09:04 Быел да халык җыены узды | |
Авыл җирлеге башлыгы Лилия Сафина Кошман, Урсак урманчылыгы буенча узган ел башкарылган һәм агымдагы елда планга кертелгән эшләр белән таныштырып, эшчәнлекне яктырткан тирән эчтәлекле чыгыш ясады. Мәктәп директоры Равил Гаффарова ел дәвамында мәктәпнең уңышларын билгеләп үтте. Фельдшер Рузилә Шәрәфиева халык сәламәтлеген саклау турында хисап тотты. Кошман районның 17 авыл торак пункты арасында даими рәвештә алдынгы урынны алып тора. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да авыл җирлегенең еллык эшчәнлегенә уңай бәя бирде. Чыннан да, Кошманның мактанырлык һәм үрнәк булырлык эшләре һәм дәлилләре бар. Очрашу ахырында бу көннәрдә юбилейларын билгеләп үтүчеләрне һәм авыл тормышында актив катнашучыларны хөрмәтләделәр. | |
|
Всего комментариев: 0 | |