MENU
Албит » Язмалар » Авыл тарихы

Туган авылым бер генә!
Беркайда юк Кошманымнан матур авыл!
Йөрәгемә якын җирем минем- авылым! И, гүзәл син, авылым! Челтерәп аккан чишмәләрең, шаулаган каеннарың, горур үскән имән-наратларың, баллы җиләкләрең, мул кырларың күңелгә җиңеллек һәм рәхәтлек бирә, яңадан –яңа өметләр, яшәргә көч-дәрт өсти. “Нинди авыл соң ул, шулкадәр мактарлык, яратып сөйләрлек?”-дип сорасагыз, бер дә шикләнми, икеләнми җавап бирәм: туган ягым-Кошманым.
Кошман авылы Кайбыч районында урнашкан. Авылыбызның тарихын, исем-атамасы килеп чыгышы турында эзләгәндә бик кызыклы мәгълүматларга тап булдым. 1987 елда басылып чыккан “Риваятьләр һәм легендалар” китабында кызыклы гына тарихи риваять бар. Анда менә шушы мәгълүмат бар: Кошман-бер елганың исеме. Бәрле суының көньяк тарафында. Кошман авылының мөселман авылы булганына бик күптән түгел. Кошман-элек урыс авылы булган.Моннан 200 еллар чамасы элек Кошман мөселманнары Бишбатман авылыннан күчеп барганнар. Кошман урыслары Бишбатманга алар урынына килеп урнашканнар. Сәбәбен белгән кеше юк. Кошманның кайбер нәселләре Тәтештән килгәннәр. Кармыш баба Болгардан чыккан адәм. Кармыш баба үзе Тәтештә булган. Ике улы бар икән: Янкилде исемлен,янә бер улы Заид исемле. Заид исемле улы Юынчыда яшәгән, аннан соң аның нәселе Кошманга килгән. Кармыш бабаның бабаларының бабасы Нәреш дигән адәм булган. Аның улы Гомәр,аның улы Сәфетдин,аның улы Фәхретдин,аның улы Шәрәфетдин хәзер дә Кошманда имамдыр. Аның улы Хәйретдиндер”. Авылыбыз ерак тарихларда да зур урын алып торганлыгы күренә.
Халык авылны ике төрле атама белән йөртә – Олы Кошман һәм Кече Кошман. Авыл халкы дигәннән, Кошмандагы яшәүчеләр элек-электән эш сөючән, хезмәт яратучан булып саналганнар. Кәрзин үрүче, сөннәтче,итекче, тимерче кебек һөнәр ияләре белән дан казанган авыл бу.
Туган ягым суга бик бай. Кизләү-чишмәләр, күл-сазлыклар бик күп биредә. Аларның исемнәре түбәндәгечә яңгырый: Кошман башы, Ташлы, Үти күле кизләве, Авыл, Мөкәш, Корми чыгыры кизләве, Борһан абзый, Хәйрулла абзый, Урта урам кизләүләре һәм башкалар. Күлләр: Үти, Тирән, Әлмән сазы, Сахура күле.
Суга бай булуына өстәп авыл таулы җирдә урнашкан. Тукый, Әтрәч, Аныс тауларында бала-чага кышын чана шуа, җәен көтү каршыларга җыела.
Табигатенә килсәк аны сүз белән сөйләп, каләм белән язып, җырлар аша җырлап та җиткереп булмас. Килеп үз күзләре белән күргән кеше генә авылның нинди матур булганлыгына төшенә ала. Шулай да табигать турында берничә сүз әйтеп китми булмас. Күз явын ала торган матур чәчкәләр, баллы җиләкләр, гөмбәләр үсүче урманнарына, каенлыкларына халык еш йөри. Җәй һәм көз айларында бу урманнар аеруча матур. Төсләр уйнавы авылның табигатен ямьләндереп тора.

