MENU
Албит » Язмалар » Әбрар Сәгыйди

Әбрар Сәгыйдинең тормыш юлы

Әбрар Сәгыйди 1895 нче елның 14 апрелендә Кайбыч районы Кошман авылы Закир хәзрәт гаиләсендә дөньяга килә.
1908-1914 нче елларда Казан шәһәренең
“Мәрҗәния” мәдрәсәсендә һәм Учительская семинариясендә белем ала.
1914-1916 нчы елларда “Мәрҗәния” мәчетендә мөгаллим булып эшли.
1917-1918 нче елларда педагоглар әзерләүче курсларда белем ала һәм туган авылы Кошманда балаларга белем бирә башлый.
1914 нче елда “Кояш” газетасында романтизм рухында язылган беренче шигырьләре басылып чыга. 1915-1916 елларда шигырьләре һәм поэмалары (“Кыр әбие”,”Абыем хатлары”(“Шура”,”Сөембикә”,”Ак юл” журналларында, “Тормыш”,”Йолдыз”газеталарында еш басыла.
1916-1917 елларда “Сугыштан абыем хатлары”,”Ирек озаны” исемле шигъри җыентыклары дөнья күрә.
Октябрь революциясеннән соң 1918-1920 нче елларда Әбрар Сәгыйди Казанда “Эшче” һәм Татарстан хәбәрләре” газеталарында әдәби хезмәткәр,җаваплы секретарь урынбасары һәм бүлек мөдире булып эшли.
1919 елда тугызынчы номерлы совет мәктәбендә өлкән яшьтәге мөселманнарны укыта.
1921 елда “Татарстан хәбәрләре”газетасының Тәтеш өязе буенча хәбәрчесе була.
1922 -1924 нче елларда Буа районының Кильдураз авылы мулласы була.
1919-1921 елларда “Эш”,”Эшче”,”Татарстан хәбәрләре”газеталарында аның агымдагы төрле иҗтимагый-сәяси, хуҗалык һәм мәдәни-агарту мәсьәләләрен яктырткан 40 лап мәкаләсе басыла.
1925-1927 елларда Әбрар Сәгыйди Зөя контонының Башкарма комитетында консультант –тәрҗемәче һәм татар телен гамәлгә ашыру инспекторы булып эшли.
1927 нче елның көзеннән мәгариф системасына эшкә күчә.Норлат мәгариф бүлегендә инспектор була,Зөя,Югары Ослан,Карагуҗа һәм Кайбыч мәктәпләрендә укыта.
1928-1931 нче елларда Зөя балалар йортында һәм Совет төзелеше институтының эшче яшьләр факультетында укыта.
1932-1937 нче елларда Казан дәүләт педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә читтән торып укый.
Әбрар Сәгыйди 1939 елның 1 апрелендә туган авылы Кошманда вафат була.
Категория: Әбрар Сәгыйди | Добавил: antixak (06.02.2019)
Просмотров: 652 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
ComForm">
avatar