21:48 Авылда халык җыены узды | |
| Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Кошманның авыл җирлеге җитәкчеләре белән очрашып, проблемаларны уртага салып, уртак максатларны билгеләде; очрашуга ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов та катнаша. Авыл җирлеге башлыгы Лилия Сафина узган ел башкарылган һәм агымдагы елда планлаштырылган эшләр турында чыгыш ясады, мәктәп директоры Равилә Гаффарова мәктәпнең уңышларын, фельдшер Лилия Шәйхетдинова – сәламәтлек саклау хисабын тәкъдим итте. Кошман һәрвакыт 17 авыл җирлеге арасында рейтингта алдынгы урыннарны били, бу турыда район башлыгы да уңай бәя бирде. Очрашу ахырында юбилейларын билгеләп үтүчеләр һәм авыл тормышында актив катнашучылар котланды. | |
|
| |