MENU
Албит » Язмалар » Әбрар Сәгыйди

Илһамлы гомер
Әбрар Сәгыйди (Әбрар Закир улы Сагыйтов) – егерменче еллар татар поэзиясендә һәм журналистикасында актив эшләгән зыялыларыбызның берсе. Ул 1895 елеың 14 апрелендә Татарстанның хәзерге Апас районы Кече Кошман авылында мулла гаиләсендә туа. Башлангыч белемне әтисеннән алганнан соң 1912-16 елларда Казанда “Мәрҗания” мәдрәсәсендә, соңыннанУчительская семинариягә укырга керә.Беренче шигырьләре дә шул елларда языла һәм 1914 елда “Кояш” газетасында басылып чыга.Шуннан соң аның шигырьләре еш кына “Шура”, “Сөембикә”,”Ак юл” ңурналларында, “Тормыш”,”Йолдыз” газеталарында күренә. 1917 елларда шагыйрьнең “Сугыштан абыем хатлары” һәм “Ирек азаны” исемле ике җыентыгы дөнья күрәБу вакытта Әбрар Сәгыйди Казандапедагогия курсларында һәм туган авылы Кече Кошман мәктәбенда укыта. Яшь һәм белемле Әбрар Сәгыйдине 1918 елда революцион Хәрби Совет күреп ала һәм, мобилизацияләп, Шәрык халыкларының коммунистик оешмалары үзәк нәшрияты карамагына җибәрә.
Октябрь революциясеннән соң 1918-20 елларда Ә. Сәгыйди Казанда нәшер ителгән “Эшче” һәм “Татарстан хәбәрләре” газеталарында әдәби хезмәткәр,секретарь урынбасары ёщм бълек мцдире булып эшли. Бу чор журналист Ә.Сәгыйдине шагыйрь булып формалашуына да йогынты ясый:аның идея- эстетик карашлары тирәнәя, әдәби осталыгы үсә, каләме чарлана һәм иҗат тематикасы офыклары киңәя. Бу елларда Әбрар Сәгыйди, шигырьләр язу белән бергә, әдәби тәрҗемә һәм драматургия жанрларында да каләмен сынап карый. Аның тәрҗемәсендә татар укучысы Рабиндранат Тагор, Уолт Уитман, Демьян Бедный шигырьләре белән таныша. Тавтар сәхнәсендә Әбрар Сәгыйдинең “Сахра кызы”, “Кызыл тау”, “Ишан улы” исемле пьесалары да билгеле. Ә “Сахра кызы” пьесасы 1928 елда Татар дәүләт академия театрында һәм Мәскәү үзәк татар эшче театры сәхнәсендә куела да.
Әбара Сәгыйди куп еллар укытучылык итә. Ә 1936-37 елларда ул Казан дәүләт педагогия институтында татар теле һәм әдәбияты бүлегендә читтән торып укый. Аның улы Марат Сәгыйтов шундый вакыйга сөйләде: 1935 елда, хәзерге Зелендол районы Карауҗа мәктәбендә укытканда, язгы җепшек көннәрнең берендә Әбрар Сәгыйди бик юка киемнән республика укытучылар конференциясенә бара. Юлда бик каты салкын тидерә. Берничә тапкыр шифаханәләрдә ятып дәваланып караса да, сәламәтләнә алмый. 1939 елның 1 апрелендә үпкә авыруыннан туган авылы Кече Кошманда вафат була.
Категория: Әбрар Сәгыйди | Добавил: antixak (05.11.2011)
Просмотров: 976 | Теги: Илһамлы гомер | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
ComForm">
avatar