MENU
Албит » Язмалар » Авыл тарихы

Кендек әби маҗаралары
Бу хәл Кайбыч районы, Кошман авылында 30 нчы елларда була. Авылның кендек әби Ләмига абыстайның төнгә каршы ишеген шакыйлар.
– Хатыным балага кыстала, зинһар, ярдәм итә күр! – дип ялвара таныш түгел ир.
Мондый чакта кендек әби каршы килә димени? Тиз генә кирәк-яракларын җыйнап төенчекли дә, киенеп урамга чыга.
– Улым, күзем дә юньләп күрми бит! Син кемнәрнең кунагы соң? Җәяү ничек барып җитәрбез? Соңга калырга ярамый бит, бәбекәчем! – ди ягымлы карчык.
Ир-ат сүзгә үтә дә саран булып чыкса да, хәстәрле икән. Әбекәйне толыпка төреп чанага утырта һәм кар күмгән тыкрык буйлап “эх” тә итми тартып китә.
Ләмига карчык, төренеп утырганга, юлны күрмәсә дә юнәлешне чамалый. Менә алар Сәмигалар тыкрыгын уздылар, Кошман суы өстеннән генә Маһисәрвәрләр тыкрыгына борылдылар.
Ул елларда су буйлап мунчалар тезелеп киткән була. Шуларның берсендә әби сукыр лампа яктысында сабыйны дөньяга китерергә булыша.
– Бәби дөньяга авыз салгач, аның кендеген кисеп бәйләдем. Коендырып, йомшак чүпрәккә төрдем. Ананы сылап-сыйпап соңгылыктан арындырдым. Үзем дә тирләп-пештем. Мунча көндез ягылган булса да, ярыйсы гына җылы иде. Бу вакытта нарасыйның әтисе мунча чоланында сабыр гына көтеп торды. Анага берничә сәгать ятып торырга, хәл җыярга кирәк иде.
Бераз хәл алыйм дип, мунчаның алгы өлешенә чыктым. Карасам, мәгънәле ир кечкенә генә табын хәстәрләп куйган. Тәрәзә төбендәге сукыр лампа филтәсеннән сыек кына яктылык төшә. Җәймә өстендә сап-сары самавыр җырлап тора! Кабартмалар, коймаклар да бар.
Минем төн уртасында ашап-эчәсем килмәде. Ни гаҗәп, чәй дә йотмадым. Сусау хисе сизмәдем. Сөйкемле генә ир, минем чәйләмәвемне күргәч, киндер тастымалга төреп, ике кабартма, бер юка бирде. Дөресрәге, ирексезләп бишмәт кесәмә тыкты. “Әбекәй, Алланың рәхмәте яусын! Балам да, хатыным да исән-сау калды. Менә сиңа әҗере!” – дип көмеш тәңкә бирде.
Мин ана белән хушлашырга теләп, мунча эченә кердем. Нарасый да, яшь ана да тәмләп йоклап киткән иде, шунлыктан борчымадым.
Бу ир заты мине чанага утыртты һәм тартып китте. Җәяүле буран себерә иде, ул көчәйгән икән, бөтен дөнья ап-ак. Көйле генә кайтып барганда, кинәт әллә ни булды. Колагыма, таң атуын белдереп, әтәч кычкыргандай тоелды. Шул мәлдә мин үземнең чанадан төшеп калганымны сиздем. Кар өстендә утырып торам. Җитмәсә, толыбым да әллә кая киткән, юка бишмәт аша кергән ачы җил туңдыра-калтырата башлады.
– Бу олан, чанасы җиңеләюне сизеп, кире борылып килер дип, шактый озак көттем. Ул килмәгәч, үпкәләп, кайтыр юлны карый башладым... – дип искә төшерә Ләмига әби.
Ул таң беленә башлаганчы шул тирәдә әйләнеп йөри, хәлдән тая. Яктыра башлагач, үзенең авыл башындагы тиреслек өеме өстендә утыруын күреп шакката.
– Ходайның рәхмәте белән ярый катып үлмәгәнмен. Өйгә көч-хәл кайтып җиттем. Самавырымны тергездем. Чәй янында сыйланырмын дип, теге хәерсез ир төреп биргән кабартмаларны кесәдән тартып чыгарсам, идәнгә каткан ат тизәкләре тәгәрәште. Аптыраудан телсез калдым. Бу “күчтәнәч”ләрне күргәч кенә, җиде төн уртасында җен хатынын бәбәйләткәнемне аңладым, – дип кеткелдәп көлә кендек әби. Бу сәер һәм серле вакыйга хакында сабый чагымда дәү әнием сөйләгәне истә калган.
Категория: Авыл тарихы | Добавил: antixak (12.01.2021)
Просмотров: 4 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
avatar