MENU
Албит » Язмалар » Әбрар Сәгыйди

Шагыйрьнең тормыш сукмаклары
Әбрар Сәгыйди –егерменче гасыр башында кулына каләм алган, татар совет поэзиясенең иң беренче сәхифәләрен язган, 20-30елларда иҗат иткән шагыйрь һәм драматург. Каршылыклы, фаҗигале, давыллы, якты тормышка өметләр туган һәм сүнгән заманнарның сулышы чагылмый калмаган аның әсәрләрендә. Хәзер ,әдәби мирасыбызның яңадан-яңа катламнарын халыкка кайтару буенча җитди эшләр башкарылганда, мондый әдипләребезнең дә иҗатын өйрәнү һәм яңа басмаларны чыгару зарур.
ӘБРАР СӘГЫЙДИ /Мөхэммэтәбрар Мөхәммәтзакир улы Сәгыйтов/ 1895 елның 14 апрелендә Кайбыч районының Кошман авылында Закир хәзрәт гаиләсендә дөньяга килә.
1908-1914 елларда Казан шәһәренең “Мәрҗания” мәдрәсәсендә һәм Учительская семинариясендә белем ала.
1914-1916 елларда “Мәрҗания” мәчетендә мөгаллим булып эшли.
1917-1918 елларда педагоглар әзерләүче курсларда белем ала һәм туган авылы Кошманда балаларга белем бирә башлый.
1914 елда “Кояш” газетасында романтизм рухында язылган беренче шигырьләре басылып чыга.1915-1916 елларда шигырьләре һәм поэмалары /”Кыр әбие”, “Абыем хатлары”/, “Шура”.”Сөембикә”, “Ак юл” журлалларында, “Тормыш”, “Йолдыз” газеталарында еш басыла,1916,1917 елларда “Сугыштан абыем хатлары”,”Ирек озаны” исемле шигьри җыентыклары дөнья күрә.
Октябрь революциясеннән соң, 1918-1920 елларда, Әбрар Сәгыйди Казанда “Эшче” һәм “Татарстан хәбәрләре” газеталарында әдәби хезмәткәр, җаваплы секретарь урынбасары һәм бүлек мөдире булып эшли, журналист буларак, күренекле партия һәм совет эшлеклеләре белән якыннан танышу-аралашу, хезмәт ияләре белән тыгыз бәйләнештә яшәү Ә. Сәгыйдинең иҗат офыкларын киңәйтеп җибәрә.
1919 елда тугызынчы номерлы совет мәктәбендә өлкән яшьтәге мөселманнарны укыта.
1921 елда “Татарстан хәбәрләре” газетасының Тәтеш өязе буенча хәбәрче.
1922-1924 елларда Буа районының Кильдураз авылы мулласы була.
Әбрар Сәгыйдинең Октябрь революциясеннән соңгы публицистик эшчәнлеге дә игьтибарга лаек.1919-1921 елларда “Эш”,”Эшче”, “Татарстан хәбәрләре” газеталарында аның агымдагы төрле иҗтимагый-сәяси, хуҗалык һәм мәдәни-агарту мәсьәләләрен яктырткан кырыклап мәкаләсе басыла.
1925-1927 елларда Ә.Сәгыйди Зөя кантонының Башкарма комитетында консультант - тәрҗемәче һәм татар телен гамәлгә ашыру инструкторы булып эшли.
1927 елның көзеннән мәгариф системасында эшкә күчә.Норлат мәгариф бүлегендә инспектор була,Зөя,Югары Ослан,Карагуҗа һәм Кайбыч мәктәпләрендә укыта.
1928-1931 елларда Зөя балалар йортында һәм Совет төзелеше институтының эшче яшьләр факультетында укыта.
1932-1937 елларда Казан дәүләт педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә читтән торып укый.
Шагыйрь иҗаты киңкырлы. Үз шигырьләрендә империалистик сугышны туктатуны таләп итә, халыкны милли азатлык өчен көрәшкә өнди, хөррият таңы атуга шатлануын белдерә.
Ә.Сәгыйди – егерменче еллар поэзиясе һәм журналистика өлкәсендә актив иҗат иткән шагыйрьләрнең берсе.
1935 елда Әбрар Сәгыйди Зелендол районының Карагуҗа авылында укыта. Ул республика укытучылары коференциясенә барырга тиеш була. Язгы җепшек кар ява. Тимер юл тукталышына кадәр араны-утыз чакрым чамасы юлны узганда ул үпкәсенә салкын тидерә.Төрле хастаханәләрдә дәваланып та сәламәтләнә алмый. 1937 елда Кайбыч мәктәбендә укыткан чакта каты авыру аны тәмам аяктан ега. Әбрар Сәгыйди 1939 елның 1 апрелендә туган авылы Кече Кошманда вафат була.
Категория: Әбрар Сәгыйди | Добавил: antixak (05.11.2011)
Просмотров: 1137 | Теги: Шагыйрьнең тормыш сукмаклары | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
ComForm">
avatar