MENU
Албит » Язмалар » Кошманда Ислам

Хаҗ сәфәре
8 декабрь көнне, юлга кузгалыр алдыннан, безгә “Идел-Хаҗ” оешмасыннан намазлык, тәсбих, Корьән китабы, акча-документлар йөртергә кечкенә сумка бирделәр.
Бер самолетта 336 кеше очтык, мине Буа районы мөхтәсибе Линур хәзрәт төркеменә билгеләделәр. Самолетта минем кебек өлкән яшьтәгеләр дә, яшьләр дә бар иде. Юлда бернинди дә кыенлыклар күрмәдек. Безне кунакханәгә урнаштырдылар, көннәр җылы, нәкь июнь аендагы кебек. Безне инде менә ничә еллар күрергә хыялланган Харам мәчетенә алып бардылар.Түбәндә Кәгьбәтулла мәчете урнашкан. Шушы мәчете тирәли халык ташкыны әйләнә. Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен без дә ташкынга кушылдык. Кара таш куелган урыннан башлап җиде әйләнеш ясарга тиеш без. Кәгьбәтулла тәваф кылучының сул ягында кала, һәр әйләнгәндә Аллаһы Тәгаләгә мактау сүзләрен әйтәсең, сорау-ялваруларыңны җиткерәсең. Кәгьбә –куб рәвешендәге бина дигәнне аңлата. Ул таштан эшләнгән яссы түбәле, дүрт почмаклы бина. Кәгьбә тышкы яктан кара бәрхет белән капланган . Ул кара япманың югары өлешенә алтын белән каймалап Корьән сүзләре чигелгән. Хаҗ кылучылар шулкадәр күп, кара ташка якын килерлек түгел. Без Кәгьбәтулланың йәмән почмагына кулларыбыз белән кагылдык, ике рәкәгать намаз үтәгәч, зәм-зәм сулары эчтек. Барлык мөселман кардәшләр өчен дә дога кылып: “Йә Аллаһ, синнән мине барлык мөселман кардәшләремне дә гафу итүеңне сорап, шушы су аша дәваларыңны эзләп эчәмен. Миңа шифаларыңны бир,кыямәт кйнендә сусавымны бас”,-дип Ходайга ялвардык.
Рәсүлебез дә:”кеше зәм-зәм суын үзенә нинди файда китерүен теләп, ниятләп эчсә, шуңа ирешер”- ди.
11 декабрь, зөлхиҗҗәнең беренче көне җитте. Төп хаҗга кадәр бер атна вакыт бар. Иртәнге намаздан соң, чәйләп алдык та, бераз ял иттек.Өйлә намазына азан әйтәләр.Халык мәчеткә сыймый, намазлыгыбызны асфальтка җәябез. Кайтканда туйганчы зәм-зәм суы эчтек.Юл буйларына “Аллаһыны зекер ит”, Аллаһыны олыла” кебек Корьән аятьләре язылган һәм бизәкләнгән күрсәткечләр бар. Кибетләр һәр адым саен булып,җаның теләгән һәр нәрсәне алырга мөмкин. Кунакханәдән Татарстанга туганнарыма шалтраттым.
18 декабрь дә җитте.Без бүген Гарәфәт тавына баып өйлә-икенде намазы укыдык.Хаҗга килүче авыру булса да, Гарәфәт тавына килергә тиеш.Дин тарихыннан беләбез, Рәсүлебез үзенең соңгы хаҗын шушында соңгы вәгазен сөйләп тәмамлаган. Аһшам намазын Мөздәлифә тавында төгәлләдек. Бу атабыз Адәм белән анабыз Һава Разый Аллаһу ганһелләр күрешкән урын икән.
22 декабрьдә фарыз хаҗ гамәлен үтәгәч, саубуллашу тәвәүфенә җыелдык. Кәгьбәтулланы 7 тапкыр әйләнеп, 2 рәкәгать намазын укып саубуллаштык. Шулай итеп, мөселманнарның иң бөек хыялы булган хаҗ кылу гыйбадәтен үтәдек. Изге Мәккә белән саубуллашабыз. Бу шәһәр һәр елны хаҗ кылу нияте белән килгән ничәмә миллион мөселманны үзенә сыендыра. Киләсе елда да милләттәшләребезгә без йөргән юллардан йөрергә насыйп булсын.
Категория: Кошманда Ислам | Добавил: antixak (05.11.2011)
Просмотров: 1220 | Теги: Хаҗ сәфәре | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
ComForm">
avatar