MENU
Албит » Язмалар » Авыл тарихы

Беркайда юк Кошманымнан матур авыл!
И, гүзәл син, авылым! Челтерәп аккан чишмәләрең, шаулаган каеннарың, горур үскән имән-наратларың, баллы җиләкләрең, мул кырларың күңелгә җиңеллек һәм рәхәтлек бирә, яңадан-яңа өметләр, яшәргә көч-дәрт өсти. “Нинди авыл соң ул, шулкадәр мактарлык, яратып сөйләрлек?”-дип сорасагыз, бер дә шикләнми, икеләнми җавап бирәм: туган авылым – Кошманым.
Авылыбызның тарихын, исем-атамасы килеп чыгышы турында эзләгәндә бик кызыклы мәгълүматларга тап булдым. 1987 елда басылып чыккан “Риваятьләр һәм легендалар” китабында кызыклы гына тарихи риваять бар. Кошман – бер елганың исеме, Бәрле суының көньяк тарафында. Кошман авылының мөселман авылы булганына бик күптән түгел. Кошман элек урыс авылы булган, моннан 200 еллар чамасы элек Кошман мөселманнары Бишбатман авылыннан күчеп барганнар. Кошман урыслары Бишбатманга алар урынына китеп урнашканнар. Сәбәбен белгән кеше юк. Кошманның кайбер нәселләре Тәтештән килгәннәр.
Кармыш баба – Болгардан чыккан адәм. Кармыш баба үзе Тәтештә булган. “Ике улы бар икән: Янкилде исемле, янә бер улы Заид исемле. Заид исемле улы Юынчыда яшәгән, аннан соң аның нәселе Кошманга килгән. Кармыш бабаның бабаларының бабасы Нәреш дигән адәм булган. Аның улы Гомәр, аның улы Сәйфетдин, аның улы Фәхретдин, аның улы Шәрәфетдин хәзер дә Кошманда имамдыр. Аның улы Хәйретдиндер”.
Халык, авылны икегә бүлеп, Олы Кошман һәм Кече Кошман дип атап йөртә. Авыл халкы дигәннән, Кошманда элек-электән эш сөючән, хезмәт яратучан халык яшәгән. Кәрзин үрүче, сөннәтче, кирпеч сугучы, итекче, тимерче кебек һөнәр ияләре белән дан казанган авыл бу.
Кизләү-чишмәләр, күл-сазлыклар бик күп Кошманда. Аларның исемнәре түбәндәгечә яңгырый: Кошман башы, Ташлы, Үти күле кизләве, Авыл, Мөкәш, Кормый чыгыры (чокыры) кизләве, Борһан абзый, Хәйрулла абзый, Урта урам кизләүләре һәм башкалар. Үти, Тирән, Әлмән сазы, Сахура күле дигән сулыкларның атамалары да авылдашларымның теленнән төшми.
Суга бай булуына өстәп, авыл таулы җирдә урнашкан. Тукый, Әтрәч, Аныс тауларында бала-чага кышын чана шуа, җәен көтү каршыларга җыела.
Табигатенә килсәк, аны сүз белән сөйләп, каләм белән язып, җырлар аша җырлап та җиткереп булмас. Килеп үз күзләре белән күргән кеше генә авылның нинди матур булганлыгына төшенә ала. Шулай да табигать турында берничә сүз әйтеп китми булмас. Күз явын ала торган матур чәчкәләр, баллы җиләкләр, гөмбәләр үсүче урманнарыннан, каенлыкларыннан халык өзелми. Җәй һәм көз айларында бу урманнар аеруча матур.

Югалмас эз калдырган авылым һөнәрчеләре
Кошман авылы, әйткәнебезчә, тимерчеләр, сөннәтчеләр, итекчеләр, кирпеч сугу осталары, кәрзин үрүчеләр белән электән үк дан тоткан. “Бабачылар авылы” дип тә йөрткәннәр Кошманны.
