MENU
Албит » Язмалар » Әбрар Сәгыйди

Давыллы дәвер шагыйре
Шагыйрь һәм мәгьрифәтче Әбрар Сәгыйди –егерменче еллар татар җәмәгатьчелегендә шактый ул танылган, мәгьлүм исем. Аның иҗат тормыш юлы да гаять гыйбрәтле.
Әбрар Сәгыйди (мөхәммәтәбрар улы Сәгыйтов) 1895 елның 14 апрелендә хәзерге Кайбыч районының Кече Кошман авылында туа.Башта атасы Закир хәзрәттә (анысы-Шиһабетдин Мәрҗаниның шәкерте) белем алгач, аны Казанга –“Мәрҗания” мәдрәсәсенә гыйлем эстәргә җибәрәләр. Яңалыкка, белемгә омтылучы шәкерт ул чакта нәшер ителгән алдынгы карашлы гәзит-журналларны йотлыгып укый, Тукай, Гафури, Сәгыйть Рәмиевларның шигырьләре белән даими танышып бара, үзе дә әдәби кичәләр оештырырга керешә. Берүк вакытта егет Казанның Учительская семинариясендә дә белемен арттырырга вакыт таба.
Әбрар Сәгыйдинең тәүге шигыре Фатих Әмирхан мөхәрирлегендәге “Кояш” гәзитенең 1913 елгы апрель санында, Тукай белән хушлашу көннәрендәдөнья күрә. “Ул Г.Тукай шигырьләрен аеруча яратып укый, шуларның байтагын яттан белә иде. Шуңа күрәдер, Әбрар абыйның шигырьләрендә Тукай тәэсире, тукай стиле, аның шигьри иҗат алымнары аермачык сизелеп тора”,-дип яза педагог Шәриф Сайкин.
Шуннан соңгы елларда Әбрар Сәгыйдинең әсәрләре вакытлы татар матбугатында даими басыла башлый. Аның “Кояш”,”Тормыш”(Уфа) гәзитләрендә һәм “Шура”, “Сөембикә” журналларында дөнья күргән шигырь вә поэмаларында романтик, мифик һәм символик образлар аеруча көчле бирелгән. Дини тойгы да өстенлек итә. Аллаһыны олылау, аның илаһи кодрәтен тану, аңа сыену, аның ярдәмендә ихлас күңелдән ышану белән бергә милләт язмышы турында уйлану, татарның бәхетле киләчәгенә өметләнү хисләре белән дә сугарылган әсәрләр язган ул.
Октябрь инкыйлабын Ә. Сәгыйди туган авылы Кече Кошманда мөгаллим булып каршылый һәм тиздән Казанга килә,”Эшче”, “Татарстан хәбәрләре” гәзитләрендә әдәби хезмәткәр, бүлек мөдире булып эшли.”Үч”,”Илдә”,”Аерылу”,”Каһарманнар” исемле поэмаларын, күп санлы шигырьләрен, публицистик мәкаләләрен бастыра.
1921 елда аның “Яшьләр иле” исемле китабы чыга.Граңданнар сугышы еллары,давыллы дәверендәге татар шигьриятенә хас үзенчәлекләр Әбрар Сәгыйди иҗатында да чагыла: агитацион рух, риторик пафос, элекке тормыш белән яңа чынбарлыкны кискен каршы кую һәм, шул ук вакытта, милләтнең киләчәгенә ышануда.
Татар совет матбугатында шагыйрь һәм журналист буларак киң танылып килгәндә генә, ул кинәт кенә Буа районындагы Килдураз авылына китеп, мулла була. Беренче карашка, бик тә гаҗәп адым – муллаларга тискәре мөнәсәбәт шаукымы купкан дәвер ләбаса. Икенчедән, бу чорда шагыйрьләр Миргазиз Укмасый белән Нәҗип Думави да автономияләрен төзүләре турында яза. Шаһитларның сөйләвенә караганда, бу автономия берничә көн генә яшәп калган, хакимиятләр аны аяусыз басырганнар, җитәкчеләрен атканнар, документларын юк иткәннәр икән.
20 нче елларда керәшеннәрнең мәгьлүм бер өлеше үзләренең аерым милләт булулары турындагы идеяне күтәреп чыкканнар иде. Бу фикер тарафдарлары әле дә юк түгел. 2002 елда Россия Федерациясендә халык санын алу буенча хәзерлек документларында керәшеннәрне аерым күрсәтү турындагы пункт татар җәмәгатьчелегендә ризасызлык уятты һәм массакүләм матбугат чараларында “керәшен мәсьәләсе” яңадан күпертелә башлады.Татарстанның беренче президенты Минтимер Шәймиев :”Ата-бабаларыбызның музыкасын, телен һәм гамәли сәнгатен саклап калганнары өчен без керәшеннәргә кат-кат бурычлыбыз”,- дигән иде.Керәшен лидерлары президентының бу сүзләрен тәкьрарларга яратуын яраталар, ләкин шул ук вакытта бу сүзләрдә керәшеннәрнең борын-борынгыдан ук татар булганлыклары ассызыклап күрсәтелүен аңламаганга сабышалар.
