Албит » Язмалар » Авыл тарихы |
Кошманым, авылкаем
...Үсмер чагымның җанга уелып калган гүзәл манзарасы әлегәчә төшләремә кереп ымсындыра: калын урманга терәлеп торган Аныстау артыннан түп-түгәрәк күмәчтәй кояш күтәрелә, дөньяга көл тә-көлтә нур түгелә. Табигатьтәге садәлек якты өмет уята, яшәү дәрте кабыза. Мин яланаяклы, хисчән, самими авыл баласы, таллыкка яшеренгән сандугач җырын сокланып тыңлый-тыңлый, тау куеныннан бәpeп чыккан чишмә күзендә кояш нурлары биешүен сихерләнеп күзәтәм. Чиләкләремне чайкап, ургып торган чишмәдән көмештәй су алам. ...Туган җирем Кайбыч районы Кошман авылы уңганнары, таң әтәчләреннән иртәрәк уянып, җиң сызганып эшкә тотынган. Сыер савучы Лира, Вәсилә, Фәнзилә, Флүрә апалар, сөтбикәләрен ир кәли-сыйпый, чиләкләрен күбекләндереп, күз иярмәс тизлек белән сөт сава, таза беләкләре уйнаклап тора. Быел гына сигезенчене тәмамлап, авылда эшкә калган Рәхимә, Миләүшә, Люцияләр дә, ферма эчен яңгыратып шаярта көлә, олылардан калышмаска тырышып эшлиләр. Тәҗрибәсез үсмерләргә унҗидешәр сыерны кул белән саву җиңел түгел, әмма авыл баласы кеше алдында сер бирми, тешен кысып түзә. Тургайлы басудан техника гөрелтесе ишетелә. Авыл тоткалары Вәдигулла, Шәйхулла, Тәлгать, Сәлимхан, Рафил абзыйлар, алар янында тәҗрибә туплаучы Ирек, Таһир, Зөфәр һ.б. дистәләгән ир-егет таңнан төнгә, иртә яздан кара көзгәчә кырдан кайтып кермичә, мазутка, тузанга батып, мул уңыш алу өчен тир түгәләр. Бөтен авыл бердәм булып, Симәки басуында кайнаша: күп балалы Саимә, Рәшидә, Әминә, Сания, Шәмсезоха, Нурсафа, Миңсафа апалар өлешенә чөгендер буразналары мулдан тигән, икешәр өчәр гектар җир эшкәртүчеләр бар. Алты яшьлек сабыйлардан алып, алтмыш яшьлек карчыкларга кадәр чүп утый, чөгендер сирәкли, җир китмәнли. Артта рәт-рәт тезелеп калган яшел кәлшәләр җилфердәшә, эш авыр булуга карамастан, басу өстендә шат авазлар яңгырап тора. "Карт" кыз Кәримәнең моңлы җыры тәннәрне чемердәтә: "Бәхеткәйләрең, һай, бер булмагач..." Авыл хатыннары күршеләре белән ярышып эшли, буразнадан баш күтәрми генә, тел тегермәнен тарта, яңалыклар белән таныша. "Сарафан радиосы"нда хәбәрләрнең ниндиләре генә юк! “Чөгендер чүбе утаган өчен, гектарына утыз өчәр тәңкә акча, берәр олау печән, ә көзен казып алып, "ыздавайт" иткәч, йорт башына берәр капчык писүк өләшәчәкләр, ди". "Гариф кызы, Урсак суы белән Кошман суы кушылган җирдә, Хафиз бакчасында таганнан "очып төшеп", аягын имгәткән". "Гармунчы Хәлим, кичке уеннан соң, башбирмәс Мәдинәне озаткан". "Нурлыһоданың буаз сарыгы, көтүдә бәрәнләп, өч бәкәен исән-имин ияртеп кайткан". "Абзар җене кагылып, Хәбирә әби телсез яткан, ярый әле Нурсафа абыстай өшкереп ипкә китергән". "Кояш баткач мунчага кергән Ярхәмне паралич суккан". "Шәмсетдиннекеләргә, бер көтү баласын ияртеп, моннан биш былтыр элек чыгып югалган сеңелләре кайтып төшкән". "Яшь җилкенчәкләр төнлә Әбраретдиннар капкасын таш белән терәтеп киткәннәр дә, Әбраретдиннар көтү куарга тәрәзәдән чыкканнар". "Әһлиулла абзый малайларының матурлап өйгән әрдәнәсен нәсел үгезе минут эчендә айкап аткан". "Артык кызу ягылган миченнән Хәлилнең өенә ут капкан, ярый әле күрше-күлән күреп өлгергән, авылдашлар җыелып сүндергән, "пажарныйлар" килеп җитмәсә, ярты авылның көле күккә очасы булган". "Кәримнең "качкан" корт күче Шәмсеҗиһанның алмагачына сарган, тузгыган кортлар хатынны чак кына талап үтермәгәннәр". "Авылдагы өч Наиләнең өченчесе дә таң алдыннан игезәк бәби тапкан, ди..." һәм башкалар, һәм башкалар... Олылар белән рәттән баш күтәрми эшләүче балачаганың авыл гайбәтенә исе китми. Алар, зурлар әбәткә туктаган арада, Бәрле елгасында рәхәтләнеп йөзәргә, су керүчеләргә "каз боты ашатырга" атлыгып торалар. Шуклык хәттин ашкан, тик беркем үпкәләми, авылдашлар дустату, үзара ярдәмләшеп яши. Кыр казларыдай тезелешеп, борчак, печән чабу, челләдә эскерт кую, төнге сменада амбарда иген җилгәрү, Сәет бабай үзәненә җиләккә