MENU
Албит » Язмалар » Кошманда Ислам

Түбән Кошман авылы мәчетенә - 20 ел!
Сиксәненче елларның икенче яртысында илебездә башланган үзгәртеп кору җилләре дингә карашны уңай якка үзгәртте. Әлеге үзгәреш җилләре Кайбыч төбәгенә дә килеп иреште.
Совет хөкүмәте дингә каршы көрәш алып барган чорда да күп кенә авылларда алдынгы карашлы картлар динне саклап кала, дини йолаларны үтәүне дәвам итә. Бу йолалар совет чорында Кошман авылында да онытылмый.

Узган якшәмбедә Кошман мәктәбендә Түбән Кошман мәчете эшли башлауның егерме еллык юбилеен зурлап билгеләп үттеләр. Тантананы Түбән Кошман мәчете мулласы Ибраһим хәзрәт Сабиров башлады. Районыбыз имам-мөхтәсибе Дамир хәзрәт Гыйниятуллин Коръән укыды, вәгазьләр сөйләде.

Муниципаль район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев кошманлыларны әлеге истәлекле вакыйга уңаеннан тәбрикләп, мәчет төзү эше башында торган шәхесләрне телгә алды.

– Бу төбәктә мәчет беренчеләрдән булып эшли башлады. Әлеге күренеш авыл халкының бердәмлеге хакында сөйли. Беренче мөмкинлек туу белән, алар берләшеп, мәчет төзү мәсьәләсен хәл иткән, уртак көч белән аны төзеп тә чыкканнар. Кошман элек-электән дини йолаларны үтәп килүе белән танылган авыл. Бабачыларының исеме республиканың төрле районнарына, хәтта аның чикләренә дә таралган. Хәзерге вакытта Кошманда ике мәхәллә эшли. Киләчәктә дә мәчетләр яшь буынны тәрбияләүгә үз өлешен кертсен иде, – диде Рәмис Рафисович.

“Авылыбызның дини тарихы” китабы авторы Фоат ага Миңнуллин авылдашларын дини тормыш, мәчетләр тарихы белән таныштырды, төрле елларда мулла булып торучыларга тукталды.

– ХХ гасыр башында, төгәлрәге 1910 елда Түбән Кошманда беренче мәчет төзелә. Аның мулласы Әхмәтша хәзрәт була. Бу мәчеттә Закир хәзрәт 20 ел дәвамында, аны 1930 елда кулган алганчыга кадәр, мулла булып тора. Аннан соң мәчеткә йөрүче белемле биш карт сөйләшеп, чиратлашып, имамлык итәргә килешәләр. Алар бишесен берьюлы кулга алмаслар дип, шулай эшли. Араларында иң белемлесе Ибраһим хәзрәт булган. 1938 елда мәчетнең манарасын кисеп клуб ясыйлар. Шул вакытта намаз укырга урын калмагач, Фәхрикамал әби җомга, гаетләрне үз өендә укырга рөхсәт итә. 1954 елга кадәр, сугыш чорында да Ибраһим хәзрәт, аның тормыш иптәше Тайфә апа авыл халкы арасында динебезне саклап калуга, аны буыннан-буынга күчә баруы өчен зур эш башкардылар. Аларның кызлары Гайшә, Нурсафа Коръән укып, хатын-кызлар арасында дин сабаклары өйрәткән. Алга таба Ибраһим хәзрәт эшен төрле елларда Габдулла, Габдрахман, Шәмсетдин, Хәбибулла хәзрәтләр дәвам иткән. Ә Түбән Кошманда егерме ел элек эшли башлаган мәчетне төзетү эшен Кәрим хәзрәт башлап йөргән, – диде Фоат ага.

Бәйрәм тантанасында чыгыш ясаган һәркем мәчетләрнең сафлыкка, пакълыкка, татулыкка өндәвен ассызыклап үтте. Мул табын да әзерләгәннәр иде. Аны әзерләүдә авылдашлары Хәйдәр Гарифуллин, Хәйдәр Сайранов, Рөстәм Сайранов, Ринат, Марат, Айрат, Илшат Садриевлар, Равил Җәләлиев, Илдар, Равил, Ильмира Шаһидуллиннар, Айдар Шәрәфиев, Лилия Сафиналар зур өлеш керткәннәр. Авыл халкы мәчетнең егерме еллыгын үткәрүгә ярдәм итүчеләрнең барысына да олы рәхмәтләрен белдерде.

Мингазиз Сөнгәтуллин /Кайбыч таннары/
Категория: Кошманда Ислам | Добавил: antixak (05.11.2011)
Просмотров: 1120 | Теги: Түбән Кошман авылы мәчете | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
ComForm">
avatar