Авылдашыбыз, журналист Зөһрә Фәизова “Авылым һөнәрчеләре” язмасында алар турында менә нәрсә яза: “Элек колхозлар күчеш чоры кичергән елларда ук (ә бәлки аннан да алдарактыр) волостьлар булган зур авылларда базарлар оештырылган һәм алар гөрләтеп сату иткән. Тирә-як авыллардан килгән агайлар тере мал белән сату иткән, сөт, катык, каймак, эремчек сатып гаиләсен бөтәйткән. Һөнәрчеләр дә төрле көнкүреш кирәк-яраклары ясап сату иткәннәр. Алар базарга тал чыбыгыннан үрелгән кәрзин-тырыслар, агачтан, калайдан эшләнгән төрле йорт кирәк-яраклары алып килә торган булган. Кәрзин диюгә, күз алдыма уң як күршем Мәлик абый Шиһапов килеп баса. Ул үзе үлгәнче тал чыбыгыннан каз оялары, кәрзин-тырыслар үрде. Үзе генә түгел, бөтен гаиләсе белән эшлиләр иде, идәнгә төзелешеп утырып, тал чыбыгыннан могҗизалар ясыйлар иде. Шуның өстенә Мәлик абый бик пөхтә, тырыш иде. Авылым кешеләре аның кәрзиннәрен әле дә сагынып искә ала. Кайбер йортларда ул үргән кәрзиннәр әле дә саклана.”
Язманың дәвамында итекчеләр турында да сөйләнелә. “Түбән Кошман авылыннан Хафиз Шакиров (1920-2006), Харис Әхмәтшиннар (1929-2014) үз авылларында гына түгел, тирә-юньдә дә атаклы кешеләр, ерак авыллардан аларны эзләп киләләр, белмәгән кешеләр юк, әле дә шул һөнәргә тугры булып, халык рәхмәтен ишетеп яши бирәләр.” Зөһрә Фәизова кирпеч сугу осталары турында да истәлекләр яза. “Түбән Кошман авылы кешеләре кирпеч сугу осталары буларак дан тотканнар. Яу кырыннан сыңар аяк белән кайткан Әкрам абый Шәмсетдинов (1921-2003), аның тирә-як күршеләре Әүхадулла Рәхимуллин, Хәялетдин Ногманов (1916-1986) һәм тагын бик күпләр бала-чагалары белән җыйнаулашып кирпеч сукканнар. Кошманлылар суккан кирпеч мич төбе, көймәсе өчен файдаланылган, кызуга чыдам һәм сыйфатлы булуы белән дә дан тоткан. Кошман кирпечен сатып алу өчен ерак авыллардан ук килгәннәр.”
Тимерчеләрне дә искә ала автор. “Ата-баба һөнәренә тугры булып, Хәсән ага Җиһаншин 20 елдан артык туган колхозында тимерче булып эшләгән. Тимерче булып эшләү дәверендә Хәсән ага бик күп заказлар үтәгән. “Симәки колхозыдагы Петухов малаена 30 чиләк ясап бирдем”, - ди Хәсән ага, ул чакларны искә төшереп. Хәсән карт өенең дә һәр бизәген калайдан үзе кисеп ясаган, хәтта мичен үзе чыгарган, итеген дә үзе басып кигән.” Хәсән ага – сугыш ветераны да. Бөек Ватан сугышында да катнашкан кеше ул.