Чыннан да керәшеннәрдә очраган тел архаизмнары , кайбер борынгы йолаларыбыз гореф-гадәтләр, кием-салым безгә борынгы телебезне, рухи һәм материаль культурабызны ачыграк күзалларга ярдәм итә бит. ”Татар теле” һәм “керәшен теле” дип аеру да нигезсез. Керәшеннәр татар телендә сөйләшәләр. Югыйсә, аларның дини һәм гомуми терминологиясенә “пәгамбәр”, “пәриштә” “әүлия”,”тәмуг”, сүрәт(сурәт) кебек шәрык сүзләре каян килеп керер иде?”Псалтирь” китабындагы гарәби “шөкер” сүзе дә, “иман” (керәшеннәрдә “иртәнге иман”-“утреня”),”каза” сүзләре дә Ислам дине аркылы,язма китап аша кергәннәр дип шикләнмичә әйтергә була. Керәшен сөйләшләрендәге ана-кәбә(Мәрьям-ана) сүзе дә православие терминологиясеннән ерак, бик ерак ич. Нагайбәк хатыны Алексеева Матрена Ивановна авызыннан 1966 елда язып алынган бер җырда “Асыл кошом очоп китте Бокарга”. Ягьни Бохарага була инде, Мәскәүгә –мазарга түгел. Татарга Ислам дине шул Бохара якларыннан килгән бит. Димәк, Матрена Ивановна әле үзенең нәсел-нәсәбен һәм иманын онытып бетермәгән, ул аның аң төпкелендә, генетик тирәнлектә яши һәм җырларында калкып чыга...Ә шул ук “Псалтирь” китабындагы барыбыз өчен дәуртак “ни-нәстәләр” борынгы төрки телебездә үк булганнар... Бу исемлекне тагы да озайтырга мөмкин булыр иде әле.Керәшеннәр өчен чыгарылган “Инҗил” (“Святое Еванглие”) һәм “Зәбур”(“Псалтирь”) китапларының титул битләренә эре хәрефләр белән “На татарском языке” дип басылган лабаса! Гомумән, бу тәрҗемәләргә таянып, татар теленең үсеш баскычлары турында бик шәп диссертация әзерләргә мөмкин шикелле.
Кыскасы, керәшеннәрнең ана теле- татар теле, Тукайлар теле ул. “Туганлыгын оныткан Иван” булмасак иде! Иде дә бит, ә менә Алексей Шабалин: “Керәшеннәр беркайчан да Ислам динен тотмаганнар. Татарларның бер өлешен Иван Грозный көчләп чукындырган дигән версия рәсми төстә кире кагылырга тиеш, чөнки керәшен культурасында (гореф-гадәтләрендә,традицияләрендә, йолаларында, киемнәрендә һ.б.) исламның әсәре дә юк. Безнең ата-бабаларыбыз мәҗүси булганнар-факт шундый. Нардуган, Симит кебек мәҗүси бәйрәмнәрне керәшен авылларында хәзергә кадәр бәйрәм итәләр. Хәтта икона да керәшенчә “тәре” дип әйтелә (күрәсең, Кояш мәгьнәсендәге “тәңре” сүзеннән булыр). Ихтимал, безнең ата-бабаларыбызның культурасы бер булгандыр,әмма Идел буе Болгарстанына Ислам килгәннән һәм аны төрки телле халыкларның күбесе кабул иткәннән соң, ситуация үзгәргән”,- дип өйрәтә.
Югарыда без мондый фикерләрнең уйдырма булуын, нигезсезлеген конкрет мисалларда, тарихи документлар белән күрсәттек дип уйлыйм. Ә инде нардуган һәм симск/симет/симик көннәренә килгәндә, аларны бер керәшеннәрнеке дип тә, мәҗүси бәйрәмнәр дип тә булмый.Аларның беренчесе мөселман татарларда да календарь бәйрәм булып исәпләнә, ә икенчесе православныйларның кануни бәйрәме булган “семик” көнендә уздырыла. “Тәңре” сүзе белән “тәре” сүзенең генетик багланышын да мөселманнар ачты дип беләм.
“Мишәр, керәшен “милләт”ләрен уйлап табу халкыбызга бәла-казалардан башка берни дә бирмиячәк”.(С.Алишев.)
Категория: Әбрар Сәгыйди | Добавил: antixak (05.11.2011)
Просмотров: 1103 | Теги: Давыллы дәвер шагыйре | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
ComForm">
avatar