II
Үзләреннән соң да югалмас эз калдырган
авылым һөнәрчеләре
Авылымның мактагач, аның тырыш, җитез, уңган халкына да игътибар итәргә кирәктер. Кошман авылы,әйткәнемчә, элек-электән үк тимерчеләр, сөннәтчеләр, итекчеләр, кирпеч сугу осталары, кәрзин үрүчеләр белән дан тоткан. “Бабачылар авылы” дип тә йөрткәннәр Кошманны. Түбәндә искә алып үткән кешеләр авылыбызның үрнәкләре, тырыш ирләре.
Зөһрә Фәизова үзенең “Авылым һөнәрчеләре” язмасында алар турында менә нәрсә яза: “Элек колхозлар күчеш чоры кичергән елларда ук (ә бәлки аннан да алдарактыр) волостьлар булган зур авылларда базарлар оештырылган һәм алар гөрләтеп сату иткән. Тирә-як авыллардан килгән агайлар тере мал белән сату иткән, сөт,катык, каймак, эремчек сатып гаиләсен бөтәйткән.Һөнәрчеләр дә төрле көнкүреш кирәк-яраклары ясап сату иткәннәр. Алар базарга тал чыбыгыннан үрелгән кәрзин- тырыслар, агачтан, калайдан эшләнгән төрле йорт кирәк-яраклары алып килә торган булганнар. Кәрзин диюгә, күз алдыма уң як күршем Мәлик абый Шиһапов килеп баса. Ул үзе үлгәнче тал чыбыгыннан каз оялары, кәрзин-тырыслар үрде. Үзе генә түгел, бөтен гаиләсе белән эшлиләр иде, идәнгә төзелешеп утырып тал чыбыгыннан могҗизалар ясыйлар иде. Шуның өстенә Мәлик абый бик пөхтә, тырыш иде. Авылым кешеләре аның кәрзиннәрен әле дә сагынып искә ала. Кайбер йортларда ул үргән кәрзиннәр әле дә саклана.” Бу кәрзин үрү остасы Мәлик Шиһапов турындагы язма. Язманың дәвамында итекчеләр турында сөйләнелә. “Түбән Кошман авылыннан Хафиз Шакиров, Харис Әхмәтшиннар үз авылларында гына түгел,тирә-юньдә дә атаклы кешеләр, ерак авыллардан аларны эзләп киләләр,белмәгән кешеләр юк, әле дә шул һөнәргә тугры булып халык рәхмәтен ишетеп яши бирәләр.” Менә шулай итеп кирпеч сугу осталарына кадәр килеп җиттек. Зөһрә Фәизова алар турында да якты истәлекләр яза. “Түбән Кошман авылы кешеләре кирпеч сугу осталары буларак дан тотканнар. Яу кырыннан сыңар аяк белән кайткан Әкрам абый Шәмсетдинов, аның тирә –як күршеләре Әүхадулла Рәхимуллин, Хәялетдин Ногманов һәм тагын бик күпләр бала-чагалары белән җыйнаулашып кирпеч сукканнар. Кошманлылар суккан кирпеч мич төбе, көймәсе өчен файдаланылган, кызуга чыдам һәм сыйфатлы булуы белән дә дан тоткан. Кошман кирпечен сатып алу өчен ерак авыллардан ук килгәннәр.” Инде хәзер чират тимерчеләргә җитте. “Ата-баба һөнәренә тугры булып Хәсән ага Җиһаншин 20 елдан артык туган колхозында тимерче булып эшләгән.Тимерче булып эшләү дәверендә Хәсән ага бик күп заказлар үтәгән. “Симәки колхозыдагы Петухов малаена 30 чиләк ясап бирдем”,- ди Хәсән ага ул чакларны искә төшереп. Хәсән карт өенең дә һәр бизәген калайдан үзе кисеп ясаган, хәтта мичен үзе чыгарган, итеген дә үзе басып кигән.” Хәсән ага –сугыш ветераны да. Бөек Ватан сугышында да катнашкан кеше ул. Безнең авылның бердәнбер исән ветеран.
