MENU
Албит » Язмалар » Кошманда Ислам

Дини тәрбия-әдәб-әхлак нигезе
Бала күңеле –ак кәгазь. Тирә-юнендә,әйләнә –тирә мохитендә күргәннәре барысы да шул кәгазьгә язылып бара,баланың холык-фигыле формалаша,аның киләчәгенә нигез салына.
Кемнең ничектер,ә минем балачагым хатирәләре ак яулыгын таратып бәйләп, намазга оеган әбием сурәтенә барып тоташа.Безнең уеннар да шул рухта булды: әби намазлыгын алып утырдымы-яулык-мазар җәеп,мин дә янына тезләнәм. Кырыслыгы белән һәртөрле шуклыклардан тыелырга мәҗбүр иткән әбием бу очракта дәшми кала.Аллаһы Тәгаләнең барлыгына, берлегенә инануны, дин нигезләрен безгә кечкенәдән үк сеңдерүне кирәк тапканга шулай иткән, күрәсең...
Динле булган, уразасын тотып,биш вакыт намазын калдырмаган әби-бабай янында үскән балаларның тәрбиялелеге аерылып тора дигәнне еш ишетергә туры килә.Чынлап та,ислам диненә балага әдәп-әхлак кагыйдәләрен өйрәтүгә зур урын бирелә. Шөкер, үзгәртеп кору елларыннан бирле инде ничәнче буын мәчетләргә йөри, дин сабагын үзләштерүгә киртәләр юк. Кече Кошман авылы мәчете имам-хатыйбы Ибраһим хәзрәт Сабировшәкертләре арасында да дин юлыннан китеп,мәдрәсәдә белем алучылар бар.
Көздән алып язга чаклы мәчеттә өч сменада укулар оештырыла:көннәрдә ир-атлар,хатын-кызлар һәм балалар намаз укырга өйрәнә,сурәләр ятлый, Корьән укуны,Тәҗвид кагыйдәләрен үзләштерә. Ибраһим хәзрәт-чын педагог, балалар белән бөтенләй үзгә телдә сөйләшә, дин сабакларын аларга кызыклы да,гыйбрәтле дә телдә аңлата. Һәр җәйдә мәчеткә йөрүче балалар өчен Сабантуй мәҗлесен оештыра. Аны уздыру күркәм бер традициягә әверелде, балалар ел саен көтеп ала торган вакыйга булып китте. 13 июль көнне алар Кошман авылының Әтрәч урамы буендагы болынлыкта җыелды. Әлеге бәйрәм –үзенә күрә бер имтихан да,чөнки балалар монда догалар сөйләп тә ярыша, ислам диненә кагылышлы сорауларга да җавап бирә. Аркан тартышу, узышка йөгерү, чүлмәк вату, кул көрәше кебек уеннары әйтеп тә торасы юк. Ә быелгы Сабантуйда хәтта хәзинә эзләү буенча да ярыш булды. Ибраһим хәзрәт алдагы көнне килеп, болынга “хәзинә” күмеп киткән. Балалар исә хәзинәнең шәхси металл эзләү җайланмасы белән шул хәзинәне эзләп табарга тиеш булды. Хәер,бәйрәмгә килгән бер генә бала да бүләксез калмады: һәрберсенә бирелгән дога китаплары ихластан куандылар. Уйнап арыгач,табын янында хәләл ризыклардан,җиләк-җимеш,яшелчәләрдән, шашлыктан авыз иттеләр. Бәйрәмне оештырырга мәчеткә йөрүче апалар,абыйлар да ярдәм иткән. Иганә ярдәме күрсәткән эшмәкәрләр Равил Җәләлиев һәм Айрат Садриевка Ибраһим хәзрәт аеруча да рәхмәтле, чөнки матди чыгымнар таләп иткән мондый бәйрәмне акчалата ярдәмнән башка үткәрү мөмкин дә түгел. Шөкер мондый яшьләребез булганда,киләчәктә авылыбызга эчкечелек, наркомания кебек афәтләр янамас, бозык юлга басучылар, гомерләрен мәгьнәсез шөгыль белән заяга уздыручылар булмас дип ышанасы килә. Киләчәкне өметле итеп күрәсең килсә, эшне бүген балаларны тәрбияләүдән башларга кирәклеген аңлап эш итүче дин әһелләре дә күп булсын иде.
Категория: Кошманда Ислам | Добавил: antixak (05.11.2011)
Просмотров: 1347 | Теги: Дини тәрбия | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
ComForm">
avatar