MENU
Албит » Язмалар » Әбрар Сәгыйди

Авылдашыбыз Әбрар Сәгыйди – татар халкының талантлы улы
Минем халкым,-татар халкы, бөек кешеләрне бик күп тәрбияләгән. XX гасыр башы әдәбият мәйданында үз урынын алган әдип Әбрар Сәгыйди- шуларның берсе.Ул революциягә кадәр ук матбугатта шигъри әсәрләре белән күренгән һәм 20 нче еллар татар поэзиясендә актив эшләгән журналист һәм драматург, педагог, әдәби тәрҗемә белән шөгыльләнгән .
Әбрар Сәгыйди (Әбрар Закир улы Сәгыйтов) 1895 нче елның 14 нче апрелендә Татарстанның хәзерге Кайбыч районы Кече Кошман авылында мулла гаиләсендә туа. (Шунысын әйтеп китәргә кирәк: "Татар поэзиясе антологиясе"нең искесендә аның туган җире дип Кильдураз авылы дигән ялгыш информация бирелә, ә яңасында Сәгыйди әсәрләренә бөтенләй урын бирелмәгән.) Башлангыч белемне әтисеннән алганнан соң, 1912-1916 нчы елларда Казанда "Мәрҗания" мәдрәсәсендә һәм Учительская семинариядә белем ала.
Тукай шигъриятеннән иңгән илһам нуры шәкерт елларында ук Ә.Сәгыйдине әдәбият мәйданына алып килә: 1913-1914 нче елларда "Кыш башы", "Кыш көне авыл", "Таң", "Кошларга" һәм башка шигырьләре "Ак юл" журналында һәм "Кояш" газетасында басыла. Шуннан соң аның шигъри әсәрләре еш кына "Шура", "Сөембикә", "Ак юл" журналларында, "Тормыш", "Йолдыз" газеталарында күренә.
1915-1917 нче елларда Әбрар Сәгыйди Казанда педагогия курсларында һәм туган авылы Кече Кошман мәктәбендә укыта. Яшь һәм белемле шагыйрьне 1918 нче елда Революцион Хәрби Совет күреп ала һәм, мобилизацияләп, Шәрык халыкларының коммунистик оешмалары үзәк нәшрияты карамагына жибәрә.
Октябрь Революциясеннән соң, 1918-1920 нче елларда Ә.Сәгыйди Казанда нәшер ителгән "Эшче" һәм "Татарстан хәбәрләре" газеталарында әдәби хезмәткәр, секретарь урынбасары һәм бүлек мөдире булып эшли.1925 нче елдан “ Кызыл Татарстан” гәзитендә корректор , Зөя кантоны башкарма комитетында консультант-тәрҗемәче вазифаларын башкара.
1925-1930 нчы елларда ул киң җәмәгатьчелек арасында сәләтле журналист буларак таныла. 1919-1921 нче елларда ук инде “Эш”, “Эшче”, “Татарстан хәбәрләре” гәзитләрендә Ә. Сәгыйдинең иҗтимагый-сәяси, хуҗалык һәм мәдәни-агарту мәсьәләрен яктырткан кырыклап мәкаләсе дөнья күрә.
1936-1937 нче елларда ул Казан дәүләт педагогика институтында татар теле һәм әдәбияты бүлегендә читтән торып укый. 1935 нче елда, хәзерге Яшел Үзән районы Карауҗа мәктәбендә укытканда, язгы жепшек көннәрнең берсендә Әбрар Сәгыйди бик юка киемнән укытучылар конференциясенә бара. Юлда бик нык салкын тидерә. Берничә тапкыр шифаханәләрдә ятып дәваланып караса да, сәламәтләнә алмый. 1939 нчы елның 1 нче апрелендә үпкә авыруыннан туган авылы Кече Кошманда вафат була.