Һәм авылның берара икенче атамасын йөрткән һөнәргә- сөннәтчеләргә килеп җиттек. “Кошман сөннәтчеләре һәр авылда көтелгән кунак буларак каршы алганнар. Мөселман кешесе хәленнән килгәнчә, сый-хөрмәт күрсәткән: маен, каймаклы катыгын куйган, күпереп пешкән икмәген тураган.Үз кулы белән суккан кызыл башлы сөлгесен бүләк иткән. Ул елларда диннең үсешенә күп тоткарлыклар булган. Авыл җитәкчеләре, коммунистлар партиясе теш-тырнаклары белән дингә каршы торганнар. Шуңа да карамастан, партия әгъзаләры, авыл кешеләре кача-поса булса да улларын сөннәткә утырттырганнар. Яшерен эшләре билгеле булса партия билетыннан колак какканнар, яисә кулга алынып хөкем ителгәннәр. Шулай да бабачыларны сатмаганнар, исемнәрен әйтмәгәннәр. Кошман бабачылары даны еракларга таралган. Аталы-уллы Хәлилулла һәм Галимулла Сафиуллиннарны, Ярхәм ага Сираҗиевны, Шәйхулла Фәйзуллинны һәм нәселләре белән бабачы булган абыйлы-энеле Зариф һәм Габделшәкүр Фәизовларны халык сагынып искә ала, без дә сагынабыз кадерле кешебезне. Хәзер инде бу эшләрне сырхауханәләрдә тәҗрибәле хирурглар башкара.”
Кошманлыларның уңган, тырыш икәнлегенә инандыгызмы инде? Менә шундый һөнәрчеләр яшәгән бит минем авылымда дип күкрәк киереп әйтә алам мин!

III
Шигъри җанлы авылдашлар
Кошман- шигъри як. Авылның табигатеме соң шунда, күңелләргә шигырь язу дәрте өсти.
Кошманым шагыйрь,драматург , мөгаллим Әбрар Сәгыйдинең туган җире дә. Аның биографиясе шактый катлаулы. Ул төрле һөнәрләрдә үзен сынап караган. Мөгаллим дә булган, мулла булып та торган, гәҗиттә дә хезмәт куйган. Бер үк вакытта әдәби иҗат эше белән дә шөгыльләнә: 1913 елдан башлап “Кояш”, “Тормыш”, “Йолдыз”, “Шура”, “Сөембикә”, “Ак юл” кебек ул заманның абруйлы гәҗит-журналлары битләрендә романтик рухта язылган шигырьләрен, поэмаларын бастыра. 1916-1917 елларда “Сугыштан абыем хатлары”, “Ирек азаны” исеме белән ике шигъри җыентыгы дөнья күрә. “Сәхра кызы”, “Кызыл тау” пьесалары үз вакытында сәхнәгә дә куела.
Авылым горурлыгы Әбрар Сәгыйди, үпкәсенә салкын тидереп, 44 яшендә үлә.
Аның шигырьләреннән тәм табыпмы, аның иҗатын дәвам иттерергә теләпме Кошман авылы кешеләре шигърияткә, иҗатка тартылып яши бирә. Шуларның берсе Нәсимә апа Абзалова. Ул үзе Кошман авылыныкы түгел. Нәсимә апа үз бәхетен, гомерлек ярын – укытучы Фәрит аганы шушы авылда таба. Аның шигырьләре дә мәхәббәт хисләре, романтик рух белән сугарылган.
Тормыш иптәшенә багышланган искитмәле шигыре дә бар Нәсимә Дәүләтхан кызының. Менә ул:
Имәннәр күп Кайбыч урманында,
Матурлыгы алар урманның.
Имән кебек таза егетләрен,
Күргәнем бар минем бу якның.
Имәннәр күп Кайбыч урманында –
Горурлыгы алар урманның.
Чал тарихның алар бер шаһиты,
Юлдашлары безнең узганның.
Имәннәр күп Кайбыч урманында –
Горурлыгы алар урманның.
Имән кебек горур егетләрен
Хөрмәт итә илем бу якның.
