MENU
Албит » Язмалар » Авыл тарихы

"Бабачы килә!"
Бабачылы язмыштан узмыш юк инде. Бу гореф ата-аналар өчен дә җәваплы гәмәл - бабачы, дип сөйләшкәнне ишетеп, ишек ачылган саен сөннәтле бүрек кигән, кулына чалгы пәкесен тоткан бабачыны көтәсең. Олылар үзара кинаяләп аңлаша, имеш, сиздермәгән була:
- Кошман бабай килер дә атаң бүреген киертер, - дип юмалыйлар, ягьни, андый бүрекне кию мәртәбә инде, сөенергә тиешсең.
- Әйбәт бабай ул - кызыл ыштан үлчәр дә китәр, - дигән булалар. Алача ыштанны бабайлар кия, кирәкми миңа, мин сорамадым!
Мыштым гына килеп керде ул - йомыш белән йөргән мөләем картлар азмыни. Юмалап-елмаеп сөйләшә. Ниятен белмәс тә идем, әлеге дә баягы әткәй бүреген борынга хәтле бастырып куйгач, котым ботыма төште, кемдер шул ботымнан тотып итәгенә утыртты. Йомшак сөйләүче бабай:
- Бисмиллаһирәхманиррәхим, хәзер кызыл ыштан үлчибез...- диде дә үз эшен башкарды.
Бабай түгел бабачы бу! Бүрәнә ярыгыннан черек оны алып ярама сипте. Үзе теләкләр әйтеп нидер такмаклады. Аңа садака бирделәр. Мине урынга салдылар. Кызышып, авырып яттым. Юатып-кызганып биргән конфет-прәннекне дә ашыйсы килмәде. Алдадылар...
Категория: Авыл тарихы | Добавил: antixak (09.09.2021)
Просмотров: 338 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
ComForm">
avatar