12:31 Авыл яши-Деревня живёт | |
| Сентябрь аенда авыл китапханәсендә "Авыл яши-Деревня живёт" проекты кысаларында күркәм һәм мәгънәле очрашу узды. Чара барышында авылыбызның яшь, тырыш фермер-эшмәкәре Сайранов Рушан Рөстәм улының хуҗалыгы һәм эшчәнлеге белән якыннан танышу мөмкинлеге тудырылды. Очрашуда Рушанның тормыш иптәше Динә Рафик кызы катнашучыларга "Тәмле тавык" кошчылык фермасының эш үзенчәлекләре турында җентекле сөйләде. Аларның гаилә хуҗалыгы табигый шартларда үстерелгән тавыклар, экологик чиста ит һәм хәләл продукция җитештерүгә йөз тота. Динә ханым фермаларында кулланыла торган заманча технологияләр, хайваннарга карау үзенчәлекләре һәм продукцияне сату каналлары турында да мәгълүмат бирде. Чарага җыелган балалар яшь фермерлар эшчәнлеге белән бик кызыксындылар, төрле сораулар бирделәр. Аларны аеруча кошларны дөрес тәрбияләү, азыкландыру һәм продукциянең сыйфатын саклау мәсьәләләре кызыксындырды. Динә ханым һәр сорауга җентекле, ачык җаваплар бирде һәм балаларны үз фермаларына экскурсиягә чакырды. Сайрановлар гаиләсе кебек тырыш, эшлекле һәм заманча карашлы яшь эшмәкәрләр булганда авылларыбыз яши һәм киләчәктә дә яшәячәк. Алар авыл хуҗалыгы өлкәсендә яңа сулыш, яңа энергия булып, яшьләргә үрнәк күрсәтәләр. Нәкъ менә шундый гаиләләр авылларыбызның киләчәген, традицияләрнең дәвамын тәэмин итәләр. | |
|
| |