MENU
Албит » Язмалар » Әбрар Сәгыйди

Тор, бала!
(Балалар атнасы мөнәсәбәте берлән)
Чир белән мичләр башында бөкләнеп яткан бала,
Теткәләнгән иске бишмәтләр белән туңган бала!Әйдә бакчага, туган, анда һаман гөл-чәчкә бар,
Анда уйнарбыз икәүләп без, күбәләкләр куып,
Май кебек сулар кереп һәм дә куыкларны өреп.
Шунда ныгытырбыз йөрәкне, һәммә чирләрне коеп,
Көн күрергә без чыгарбыз ай кебек балкып, тулып!
Шунда аңларбыз тигез тормыш вә эшнең нилеген,
Эш белән куллар,канатканда гына көн киңлеген!
Әйдә бакчага,туган, анда һаман гөл- чәчкә бар,
Чәчрәтеп, сибешеп уйнарга шаулап аккан чишмә бар!

(“Татарстан хәбәрләре”, 74 нче сан;23 ноябрь,1920 ел)
Категория: Әбрар Сәгыйди | Добавил: antixak (05.11.2011)
Просмотров: 1000 | Теги: Тор бала | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
ComForm">
avatar