08:40 Аклыкка илтсен юллар | |
Авылыбызның мәдәният йортында 12 май көнне «Аклыкка илтсен юллар» театраль тамашасы узды. Татарстан Республикасының атказанган артисты Ильяс Халиков җитәкләгән «Минбар» татар дини театры тарафыннан күрсәтелгән спектакльгә кошманлылар һәм күрше авыллар халкы килде. Чара татар телен һәм башка халыкларның туган телләрен саклау комиссиясе ярдәме белән оештырылды. Спектакль мәңгегә кыйммәтләр, туган җирне ярату, ана телен кадерләү кебек темаларны күтәрде. Рольләрне Ильяс Халиков, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәрләре, Марат Баязитов һәм Зөлфирә Дәүләтшина-Баязитова башкарды. Концерт-спектакльнең шигъри авторы - Нурфия Халикова. Район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев оештыручыларга рәхмәт белдерде. | |
|