MENU
Албит » Язмалар » Әбрар Сәгыйди

Әбрар Сәгыйди истәлеге кадерләп саклана
Хәтер яңарып киткәч, туган авылымның утызынчы еллар сәхнәсен күз алдына китердем... Спектакль уйныйлар. Анда чакта ике катлы ташпулатның тамаша залы халык белән тулы була иде. Ул елларда урта һәм өлкән яшьтәге апа-абыйлар сәхнәгә дә бик теләп чыктылар һәм кеше истә калырлык тамаша күрсәттеләр. Ләкин ул чагында авыл сәхнәләре өчен пьесаларга кытлык булды.
Һәм менә шагыйрь Әбрар Сәгыйди чираттагы пьесасын тамашачы карамагына биргән. ”Ишан улы” дип аталган ул. Баш рольне әлеге дә баягы сәхнә уены белән авылыбыз тамашачысын шаккатырган Гыйният абый үзенә алган. Димәк, авыл халкы кич ташпулатның тамаша залында булачак. Театр уйнаучы үз артистларын алкышка күмәчәк.
Әбрар Сәгыйди – революциягә кадәр үк матбугатта шигьри әсәрләре белән исеме күренгән һәм 20нче еллар татар поэзиясендә актив эшләгән шагыйрь һәм журналист. Ул хәзерге Кайбыч районының Кече Кошман авылында туган.1912-1916 елларда Казанның “Мәрҗания” мәдрәсәсендә укый, укытучылар семинариясендә белем ала. Романтизм рухында язылган шигырьләре, “Кыр әбие”, “Абыем хатлары” исемле поэмалары “Шура”, “Сөембикә”, “Ак юл” журналларында һәм гәзитләрендә басыла.1916 -17 елларда ук шигьри җыентыклары дөнья күрә.
Ә.Сәгыйди 1918-20 елларда “Эшче” һәм “Татарстан хәбәрләре” гәзитләрендә әдәби хезмәткәр, бүлек мөдире булып эшли. Шушы елларда әдәби тәрҗемә һәм драматургия жанрында да каләмен сынап карый.Рабиндранат Тагор, Уолт Уитмен, Демьян Бедный әсәрләрен татар теленә тәрҗемә итә. “Сахра кызы”, “Ишан улы”,”Кызыл тау” исемле пьесаларын яза. “Сахра кызы” хәтта 1928 елны Татар дәүләт академия театрында, Мәскәү татар эшче театры сәхнәсендә уйнала.
Егерменсе еллар ахырында ул Зөя кантоны башкарма комитетында киңәшче-тәрҗемәче һәм татар телен гамәлгә ашыручы инструктор булып эшли. 1927 елның көзеннән татар телен гамәлгә ашыручы инструктор хезмәтен үти, 1927 елның көзеннән мәгариф системасына эшкә күчә. Каты авырудан соң, 1939 ел апрелендә вафат була һәм шунда җирләнә. Аны Әбү Сәгыйть исеме белән күп язмалары,китаплары кала.
Кайбыч районы хакимияте шушы талантлы шәхеснең 110 еллыгын аның туган авылында билгеләп үтте. Тантанага күп кунаклар, шул исәптән Татарстан Язучылар берлеге идарәсенең элеккеге рәисе Фоат Галимуллин, күренекле әдипләр Роберт Миңнуллин, Шәүкәт Галиев, Ркаил Зәйдулла, гәзит-ңурнал хәбәрчеләре килгән иде. Кунаклары хакимият башлыгы Җәүдәт Гафаров җылы котлады һәм үзе дә тантаналарда катнашты.
Кунаклар,авыл кешеләре белән бергә, зиратка барып язучының каберенә чәчәкләр куйдылар. Аларны тагын бер тантана көтә иде.Район хакимияте Кошман урта мәктәбенә Әбрар Сәгыйди исемен биргән. Мәктәп алдындагы, митингта Җәүдәт Гафаров шул кадерле документны мәктәп вәкилләрне тапшырды һәм бу исемгә лаек булырга чакырды. Язучылар һәм башка кунаклар балалар, укытучылар белән очраштылар. Зал һәм уку бүлмәләрендә истә калырлык сөйләшүләр булды. Кунаклар, мәктәп коллективына уңышлар теләп,язучы исемен кадерләп саклауларын үтенделәр.
Иң зур очрашу, әлбәттә. Олы һәм Кече Кошман авылларының бик мәһабәт мәдәният йортында булды. Авыл халкы белән зал тулы иде. Әбрар Сәгыйди һәм аның иҗаты турында киң сөйләшү булды. Байтак истәлекләр бәян ителде, күп сорауларга җаваплар бирелде. Танылган язучылар белән танышу, сөйләшү Кошман өчен үзе бер истәлек булып калды.
Категория: Әбрар Сәгыйди | Добавил: antixak (05.11.2011)
Просмотров: 1138 | Теги: Әбрар Сәгыйди истәлеге | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
ComForm">
avatar