MENU
Албит » Язмалар » Авыл тарихы

Ризаэддин бине Фәхреддиннең нәселенең Тау ягында калган борынгы бабалары турында
Ризаэддин бине Фәхреддин шәҗәрәсенең төп бабалары булып Тансар, Кармыш, Бакшанды, Кайбулла, Җангилде исемле кешеләр санала.Бу шәхесләр турында рәсми тарихи документларда, шәҗәрәләрнең үзләрендә Каюм Насыйри язып алган тарихи-генеологик легендаларда байтак хәбәрләр саклануы мәгълүм.
Каюм Насыйриның “Зөя өязе” исемле хезмәтендәге шәҗәрәсенең мәгьлүматларына караганда исә, Кармыш баба Тәтештән, Янгилде /Җангилде/ һәм Заид исемле уллары белән килеп, Кармыш авылын нигезли.
Кармышның икенче улы Заид бераз вакыт /Бакырчы/ авылында имам була, аннан Кошманга күчә. Аның нәсел шәҗәрәсе түбәндәгечә:Кармыш бабаның бабаларының бабасы Нәреш, аның углы Тунтар, аның углы Кармыш баба, аның углы Заид, аның углы Гомәр, аның углы Сәйфеддин, аның углы Фәхреддин, аның углы Шәрәфеддин /хәзердә Кошманда имам/, аның углы Хәйреддин.
Категория: Авыл тарихы | Добавил: antixak (05.11.2011)
Просмотров: 1108 | Теги: Ризаэддин бине Фәхреддинн | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
ComForm">
avatar