MENU
Албит » Язмалар » Әбрар Сәгыйди

Илкәем...
Яшь чагымнан ул миңа ятлатты
Бер сүз әнкәем:
“Һәммә нәрсәдән сиңа
Бигрәк якын, дип, илкәең”.
Мин шушы сүзне, күңелгә
Яшҗ чак ук биләп алып,
Һәрвакыт тәкрарладым,
Чиксез сөеп, аулак калып,
Шул матур сүздән тезәргә
Башладым җырларны мин.
Мактый башладым туган илде,
Болын, кырларны мин.
Язгы гөлдәй елмаеп аткан
Матур илнең таңын,
Шаулап аккан чишмәсен,
Зур тауларын, зур урманын.
Шактый үскәч, мин илемдә
Кап-кара төннәр күреп,
Гөл-чәчәкләрне, болын,
Кырларны җырларга илнең,
Зарлы, моңлы җырларын,
Ярлы халкымның газап,
Михнәттә үткән көннәрен.
Җырладым “аһ, бер телем”,дип
Егьлаган ачлар хәлен,
Җырладым изге бәгырьләрдән
Кара кан акканын.
Җырларымнан, мең шөкер,
Илемдә атты гөл-чәчәк;
Ул хәзер, хуш ис чәчеп,
Ил күкрәгендә үсәчәк.
Инде күрәм илкәемдә
Мин хәзер бәйрәм көнен.
Ал-кызыл байрак. Көләч айдай
Көләч ачлар йөзен.

(“Кызыл армия” газетасы, 228 сан, декабрь, 1919 ел)
Категория: Әбрар Сәгыйди | Добавил: antixak (05.11.2011)
Просмотров: 976 | Теги: Илкәем | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
ComForm">
avatar