Әдәбият тарихы катлаулы язмышлы шәхесләрне хәтерли. Ике тапкыр яшәгән шагыйрьләр бар. Шул ук Такташ икәү. 1923 нче елга кадәр иҗат иткән гайрәтле, гыйсъянчы һәм соңыннан совет йомыркаларын мактап, мулла кыйнау белән кәпрәеп яшәүче Такташ бар. Сугышка кадәр шигырьләр иҗат иткән Җәлил бар, Моабит төрмәсендә иҗат иткән Җәлил бар. Җир белән күк аермасы. Туфан да икәү: төрмәгә кадәрге бунтарь Туфан, иреккә чыккан сагышлы Туфан. Әгәр дә бу шагыйрьләр икенче чорларында иҗат итә алмаган булсалар да, алар татар әдәбиятының түрендә булырлар иде. Ләкин икенче чор иҗаты аларны бөек шагыйрьләр рәтенә куя. Беренче чор - тәҗрибә туплау, осталык яулау вакыты, ә алда - чын сәнгать юлы. Әбрар Сәгыйди менә шул икенче чор иҗатының ишеге төбендә егылып җан бирә. Тәҗрибәсе бар, осталыгы җитәрлек, акылы уяу. Алга таба менә дигән әсәрләр язасы вакытта ул үлеп китә кызганыч. Бу сәләтле, ат кебек җигелеп эшләүче шәхес алда әллә нинди матур әсәрләр язып, әдәбиятыбызны сөендергән булыр иде.
1913-1914 нче елларда "Ак юл" журналында һәм "Кояш" гәзитендә басылган беренче “ иҗат җимешләрендә шигъри тәжрибәсе бөтенләй булмаган яшь каләмнең , әлбәттә, тирән сурәтле мәгънә дә, сәнгатьчә камиллек, нәфислек тә җитеп бетми әле. Ләкин ул шигырьләрдә үк инде без ярлыларга теләктәшлек, бәхет теләү, яшь күңелгә ирек таләп итү, якты, нурлы таң туып, илдән кайгы-хәсрәт китүгә ышану мотивларының шактый нык яңгыравын күрәбез. "Чыдадык...эшләдек" шигырендә сәнгатьнең төп бурычын шагыйрь: "Инде жырларга кирәк күбрәк азатлык җырларын, инде җырларга кирәк мескен халыкның уйларын",- дип, тагын да ачыграк әйтеп бирә.
Ә.Сәгыйдинең иҗаты романтизм җирлегендә формалаша һәм үсә бара, "Шура", "Сөембикә" журналларында һәм "Тормыш" гәзитендә басылган поэмаларында ("Кыр әбие", "Абыем хатлары")һәм шигырьләрендә("Авылыма", "Сугышта шагыйрь", "Диңгез ярында") шагыйрь мифик һәм символик образларга еш мөрәҗәгать итә.
Иҗат кешеләре өчен туган җире, аның табигате илһам чыганагы булып тора. Әлбәттә, бу Әбрар Сәгыйди өчен дә шулай була.
Бервакыт, туганннары белән урман юлыннан барганда, Сәгыйди кинәт кенә икенче дөньяга кереп киткәндәй була, дәшми, тынып кала. Баксаң, урман хозурлыгы, якындагы кыр өстендә талпынучы тургайлар, агачлардагы сайрар кошлар аның фантазиясен уяткан икән, аңа илһам килгән. Ул иҗат итә башлаган. Үзенә эндәшкәч, ул:
- Илһам дигән нәрсә ул килмичә йөдәтә, бер килсә, һич ычкындырмый,-дип җавап бирә.
- Ни алып килгән соң бу юлы илһам?- дигәнгә, Сәгыйди шигырь сөйли башлый:
Уһ, ирек нинди бу таңда, сайрый кошлар чут та чут,
Һәр тарафны нурга манчый, уһ ,бу таң нинди матур.
Зур матур кырлар,болыннар таңга саф сулышын сулый.
Зур сулар, күлләргә энҗедәй сибелгән таң нуры.
Әллә кайларда матур, моңлы авазлар ишетелә.
Күктә өзелеп сайрый тургай, моңлы җырын җиргә сибә.
Шагыйрь Сәгыйди күбесенчә 2 калыпта шигырьләр иҗат иткән. 15кә 15 иҗекле һәм 8-7 традицион шигырь шәкелен кулай күргән . Әйтик, Тукайда да бу калыплар еш очрый. "Шүрәле", "Су анасы" шигырьләре дә 15-15 калыбында язылган.
Тукай традицияләрен уңышлы дәвам иттереп, татар шигъриятен үстерүгә үзеннән лаеклы өлеш керткән, аны яңа әдәби образлар, сурәтләү чаралары белән баеткан "Игенче авызыннан" дигән бу шигыре Габдулла Тукаебызның атаклы "Шүрәле " сендә сурәтләнгән Кырлай табигатеннән бер дә ким түгел, минемчә.
Кырда гөлгә чорналып үскән
игеннәр таҗ миңа.
Сандугачлар тавышы
мәңге югалмас саз миңа.