менгәч, Кәрим абыйның безне бал белән сыйлавы, Шәйхулла кизләвенә ятып су эчүләр, солдатка китүчеләргә — кулъяулык һәм Сабан туена сөлге чигүләр — күңелемнән мәңге җуелмас якты хатирәләр. Көтү кергәч, тирәкүрше балалары белән җыйнаулашып сыер саклавыбыз, алмалар өлгергәч, дәү әнием кушуы буенча, тирә-күршегә күчтәнәч таратып йөрүем, мавыктыргыч уеннарыбыз, шаян такмакларыбыз, бармак очларыма да кагылырга базмый торган, оялчан классташым белән тал ышыгына сыенып серләшүләр болары да һич истән чыкмаячак матур истәлекләр. Туган авылым — яшел бишегем, тәрбиячем, куанычым, илһам чишмәм, олы тормыш юлына озатучым, мәрхәмәтле анамдай яклаучым, киңәшчем ул. Авылыма бәйле җан әрнүем дә бар. Әнкәй белән үги әти былтыр Казанга күченделәр. Кызганыч, кендек каным тамган туган нигеземне саттылар, газиз йортымны югалту ачысы үзәгемне өзә. Киң күңелле авылдашларыма карата йөрәк түремдә җылы хисләр саклана. Гомерем буена йөзегезгә кызыллык китермәскә тырыштым! Берничә ел рәттән үзебезнең авыл Сабан туен ачу, якташларымны тәбрикләү бәхете насыйп булды. Күркәм гадәт яши: без читтә яшәүчеләр, Сабантуйга бүләк алып кайтабыз, җирле хуҗалар табын корып каршылыйлар. Район Сабан туе купшы, рәсми тантана булса, үз авылыңныкы — җан җылысы белән сугарылган иң күркәм вакыйга ул. Анда таякка таянып булса да, ефәк шәлен ябынып, йөзьяшәр әби дә чыга. Биредә 4-5 яшьлек сабыйлардан башлап, көчле пәһлеваннарга чаклы бил алыша! Үз авылың агае тәрбияләп үстергән аргамакның муенына чиккән сөлгеңне салу җан рәхәте. Авыл бәйрәменнән атаба-баларыбызның гасырлар аша сакланып килгән күңел җылысы сизелә. Монда туган-тумача бер аланга җыела, дус-иш, яшьлектә калган ярлар сагынышып күрешә. Тикмәгә бер күрешү — үзе бер гомер, димиләр. Ничә гасыр яшәп, утлар-суларны имин кичкән, бай тарихлы, эшчән-уңган халыклы Кошманымның, былтыргы кебек, район хакиме фәрманы белән, Сабантуйсыз нәүмиз калганы юк иде. Акча юклыкны сылтау итеп, елына бер мәртәбә уздырылучы авыл Сабантуйларын мәҗбүриләп район тантанасы кысаларына куып кертү гафу ителмәслек ялгыш. Әллә сугыштан соңгы ачлы-тукпы елларда байлык ташып тора идеме? Аягыңны юрганыңа карап сузасың инде, тик күңелләр кителеп калмасын! Районның яңа җитәкчесе Альберт Рәхмәтуллин — Кайбыч төбәгендә туып үскән, намуслы хезмәте белән күз алдыбызда югарыга күтәрелгән шәхес, моңарчы хезмәт кешесенең кадерен белүе, миһербанлы булуы белән аерылып торды, милли йолаларыбызны юкка чыгаруга юл куймас, әлеге хилафлыкны төзәтер дип өметләнәм. ...Кошманлылар электән алтын куллы, эшчән, белемгә омтылучан, шигъри күңелле, җор теллелек белән аерылып торган. Атаклы дин әһелләре, бабачы, кирпеч сугучы, иген четерлекче, мич чыгаручы, балта остасы, тегүчеләр авылы буларак, тарихка кереп калган. Филология фәннәре докторлары, профессорлар: Габделмәлик Хәйруллин, Марат Сәгыйтов, техник фәннәр докторы Рафил Саттаров, "Татрыбхоз" ААҖ генераль директоры Хәйдәр Гарифуллин кебек ил мәнфәгате белән янып яшәүче җитәкчеләрне үстергән авыл ул. Кошманда авыл хуҗалыгы тармагы исән, шәхси эшкуарлык тамыр җәя, мәгариф, милли-мәдәни, дини тормыш гөрли. Авылда яшь гаиләләр күп, сабыйлар туа, яңа йортлар сафка баса, мәктәптә йөздән артык бала белем ала. Классик шагыйрь Әбрар Сәгыйди авылдашлары арасындагы дистәләгән һәвәскәр шагыйрәнең, берничә профессиональ журналистның иҗат утын сүндерми. Берничә китап авторы Рифкать Гарифуллин, Нәсимә Афзалова, Сания Мотыйгуллина, Гөлназ Хәйдәрова, Зөһрә Фәезова һ.б.ның, шул исәптән әлеге юллар авторының иҗат җимешләре "Кайбычым куанычым", "Кайбычым — туган ягым" җыентыкларында басылып чыкты. Фоат Миңнуллин авылымның дини тарихын өйрәнеп, китап итеп чыгарды. Күңелемнән мәңге китмәс туган җиремне бүген дә Аныс тау күкрәгеннән бәреп чыккан изге чишмәләрнең саф суы сугара. Ә сафлык белән шатлык янәшә. "Татарстан яшьләре", 19.05.2012 | |
Просмотров: 571 | |
Всего комментариев: 0 | |