12:13 Әбрар Сәгыйдинең тууына 130 ел | |
«XX гасыр тәсбихендә эзең якты, гомерең илһамлы» чарасы 21 нче апрель мәдәният йортында мәктәп укучылары, укытучылар, мәдәният хезмәткәрләре һәм авыл халкы катнашында узды. Самарада яшәүче күренекле авылдашыбызның туганнары да кайтты. Авыл җирлеге башлыгы Лилия Сафина чыгыш ясап, Әбрар Сәгыйдинең истәлеге мәңгеләштерелүе, мәктәп һәм урамның аның исемен йөртүе турында сөйләде. Авыл китапханәчесе Гөлия Сафиуллина Әбрар Сәгыйдинең әтисе Мөхәммәтзакир мулланың нәсел шәҗәрәсен төзегән, гаилә документлары, кулъязмалар һәм фотосурәтләр җыйган. Әбрарның әнисе Бибифатыйха яшьли вафат була, алты бала ятим кала. Әтисе икенче тапкыр өйләнә, җиде бала туа. Кичәдә Самарадан Нөсхә апаның кызы Рокыя һәм аның гаиләсе дә катнашты. Очрашу укучыларның чыгышлары белән үрелеп барды: биеделәр, җырладылар, Әбрар Сәгыйдинең шигырьләрен сөйләделәр. Кичәне укытучылар Розалия Садриева һәм Энҗе Баһавиева алып барды. Чара ахырында бергәләп «Туган тел» җыры башкарылды. | |
|