Кошманның сөннәтчеләре тирә-якта да дан тотуы хакында әйткән идек инде. “Кошман сөннәтчеләрен һәр авылда көтелгән кунак буларак каршы алганнар. Мөселман кешесе, хәленнән килгәнчә, сый-хөрмәт күрсәткән: маен, каймаклы катыгын куйган, күпереп пешкән икмәген тураган. Үз кулы белән суккан кызыл башлы сөлгесен бүләк иткән. Ул елларда диннең үсешенә күп тоткарлыклар булган. Авыл җитәкчеләре, коммунистлар партиясе теш-тырнаклары белән дингә каршы торганнар. Шуңа да карамастан, партия әгъзалары, авыл кешеләре, кача-поса булса да, улларын сөннәткә утырттырганнар. Яшерен эшләре билгеле булса, партия билетыннан колак какканнар, яисә, кулга алынып, хөкем ителгәннәр. Шулай да бабачыларны сатмаганнар, исемнәрен әйтмәгәннәр. Кошман бабачылары даны еракларга таралган. Аталы-уллы Хәлилулла һәм Галимулла Сафиуллиннарны, Ярхәм ага Сираҗиевны, Шәйхулла Фәйзуллинны һәм нәселләре белән бабачы булган абыйлы-энеле Зариф һәм Габделшәкүр Фәизовларны халык сагынып искә ала. Авылымның иң соңгы бабачысы – Габдулла Нурулла улы Мотыйгуллин. Хәзер инде бу эшләрне сырхауханәләрдә тәҗрибәле хирурглар башкара.”
Кошманлыларның уңган, тырыш икәнлегенә инандыгызмы инде? Менә шундый һөнәрчеләребез белән горурланмый мөмкин түгел.

Шигъри җанлы авылдашлар
Кошман – шигъри як. Авылның табигатеме соң шунда, күңелләргә шигырь язу дәрте өсти. Кошманым – шагыйрь, драматург, мөгаллим Әбрар Сәгыйдинең туган җире дә. Аның биографиясе шактый катлаулы. Ул төрле һөнәрләрдә үзен сынап караган. Мөгаллим дә булган, мулла булып та торган, гәҗиттә дә хезмәт куйган. Бер үк вакытта әдәби иҗат эше белән дә шөгыльләнә: 1913 елдан башлап “Кояш”, “Тормыш”, “Йолдыз”, “Шура”, “Сөембикә”, “Ак юл” кебек ул заманның абруйлы гәҗит-журналлары битләрендә романтик рухта язылган шигырьләрен, поэмаларын бастыра. 1916-1917 елларда “Сугыштан абыем хатлары”, “Ирек азаны” исеме белән ике шигъри җыентыгы дөнья күрә. “Сәхра кызы”, “Кызыл тау” пьесалары үз вакытында сәхнәгә дә куела. Әбрар Сәгыйди, үпкәсенә салкын тидереп, 44 яшендә үлә.
Күренекле якташыбыз шигырьләреннән иҗат дәрте табыпмы, аның иҗатын дәвам иттерергә теләпме, Кошман авылы кешеләре шигърияткә, иҗатка тартылып яши бирә. Шуларның берсе – Нәсимә ханым Абзалова. Ул үзе Сарман кызы. Нәсимә апа үз бәхетен, гомерлек ярын – укытучы Фәрит аганы шушы авылда таба. Аның шигырьләре дә мәхәббәт хисләре, романтик рух белән сугарылган. Тормыш иптәшенә багышланган искитмәле шигыре дә бар Нәсимә Дәүләтхан кызының. Менә ул:
Имәннәр күп Кайбыч урманында,
Матурлыгы алар урманның.
Имән кебек таза егетләрен,
Күргәнем бар минем бу якның.
Имәннәр күп Кайбыч урманында –
Горурлыгы алар урманның.
Чал тарихның алар бер шаһиты,
Юлдашлары безнең узганның.
Имәннәр күп Кайбыч урманында –
Горурлыгы алар урманның.
Имән кебек горур егетләрен
Хөрмәт итә илем бу якның.
Имән кебек горур бер егетен,
Мин яраттым Кайбыч ягының.
Кич булганчы килеп җитә иде
Мәхәббәтен егетем, сагынып.
Тормыш давыллары котырганда
Урман агачлары сыналар.
Кайбыч егетләре бирешмиләр,
Давылларга каршы торалар.
Бөгелмиләр, иелмиләр алар,
Горур алар һәркем алдында.
Мәхәббәтем керсез саклап килдем,
Аңа бирдем барсын, барсын да.
