте һәм шәхсән үз исемемнән сезгә Кайбыч районының Кошман авылында имам-хатыйб вазыйфасын нәтиҗәле башкарып, ислам дине үсешенә, мәхәллә халкының дини-әхлакый һәм рухи дәрәҗәсен үстерүгә зур өлеш керткәнегез өчен олуг рәхмәтемне җиткерәм. Раббул-Гыйззә үзегезгә, гаиләгезгә, якыннарыгызга күңел тынычлыгы, тән сәламәтлеге, бәхет-шатлык, тәүфыйк-һидаять, озын гомерләр насыйп әйләсен! Кылган изгелекләрегез үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтсын», — дип язылган.

Тантана Рамазан аеның19 нчы көнендә (19 мартта) Казанда Татарстан Республикасы мөселманнары Диния Нәзарәтенең IX Корылтае вакытында узды.
Просмотров: 80 | Добавил: antixak | Рейтинг: 0.0/0