Инкыйлаб һәм Гражданнар сугышы еллары аның иҗатында иң нәтиҗәле чор булган: ике ел эчендә ул ике шигъри жыентык ("Сугыштан абыем хатлары", "Ирек азаны") бастырып чыгарган, "Кызыл Армия", "Эшче" һәм "Татарстан хәбәрләре" газеталарында биш поэма ("Үч", "Каһарманнар", "Кан эчүче", "Илдә", "Аерылышу") һәм алтмыштан артык шигырь бастырган. "Ирек азаны" жыентыгына кергән шигырьләрендә Сәгыйди империалистик сугышка тирән нәфрәт белдерә, кан коюны туктатуны таләп итә, солдатларны берләшеп, сугышка каршы чыгарга чакыра. Шагыйрьнең "Уян, татар халкы", "Көрәшик!", "Эшчеләр", "Ирек таңы “-“ Эш башы" кебек шигырьләре милли азатлык өчен көрәш, хөррият көннәре килүгә шатлану, хезмәт ияләренең иҗади көченә ышану һәм азат хезмәткә өндәү идеяләре белән сугарылып язылганнар.
Тыныч тормыш еллары башлангач, Ә.Сәгыйди иҗатында азат хезмәт, эшче-крестьян берлеге, бөтен дөнья яшьләренең бердәмлеге, дуслыгы идеяләре әйдәүче булып китәләр. Шагыйрь ил язының матурлыгын җырлый, "мичкә арка терәгән" картны да, "сөялле куллы" эшчене дә, "озын төннәр җиткәч, җепләр эрләгән “матур"ны да шатлыклы хезмәткә әйдәде, бердәм эшне мактый. Ул эшче халыкны якын итә, ярата һәм аңа тирән мәхәббәтен белдереп:
“Таңгы жилләр күңелеңә зур көч булып иссен синең.
Юлларыңда, тибрәлеп, гөлләр көлеп үссен синең”,- дигән юлларны язды. Шагыйрь күренекле шәхесләр: остазлары Шиһабетдин Мәрҗани, Габдулла Тукай, Габдулла Кариев истәлекләренә багышланган шигырьләр дә иҗат итте. 1925-1930нчы елларда аерым шигырьләре "Яңалиф", "Азат хатын", "Безнең юл" журналларында һәм "Кызыл Татарстан", "Крестьян" газетасында дөнья күрә.
Улы профессор Марат Сәгыйтов әйтүенә караганда, ул 30 пьеса язган. Башка бер эш майтармыйча, бары тик драматург кына булса да, бу шәхеснең ни дәрәҗәдә эшчән һәм уникаль кеше булуын күрер идек .Бу әсәрләрнең исемлеген генә укып чыгу да театр кешесенең күңелен кымырҗытып куя. "Сахра кызы", "Сак-Сок", "Фәрхад-Ширин", "Кызыл тау"..."Сахра кызы", "Кызыл тау" әсәрләре белән режиссёр Мохтар Мутин кызыксынган һәм аларны сәхнәләштергән.1928нче елда "Сахра кызы" драмасы Татар дәүләт академия театрында, аннан соң Мәскәү Үзәк татар эшче театры сәхнәсендә уйнала. Мохтар Мутин кебек кырыс, тәнкыйди карашлы кеше алынган икән, димәк, әсәрләре бүген дә игътибарга лаектыр, мөгаен. "Сак-Сок", "Фәрхад-Ширин" пьесалары искерә торган темаларга язылмаганнар. Алла кушса, киләчәктә без бу әсәрләрне гарәпчәдән тәрҗемә итеп укырбыз һәм сәхнәләрдә дә күрербез әле.
Сәгыйди тарафыннан әдәби тәрҗемә әсәрләре дә туган. 1920 нче елларда ул атаклы шәрыкъ шагыйрьләре Имру-эл Кайс һәм Рабиндранат Тагор, Америка шагыйре Уолт Уитмен, урыс шагыйрь Демьян Бедный шигырьләренә туган телебездэ җан өргән.
Ә.Сәгыйдинең җәмәгать эшчәнлеге дә игътибарга лаеклы. Зөя кантонының төрле авылларында җирле оешмаларга ул сәяси-хуҗалык кампанияләрен үткәрүдә, мәдәни-агарту эшләрен җайга салуда зур ярдәм күрсәтә. Кызыл Армия сафларына чираттагы чакыру һәм хәрби манёврлар уздыру вакытларында гәзитләр чыгару һәм концертлар куюда актив катнаша. Укытучы булып эшләгән авылларда әдәбият һәм драма түгәрәкләре оештырып, спектакальләр, концертлар кую белән җитәкчелек итә.