Һәркем туган җиренә, туган ягына булган мәхәббәтен үзенчә аңлата. Безнең авылдашлар туган якка карата яратуны каләм аша җиткерә.
“Тургай булып мин дә кайтыр идем
Туган авылымның кырына...” – дип әйтә олы яшьтәге авылдашыбыз Мансура апа Сәхәбиева. Ул Кошманда туса да, гомеренең соңгы көннәрен шәһәрдә улы гаиләсендә яшәде. Әмма җаны белән ул һәрчак авылда булды. Кошманны сагынуын, яратуын шигырьләре дәлилли.
Газет-журналлардан күп укыдым
Авылын мактап язган җырларын.
Борылып аккан инеш- елгаларын,
Җәйрәп яткан болын-кырларын.
Ә нигә соң, минем авылымның
Мактап җырларлыгы юкмыни?
Агар елгасы да, болын, кырлары да,
Калын урманы да юкмыни?
Бар, дусларым, барсы да бар бездә
Тик юк бугай бездә шигърият.
Мактап җырласаң да,
Сагынып еласаң да,
Шундый хозур бездә табигать.
Кырларыбыз тигез булмаса да
Мул уңышны сөеп бирәләр.
Илебезнең бик күп төбәкләре
Безнең урманнарны беләләр.
Шул мәһабәт урман итәгенә
Тау яңагы булып урнашкан.
Ургып чыккан сигез чишмәсе бар
Кимчелеге юктыр бер яктан.
Безнең урманнардан Петр I нче дә
Имән алган кораб ясарга.
Тырышсам да сүз байлыгым җитмәс
Авылым матурлыгын ачарга.
Бакчабызга моңлы кәккүк килә
Сандугачлар кайта һәр язда.
Кәккүк тавышына кушылып яңгырый
Сандугачлар җыры һәр таңда.

Авылымның тагын бер шигъри җанлы кешесе – Зөһрә Шәйхетдин кызы Фәизова. Ул шигырьләрендә туган якка, туган телгә мәхәббәтен, соклануын чагылдыра. Шулай ук үткән яшьлекне сагыну, көтү, юксыну, газаплану хисләрен дә шигырь аша җиткерә ул.
“Яраттым шул, сөю-мәхәббәтне
Сакламадың, көзем.
Шуңа хыял күгем тонык-
Моңсу карый күзем.
Ялкынлы көз очраштырды безне,
Җанны өтте сөю.
Үзе үк алды миннән үчне
Үкенечле көю” – дип яза ул “Сөю үче” дип аталган шигырендә.
Кошман кызы Хәмидә Лотфулла кызы Гарипова да шигърияткә тартылучы җан. Ул хәзерге вакытта Казанда журналист булып эшли. Авылдан читтә яшәсә дә, Хәмидә Гарипова туган авылына, авылдашлары янында еш кайта. Әсәрләрендә дә ул авылыбызның, авылдашларыбызның тормышын чагылдыра.
“Туган нигез, торган җирем
Түбән Кошман авылында.
Сөенепләр бетә алмыйм
Авылымда калуыма”, - дип яза Сания Мотыйгуллина.
Өлкән буынга алмашка яшьләр килә тора. Гөлназ Сөнгатуллина мәктәп елларында ук иҗат итә башлый.
“Шул тар сукмак,
Шул ук мәктәп юлы,
Ак каеннар – бар да танышлар.
Әйтерсең лә, мәктәп тәрәзәсеннән
Ишетелә шау-гөр тавышлар”, - дип яза ул “Мәктәбемә” шигырендә.

Кулланылган әдәбият:
1.“Туган авылым Кошманым” альбомы.
2. Зөһрә Фәизова, “Авылым һөнәрчеләре” язмасы.
3.“Шигъри җанлы авылдашлар” альбомы.
Категория: Авыл тарихы | Добавил: antixak (22.02.2019)
Просмотров: 599 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
ComForm">
avatar