MENU
Албит » 2020 » Август » 29 » Динар Эльбрусның түбәсендә
11:31
Динар Эльбрусның түбәсендә
2019 нчы елның җәендә Европа буйлап берүзе генә сәяхәткә киткән авылдашыбыз Динар Хәмидуллин быел кабат шаккатырды: ул Россиянең һәм Европаның иң биек тавына - Кавказдагы Эльбруска менгән икән. Билгеле булганча, бу тауның биеклеге - 5642 м. Динар сәяхәтләрдә булып кайткач һәм быел тау башына менгәч, дөньяга карашы үзгәрүе турында сөйли. Киләчәктә бөтен дөньяны әйләнеп чыгарга планлаштыра. Эльбруска менәргә дә кечкенәдән үк хыялланып йөргән икән. Менә хыялы чынга да ашкан. Динарның үзе белән әңгәмәне түбәндәге сылтамалар буенча укырга була: Ватаным Татарстан, Intertat.
Просмотров: 519 | Добавил: antixak | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
ComForm">
avatar