MENU
Албит » Язмалар » Кошманда Ислам

Иң авыры - ир-атларны җәлеп итү
Кайбыч районының Кече Кошман белән Югары Кошман авылларын уртадагы күпер генә аерып тора. Ике авылга 30 урынлы бер балалар бакчасы, мед­пункт, быелдан 9 еллыкка әйләнгән мәктәп, клуб бар. Нәкъ элеккечә колхоз эшли. Һәр авылның үз мәчете.
— Биш вакыт намазны һәркөнне биредә укыйбыз, — дип сөйли Кече Кошман мәчете имамы Ибраһим хәз­рәт Сабиров. — 310 йортның 90 ы Түбән Кошманда. Җом­га саен 19 лап кеше җыела. Вәгазьне мәчеткә килүче­ләргә генә түгел, бөтен авыл ишетеп торсын өчен микро­фонга сөйлим. Кешеләр арасында ихласлыкны арт­тыруына, һичшиксез, ыша­нам.
Үзем Рамил хәзрәтне бик яратып тыңлыйм. Вәгазь өчен темаларны да күбе­сенчә аннан алам. Аллаһка, фәрештәләргә, ахирәт көне­нә ышану, гөнаһ, җәннәт, җә­һәннәм турында... 12 ел дәва­мында сөйләнгән сүзләр аз булмагандыр. Тел байлыгы күпме биргән, тырышабыз.
Ләкин безгә зур хәзрәтләргә бик ерак әле.
Ибраһим хәзрәтнең дингә тартылуы әтисеннән килгән. Заманында ат караучы бу­лып эшләгән Фәһим абый дини төшенчәләрне, гарәп хәрефләрен үзлегеннән өй­рәнгән. Әйтүе генә җиңел. Гарәп теле кебек авыр тел­не гади колхозчы мич артын­да, бернинди практикасыз диалог алып барыр дәрәҗә­гә җиткерсен әле! Өй түрең­дә торган зур радиоалгыч­тан гарәпчә сөйләгән дул­кын табып, анда укылган Коръәнне билгеләп барган, дөрес итеп укырга да шун­нан өйрәнгән ул.
— Мәктәпне тәмамлап йөргән елларда авыл мә­четенә төрекләр килде. Әти алар белән рәхәтләнеп гарәпчә сөйләште. Ике арада аңлашылмаучылык булма­ды, — дип искә ала Ибраһим хәзрәт. — Төрекләр шулчак­лы матур итеп азан әйтәләр иде. Урамга чыгам да тың­лыйм, чыгам да тыңлыйм. Шуннан әти белән киңәш­ләштем дә, Казанның Кабан арты мәчетенә укырга кер­дем.
Ибраһим хәзрәтнең имам булып торуына 12 ел була икән.
— Ел саен кыш көннә­рендә дин сабаклары укыта­быз, — ди ул. — Балалар, ир-ат, хатын-кызлардан торган өч төркем була. Шәкертләр гарәп хәрефләрен, намаз эчендәге догалар һәм тәҗвид дәресләрен өйрәнәләр.
Мәчеткә иң авыры ир-ат­ларны җәлеп итү икән. Быел аларның саны бишәү генә булган. Ә хатын-кызлар —18, балалар 20 җыелган.
Мәчеткә йөргән малайлар-кызлар өчен Сабан туе уздыруны Ибраһим хәзрәт матур бер гадәткә кертеп җибәргән. Аны үткәрүдә шу­шы авылда туып-үскән, хә­зер Васильево бистәсендә яшәүче шәхси эшмәкәр Ай­рат Садриевның да ярдәме зур. Әтрәч авылы янында хәләл тавык итеннән шаш­лык, чәй эчү, төрле уен-конкурслар була икән.
— «Хәзинә» уенын аеруча яраталар, — дип сөйли хәз­рәт. — Сабан туе буласы җиргә кичтән үк барып, бер­ничә урынга тимер һәм кә­газь акчалар күмеп куям. Балаларга үземнең металл табу җайланмасын бирәм дә, дөньяны онытып, аларга карап торам. Шунысы куа­нычлы, 12 ел элек үк укыткан шәкертләремнең күбесе намазда. Авыл мәчетендә башлап җибәргән белемне «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен­дә дәвам итүчеләр дә бар. Дингә бер кереп киткән кешенең бик сирәге генә ялгыш юлга басадыр ул.
...Ибраһим хәзрәт хаты­ны Ләйлә белән ике ул тәр­бияләп үстерәләр. 10 яшь­лек Ислам биш вакыт на­мазын бер дә калдырмый икән. Иртәнге 3 тә дә берсүзсез торып, әти-әнисе жына кереп баса. Ә Инсафка 6 яшь. Иншалла, бу аиләдә башкаларга үрнәк булырдай чын мөселман егетләре үсә.
Алсу САБИРОВА, Кайбыч районы.
