MENU
Албит » Язмалар » Кошманда Ислам

Кошманда яңа мәчет
Татар дөньясында “сөннәтчеләр авылы” буларак дан алган милләтебез тарихында үз урыны булган Кайбыч районы Кошман авылында тирә-якта иман нуры чәчеп торучы мәһабәт мәчет ачылды. Ике мәхәлләле авылда бу инде өченче мәчет. Яңасы янәшәсендә булганы да буш томас , диләр Кошманда. Анда үсеп килүче буынга дин сабагы бирү күздә тотыла.
Әлеге гаҗәеп матур бинаны төзүдә Кошман авылы халкы белән берлектә бүген читтә яшәүче якташлары да нык булыша. Авыл халкы “Кошман” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять һәм авыл җирлеге җитәкчелегенә, бу изге эшкә һәркемне рухландыра алган Кайбыч муниципаль районы башлыгы Җәүдәт Гаффаровка, тирә-күрше авыллардагы дин кардәшләребезгә бик рәхмәтле.
Кошманда мәчет ачу Корбан бәйрәме алдыннан булгангадыр аеруча истәлекле. Тантанада Татарстан Диния Нәзарәтеннән килгән Госман хәзрәт Исхакый, Ислам дине кабул ителүнең меньеллыгы исемендәге мәдрәсә ректоры Ильяс хәзрәт, башка күп санлы кунаклар катнашты.
Категория: Кошманда Ислам | Добавил: antixak (05.11.2011)
Просмотров: 940 | Теги: Кошманда яңа мәчет | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
ComForm">
avatar