Яңалифне гамәлгә ашыру, яңалифчә укыту эшендә күрсәткән хезмәтләре өчен Ә.Сәгыйди 1930 нчы елда Татарстан җөмһүрияте үзәк Башкарма Комитеты һәм Яңалиф үзәк җәмгыяте комитеты тарафыннан Диплом белән бүләкләнә.
Әнә шундый күпкырлы эшчәнлек алып барган Ә. Сэгыйди 1930 нчы елларда әдәбият мәйданыннан читләштерелә: әсәрләре төрле сылтаулар белән кире кагылып, үзәк матбугатта бастырылмый, хәтта нәшриятка тапшырылып, басарга карар бирелде дип кул куелган "Кырлар тавышы" шигъри җытентыгы, "Кирпеч базларында" повесте да дөньяга чыкмый кала. Үз вакытында Г.Ибраһимов тарафыннан уңай бәяләнгән иҗаты да бары тик тискәре тәнкыйть уңае белән генә телгә алына башлый. Талантлы шагыйрь һәм журналист Ә.Сәгыйди дә тоталитар режим тарафыннан әнә шулай үкенечле язмышка дучар ителә.
Авылдашыбыз Әбрар Сәгыйди - XX гасыр башында кулына каләм алган, татар совет поэзиясенең иң беренче сәхифәләрен язган шагыйрь һәм драматург. Аның иҗаты - каршылыклы да, фаҗигале дә, давыллы да елларга туры килеп, якты тормышка өметләр туган һәм сүнгән заманнарда бөреләнеп вакытсыз шиңгән иҗат дияр идем мин. Хәзер, әдәби мирасыбызның яңадан-яңа катламнарын халыкка кайтару буенча җитди эшләр башкарылганда, киң колачлы шәхес Әбрар ага Сәгыйдинең мирасын өйрәнергә, ачарга һәм халкыбызга кайтарырга кирәк.
Без талантлы авылдашыбыз Әбрар Сәгыйди белән горурланабыз. 2005 нче елның 20нче маенда Кайбыч районы администрация башлыгы карары нигезендә (№146, 18.05.05) мәктәбебезгә Әбрар Сәгыйди исеме бирелде. Бу үз чиратында горурлык хисе белән беррәттән җаваплылык та өсти.
Әбрар Сәгыйди иҗаты үз чорында лаеклы бәяләнмәсә дә, аны туган ягында онытмыйлар. Туган авылы – Татарстанның Кайбыч районы Кошман авылында әдипнең 110 еллык юбилее зурлап билгеләп үтелде.Бу тантанада мөхтәрәм кунаклар – Татарстан язучылар берлеге вәкилләре , әдипнең балалары, туганнары, катнашты һәм чыгыш ясады. Мәктәбебез укучылары шагыйрьнең шигырьләрен сөйләде .
Шагыйрь исемен йөрткән Кошман мәктәбе укучылары мөгаллимнәре җитәкчелегендә “ Онытмадык сине, кичер безне, Сәгыйди,”- дигән темага эзләнү-тикшеренү эше белән шөгыльләнә һәм укучыларыбыз республика , төбәкара конференцияләрдә Ә. Сәгыйди иҗаты турында чыгышлар ясап, уңышларга ирешәләр.
Мәктәбебездә “Туган якны өйрәнү” музее эшли. Музейда 20 гасыр башының күренекле шәхесе , татар халкының талантлы улы , авылдашыбыз Әбрар Сәгыйди турында шактый күп материал тупланган.
Кече Кошман зияратында шагыйрьнең каберенә истәлек ташы куелды. Кошман авылы халкы һәм мәктәбебез укучылары шагыйрь каберен карап, чисталыкта һәм тәртиптә тоталар, яз көне балалар кабер өстенә чәчәкләр утырталар.
Кулланылган фәнни әдәбият һәм чыганаклар нсемлеге:
1. Батулла Р.Шәхесләребезне барлаганда/'/Казан утлары. 1995. - №4. - Б. 147-149
2. Галиев Ш. Хәтер тәсбихы өзелмәсен//Сабантуй. - 1995. - 12 апрель.
3. Даутов Р.Н., Нуруллив Н.Б. Совет Татарстаны язучылары: Библиографик белешмә К.: Тат.кит.нәшр.,1986.- 639 б.
4. Сәгыйтов М. Утларын һәм суларын мин күп татыдым дөньяның// Кайбыч таңнары. - 1995. - 27 апрель
Категория: Әбрар Сәгыйди | Добавил: antixak (22.02.2019)
Просмотров: 810 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
ComForm">
avatar