MENU
Албит » Язмалар » Шәҗәрә

Сәлман Фарсиның татар токымнары
Сәлман Фарси разыйаллаһу углы Габделгазиз, Габделгазиз углы Габдулла, Габдулла углы Урак, Урак углы Әсән, Әсән углы Тункадер, Тункадер углы Томанчы, Томанчы углы Карман, Карман углы Дәрман, Дәрман углы Дуянчар, Дуянчар углы Монкаш, Монкаш углы Дусай, Дусай углы Мөслим, Мөслим углы Гамир, Гамир углы Гәрәй, Гәрәй углы Харис, Харис углы Колгына, Колгына углы Томаркол, Томаркол углы Кадертөн, Кадертөн углы Чуак. Имди Чуак вакытында, атлар дулап, тәхет бозылды. Вә янә ул Чуакның дурт углы бар иде. Берсе Агыс, вә берсе Ильйас, вә берсе Арслан, вә дәхи берсе Айас ирде. Әмма аталары бунлардин борын ике сәнә дөньядин барган иде. Вә янә олуг углы Агыс Сирамга аерылып китте. Аның угланнары Сирам вилаятендәдер. Арслан белән Айас икесе Уралга (Нугай Урдасына. — М.Ә.) киттеләр. Аның әулядләре (балалары — М.Ә.) Иштәкдәдер. Ильйас Кырым иле дигән Мишәр йортыннан Болгарга күчте. Мишәр йортындагы бабалар — кисме (теркеме. — М.Ә.) болгарлыклардыр. Янә Төрекмәннән бабалар Мишәрдәге баба нәселедер. Сөаль кылсалар, безнец кемдер дию, җавап бирәсең. — Сәлман Фарси разыйаллаһу дип... Айас вә Арслан Чуак угланнары торыр әйтеп ирделәр кем. Ул вакытта Казанда Шагали хан булды, вә һәм бу әпа... аллык әмер-тәфтиш кылынды. Вә билҗөмлә (ахырда.— М.Ә.) Чуак баба ханга үз населен асла Сәлман Фарси нәселеннән идекен исбат кылгач, раст бабасы икән дип. Әүвәлдә... мәшруг (ысул.— М.Ә.) буенча кыл дип, рөхсәт вирелде.
Айас баба шәһре Казанда әксәр (күпчелек.— М.Ә.) ел лар торгач, Казандин егерме биш чакрым, Зөя елгасы җаныннан унбиш чакрым Бишбатманга күчтеләр. Анда ничә йөз ел соңында Бишбатман кяферләре илән ихтыяр кылышып, Кошман дигән елгага күчеп, ягъни алыштырылып, кяферләр Бишбатманга киттеләр. Хәзер Бишбатманда кяферләрдер. Кошман елгасы буенда бәгъзесе Сәлман Фарси нәселеннән, вә бәгъзесе гайре нәселдән бергә җыелып, Кош¬ман карьясендә калдылар. Кошмандагы җәмәгатьләр төрле нәселдән җыелганнар. Әмма Сәлман Фарси нәселләре расрак андадыр.
Искәрмәләр
Кошман силсиләсе 1978 елда Кайбыч районына караган Кошман авылында Фәезов Шәкүр бабайдан (1891 елда туган) алынды. Хәзер ул Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма һәм музыкаль мирас үзәге фондында (99 кол.— 1 тасв.— 73 сакл. бер.) саклана. 14x10 см зурлыктагы дәфтәр 1920 елларда күчерелгән. Тексты Мөхәммәд Хәмитов шәҗәрәсе текстына бик якын.
Әлеге өзектә шәҗәрә белән бәйле мәгълүматлар китерелә, сил- силәдә дини характердагы мәгълуматлар да җитәрлек.
Шәжәрәдәге аерым фактлар татар тарихы өчен аеруча мөһим.
Мәсәлән, Шагали хан — Казанда 1546, 1551 —1552 елларда идарә итеп алган Шаһ Гали хан.
Кошман әүвәлдән килгән бабачылар авылы буларак та атаклы.
Кошман авылыннан чыккан бабачылар нәселләре Әлмәт, Бишмунча һәм Баулы, Ярмәкәй тебәкләрендә очрыйлар. Арча төбәгендәге Масра авылларының да Кошманга бәйләнеше бар. Барлык шәҗәрә текстларын чагыштырып Караганда, Сәлман Фарси, Идегәй нәселләренең Нугай Урдасыннан чыкканлыгы тоемлана.

Марсель Әхмәтҗановның "Татар шәҗәрәләре" китабыннан 274-275 битләр, 2012 нче ел
Категория: Шәҗәрә | Добавил: antixak (01.02.2019)
Просмотров: 494 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
ComForm">
avatar