13:08 Алсу Вильданова призёр | |
| Авылыбызның почта хезмәткәре Алсу Вильданова «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыятенең 2026 елның беренче яртыеллыгына гәҗитләр һәм журналлар язылу буенча республика конкурсында зур уңышка иреште. Конкурсы нәтиҗәләре буенча, ул республикада өченче урынны алып, «Иң яхшы почта хезмәткәре» дипломы һәм акчалата премия белән бүләкләнде. Конкурска актив катнашкан һәм югары нәтиҗәләргә ирешкән почта хезмәткәрләрен хөрмәтләү тантанасы Казанда, «Татмедиа» бинасында узды. Анда республиканың төрле районнарыннан иң тырыш һәм җаваплы почта хезмәткәрләре җыелды. Бүләкләр тапшырганда, җәмгыятьнең генераль директоры Шамил Садыйков почта хезмәткәрләренә чын күңелдән рәхмәт сүзләрен җиткерде. — Безнең бер генә укучыбыз да калганчы, гәҗитләрне нәшер итәчәкбез, — дип билгеләде ул, басма сүзнең әһәмиятен һәм укучыларның матбугатка токлылыгын ассызыклап. Алсу Вильданованың республика дәрәҗәсендә призер урыны алуы — аның күп еллык намуслы хезмәтенең лаеклы нәтиҗәсе. Ул почта өлкәсендә 20 ел эшли. Бу вакыт эчендә авыл халкы аны җаваплы, кайгыртучан һәм эшенә бирелгән кеше буларак белде. Почта хезмәткәре хезмәте авыр: һава торышына карамастан, гәҗитләрне, журналларны, хатларны һәм ташуларны вакытында җиткерү мөһим. Бу һөнәр зур тырышлык, сабырлык һәм җаваплылык таләп итә. Алсу Вильданова күп еллар буе бу мөһим миссияне намуслы башкара, кешеләр белән уртак тел таба белә һәм хезмәтенә җанын салып бирә. | |
|
| |