«Ирек мәйданы» газетасы, №10, 2.09.2011.Кайбыч районының Кече Кошман белән Югары Кошман авылларын уртадагы күпер генә аерып тора. Ике авылга 30 урынлы бер балалар бакчасы, мед­пункт, быелдан 9 еллыкка әйләнгән мәктәп, клуб бар. Нәкъ элеккечә колхоз эшли. Һәр авылның үз мәчете.
— Биш вакыт намазны һәркөнне биредә укыйбыз, — дип сөйли Кече Кошман мәчете имамы Ибраһим хәз­рәт Сабиров. — 310 йортның 90 ы Түбән Кошманда. Җом­га саен 19 лап кеше җыела. Вәгазьне мәчеткә килүче­ләргә генә түгел, бөтен авыл ишетеп торсын өчен микро­фонга сөйлим. Кешеләр арасында ихласлыкны арт­тыруына, һичшиксез, ыша­нам.
Үзем Рамил хәзрәтне бик яратып тыңлыйм. Вәгазь өчен темаларны да күбе­сенчә аннан алам. Аллаһка, фәрештәләргә, ахирәт көне­нә ышану, гөнаһ, җәннәт, җә­һәннәм турында... 12 ел дәва­мында сөйләнгән сүзләр аз булмагандыр. Тел байлыгы күпме биргән, тырышабыз.
Ләкин безгә зур хәзрәтләргә бик ерак әле.
Ибраһим хәзрәтнең дингә тартылуы әтисеннән килгән. Заманында ат караучы бу­лып эшләгән Фәһим абый дини төшенчәләрне, гарәп хәрефләрен үзлегеннән өй­рәнгән. Әйтүе генә җиңел. Гарәп теле кебек авыр тел­не гади колхозчы мич артын­да, бернинди практикасыз диалог алып барыр дәрәҗә­гә җиткерсен әле! Өй түрең­дә торган зур радиоалгыч­тан гарәпчә сөйләгән дул­кын табып, анда укылган Коръәнне билгеләп барган, дөрес итеп укырга да шун­нан өйрәнгән ул.
— Мәктәпне тәмамлап йөргән елларда авыл мә­четенә төрекләр килде. Әти алар белән рәхәтләнеп гарәпчә сөйләште. Ике арада аңлашылмаучылык булма­ды, — дип искә ала Ибраһим хәзрәт. — Төрекләр шулчак­лы матур итеп азан әйтәләр иде. Урамга чыгам да тың­лыйм, чыгам да тыңлыйм. Шуннан әти белән киңәш­ләштем дә, Казанның Кабан арты мәчетенә укырга кер­дем.
Ибраһим хәзрәтнең имам булып торуына 12 ел була икән.
— Ел саен кыш көннә­рендә дин сабаклары укыта­быз, — ди ул. — Балалар, ир-ат, хатын-кызлардан торган өч төркем була. Шәкертләр гарәп хәрефләрен, намаз эчендәге догалар һәм тәҗвид дәресләрен өйрәнәләр.
Мәчеткә иң авыры ир-ат­ларны җәлеп итү икән. Быел аларның саны бишәү генә булган. Ә хатын-кызлар —18, балалар 20 җыелган.
Мәчеткә йөргән малайлар-кызлар өчен Сабан туе уздыруны Ибраһим хәзрәт матур бер гадәткә кертеп җибәргән. Аны үткәрүдә шу­шы авылда туып-үскән, хә­зер Васильево бистәсендә яшәүче шәхси эшмәкәр Ай­рат Садриевның да ярдәме зур. Әтрәч авылы янында хәләл тавык итеннән шаш­лык, чәй эчү, төрле уен-конкурслар була икән.
— «Хәзинә» уенын аеруча яраталар, — дип сөйли хәз­рәт. — Сабан туе буласы җиргә кичтән үк барып, бер­ничә урынга тимер һәм кә­газь акчалар күмеп куям. Балаларга үземнең металл табу җайланмасын бирәм дә, дөньяны онытып, аларга карап торам. Шунысы куа­нычлы, 12 ел элек үк укыткан шәкертләремнең күбесе намазда. Авыл мәчетендә башлап җибәргән белемне «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен­дә дәвам итүчеләр дә бар. Дингә бер кереп киткән кешенең бик сирәге генә ялгыш юлга басадыр ул.
...Ибраһим хәзрәт хаты­ны Ләйлә белән ике ул тәр­бияләп үстерәләр. 10 яшь­лек Ислам биш вакыт на­мазын бер дә калдырмый икән. Иртәнге 3 тә дә берсүзсез торып, әти-әнисе жына кереп баса. Ә Инсафка 6 яшь. Иншалла, бу аиләдә башкаларга үрнәк булырдай чын мөселман егетләре үсә.

Алсу САБИРОВА /«Ирек мәйданы» газетасы, №10, 2.09.2011/
Категория: Кошманда Ислам | Добавил: antixak (05.11.2011)
Просмотров: 1015 | Теги: Ир-атларны җәлеп итү | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
ComForm">
avatar