Имән кебек горур бер егетен,
Мин яраттым Кайбыч ягының.
Кич булганчы килеп җитә иде
Мәхәббәтен егетем, сагынып.
Тормыш давыллары котырганда
Урман агачлары сыналар.
Кайбыч егетләре бирешмиләр,
Давылларга кары торалар.
Бөгелмиләр, иелмиләр алар,
Горур алар һәркем алдында.
Мәхәббәтем керсез саклап килдем,
Аңа бирдем барсын, барсын да.
Авылымның тагын бер шигъри җанлы кешесе Зөһрә Шәйхетдин кызы Фәизова. Ул шигырьләрендә туган якка,туган телгә булган керсез мәхәббәтен, соклануын чагылдыра. Шулай ук үткән яшьлекне сагыну, көтү, юксыну, газаплану хисләрен дә шигырь аша җиткерә ул.
“Яраттым шул, сөю-мәхәббәтне
Сакламадың, көзем.
Шуңа хыял күгем тонык-
Моңсу карый күзем.
Ялкынлы көз очраштырды безне,
Җанны өтте сөю.
Үзе үк алды миннән үчне
Үкенечле көю.”
– дип яза ул “Сөю үче” дип аталган шигырендә.
Кошман кызы Хәмидә Лотфулла кызы Гарипова да шигърияткә тартылучы җан. Ул хәзерге вакытта Казанда журналист булып эшли. Әмма Хәмидә Гарипова күңеле белән туган авылында, авылдашлары янында. Әсәрләрендә дә ул авылыбызның тормышын чагылдыра.
“Туган нигез, торган җирем
Түбән Кошман авылында.
Сөенепләр бетә алмыйм
Авылымда калуыма.” - дип яза Сания апа Мотыйгуллина “Чишмә буе” шигырендә. Сания апа туган як, табигатькә, әниләргә, тырыш кешеләргә багышланган авыр темалы шигырьләрне җиңел, халыкчан итеп җиткерә белә. Шигырьләре күңелне күтәрә торган булсын өчен тырыша ул.
Өлкән буыга алмашка яшьләр килә тора. Шигырь язуга сәләте булган тагын бер кеше Сөнгатуллина Гөлназ Габделхак кызы.
“Шул тар сукмак,
Шул ук мәктәп юлы.
Ак каеннар- бар да танышлар.
Әйтерсең лә мәктәп тәрәзәсеннән
Ишетелә шау-гөр тавышлар”
-дип яза ул “Мәктәбемә” шигырендә.
Мәктәп дигәч шуны искәртеп узарга кирәк: Кошман мәктәбендә укучыларны шигърият юлына өндәп килүче “Көмеш каләм” түгәрәге эшләп килә. Шигырьләр, хикәяләр, мәкаләләр язарга яратучылар шул түгәрәккә языла. Элек аны Рушания Нәфыйкова, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Нурания Мотыйгуллина җитәкләп килсә, бүгенге көндә бу эш Сайранова Резеда җилкәсенә төште.
Авылымның матурлыгыннан тәм табып, илһам алучылары булганда иҗат җанлы кешеләрнең шигырьләре әле булыр дип ышанасы килә.

IV
Йомгак
Менә инде хәзер әйтеп кара: матур түгелмени соң минем авылым?! Мин чын күңелемнән туган ягымны яратам, аның гүзәллегенә,тырыш,уңган кешеләренә, дәртле яшьләренә карап сокланам.Минем авылымны сөймәслек түгел: ул дөньяда бер генә!

Кулланылган әдәбият:
“Туган авылым Кошманым” альбомы/ “Кайбыч таңнары” гәҗите/ “Авылым һөнәрчеләре” язмасы/Автор: Зөһрә Фәизова
“Шигъри җанлы авылдашлар” альбомы

Чулпан Гарифуллина
Категория: Авыл тарихы | Добавил: antixak (24.05.2016)
Просмотров: 808 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
ComForm">
avatar