MENU
Албит » Язмалар » Авыл тарихы

Кошман авылы тарихы
Кошман авылы Кайбыч районында,район үзәге Олы Кайбыч авылыннан 5 чакрым ераклыкта урнашкан.
Авыл атамасы Казан ханлыгы чоры документларында,1565-1567 елларны эченә алган Зөя өязенең теркәү кенәгәләрендә, шулай ук татар халкының авыз иҗаты әсәрләреңдә һәм башка тарихи чыганакларда еш кабатлана.
27 йөзгә мөнәсәбәтле бер тарихи чыганакта Олы кОшман авылында йомышлы татарлар саны-181,керәшен татарлары 6 кеше дип күрсәтелә.Кошман суы буена утырган икенче Кошманда, ягьни Кече Кошманда йомышлы татарлар – 38, керәшен татарлары 10 кеше булган.А. Артемьев җыентыгындагы мәгьлүматлар буенча, Кошман суы янындагы Олы Кошман авылында 87 хуҗалыкта 234 ир – ат һәм 232 хатын-кыз исәпләнгән, гыйбадәт кыла торган бер йорт булган. 1898 елгы хезмәттә Олы Кошман һәм Кече Кошман авылларында татарлар яшәгәнлеге искәртелә. К.П. Берстель җыентыгыңда билгеләп үтелгәнчә, Олы Кошман авылында 1669 татар,Кече Кошманда 738 татар кешесе яшәгәнлеге мәгьлүм.
Кошман авылы оешу турында мондый риваять бар. Ул 1987 елда басылып чыккан”Риваятьләр һәм легендалар” китабында урын алган.
“Кошман-бер елганың исеме”. Бәрле суының көньяк тарафында. Кошман авылының мөселман авылы булганына бик күптән түгел. Кошман-элек урыс авылы булган.Моннан 200 еллар чамасы элек Кошман мөселманнары Бишбатман авылыннан күчеп барганнар. Кошман урыслары Бишбатманга алар урынына килеп урнашканнар. Сәбәбен белгән кеше юк. Кошманның кайбер нәселләре Тәтештән килгәннәр. Кармыш баба Болгардан чыккан адәм. Кармыш баба үзе Тәтештә булган. Ике улы бар икән: Янкилде исемлен,янә бер улы Заид исемле. Заид исемле улы Юынчыда яшәгән, аннан соң аның нәселе Кошманга килгән. Кармыш бабаның бабаларының бабасы Нәреш дигән адәм булган. Аның улы Гомәр,аның улы Сәфетдин,аның улы Фәхретдин,аның улы Шәрәфетдин хәзер дә Кошманда имамдыр. Аның улы Хәйретдиндер”.
Халык авылларын Олы Кошман һәм Кече Кошман дип атый.
Кече Кошман суының аргы ягында.Элек Олы Кошманда йортлар саны-336,Кече Кошманда 150ләп булган. Хәзер авыл алай зур түгел. Авылда Олы Кошман һәм Кече Кошман зираты дигән зиратлары бар. Аларда каен агачлары бик мәһабәт булып үсеп утыралар. Зиратлар тәртиптә тотыла,тирә-юньннәре рәшәткә белән тотылып алынган. Авылда әле тагын Изгеләр зираты дип аталган зират та бар: халык аны да карый, кадерсезләми.Авыл халкы тәртип сөя,эшчән, йортлары матур, төзек, кешеләре чибәрләр.
Категория: Авыл тарихы | Добавил: antixak (05.11.2011)
Просмотров: 1628 | Теги: Кошман авылы тарихы | Рейтинг: 5.0/2
Всего комментариев: 0
ComForm">
avatar