MENU
Албит » Язмалар » Авыл тарихы

Авылыбызның һөнәрчеләре
Мәлик кәрзиннәре
Элек колхозлар күчеш чоры кичергән елларда ук (ә бәлки аннан да алдарактыр) волостьлар булган зур авылларда базарлар оештырылган оештырылган һәм алар гөрләтеп сату иткән.Тирә-як авыллардан килгән агайлар тере мал белән сату иткән.Тирә-як авыллардан килгән агайлар тере мал белән сату иткән, сөт, катык, каймак,эремчек сатып гаиләсен бөтәйткән.Һөнәрчеләр дә төрле көнкүреш кирәк-яраклары ясап сату иткәннәр. Алар базарга тел чыбыгыннан үрелгән кәрзин-тырыслар, агачтан, калайдан эшләгән төрле йорт кирәк-яраклары алып килә торган булганнар.
Кәрзин диюгә, күз алдыма уң як күршем Мәлик абый Шиһапов килеп баса. Ул үзе үлгәнче тал чыбыгыннан кая оялары, кәрзин-тырыслар үрде. Үзе генә түгел, бөтен гаиләсе белән эшлиләр иде, иңәнгә тезелешеп утырып тал чыбыгыннан могҗиза ясыйлар иде.Шуның өстенә Мәлик абый бик пөхтә, тырыш кеше иде. Гомере буе ат җигеп эшләде. Әнием әйтә иде: “Бигрәк булган инде бу безнең күрше, Мәлик абыегызны әйтәм, нинди генә эшкә керешсә дә булдырмыйча туктамый. Әле генә эштән кайтканын күреп калды, кай арада бер чана тал чыбыгы кисеп кайтырга да өлгергән”.Андый көнне Мәликабый гаиләсендә бәйрәм инде, җыйнаулашып кәрзин үрәләр.
Авылм кешеләре аның кәрзиннәрен әле дә сагынып искә ала.Кайбер йортларда ул үргән кәрзиннәр әле дә саклана. Үрелгән кәрзиннәре белән авылым кешеләрен генә түгел, тирә-як авыллардагыларны да тәэмин итте Мәлик ага, ә артыгын базарга чыгара иде.
Итекчеләр
Белгәнемчә, Федоровское авылында сарык йоны тетә торган машиналар бар иде. Тирә-юнь авыллардан сарык йонын капчык-капчык асып кешеләр шунда җыйнала иде.
Тимерчеләр
Ата-баба һөнәренә тугры булып Хәсән ага Җиһаншин 20 елдан артык туган колхозында тимерче булып эшләгән.Тимерче булып эшләү дәверендә Хәсән ага бик күп заказлар үтәгән”. Симәки колхозындагы Петухов малаена 30 чиләк ясап бирдем”,-ди Хәсән ага ул чакларын искә төшереп. “Мин яшь чакта, укып йөргән елларда ук әти ярдәмендә ипи табаклары, чиләкләр, көрәкләр, чүмечләр ясап федоровское авылы базарына алып барып сата идем. Сату-алудан килгән табыш гаиләне тукландыру һәм уку әсбаплары алу өчен китә иде. Тормыш шулай кушкандыр инде, тора-бара үзем дә әти кебек тимерче булып киттем.Әле дә авылдашларга хәлдән килгәнчә булышам, сораучыларга ипи табаклары ясап бирәм. Тик менә замансы авырлашты шул, чимал табып булмый,калай юк”,-ди Хәсән ага.
Авылым сөннәтчеләре
Элекке елларда авылларда кул көче белән һөнәрчелек итеп яшәүчеләр күп булган.Мәсәлән, Кошман авылы бабачылары сентябрь аеның беренче атнасында, ягьни авылда беренчеләрдән булып бәрәңгесен казып, кышлыкка салганнан соң,йорт-җирләрен барлап, ерактагы татар авылларына ир- балаларны сөннәткә утыртырга чыгып китә торган булганнар.Авылдан авылга йөреп, халык белән аралашып,диннең аклык-сафлык,пөхтәлек һәм сәламәтлек чыганагы булуын исбатлаганнар.
Кошман сөннәтчеләре һәр авылда көтелгән кунак буларак каршы алынган.Мөселман кешесе хәленнән килгәнчә,сый-хөрмәт күрсәткән: маен, каймаклы катыгын куйган, күпереп пешкән икмәген тураган. Үз кулы белән суккан кызыл башлы сөлгесен бүләк иткән.
Ул елларда диннең үсешенә күп тоткарлыклар булган. Авыл җитәкчеләре, коммунистлар партиясе теш-тырнаклары белән дингә каршы торганнар. Шуңа да карамастан,партиясе теш-тырнаклары белән дингә каршы торганнар.Шуңа да карамастан,партия әгьзалары , авыл кешеләре кача-поса булса да улларын сөннәткә утырттырганнар. Яшерен эшләре беленгән очракта партия билетыннан колак какканнар, яисә кулга алынып хөкем ителгәннәр.Шулай да бабачыларны сатмаганнар, исемнәрен әймәгәннәр.Халкым күңелендә, йөрәгенең иң түрендә диннең кыйбласы сакланып калган,Кошман бабачылары даны еракларга таралган.
Аталы-уллы Хәлиулла һәм Галимулла Сафиуллинарны,Ярхәм ага Сираҗиевны,Шәйхулла Фәйзуллинны һәм нәселләре белән бабачы булган абыйлы-энеле Зариф һәм Габделшәкүр Фәизовларны халык сагынып искә ала, без дә сагынабыз кадерле кешебезне.
Хәзер инде бу эшләрне сырхаухәнәләрдә тәҗрибәле хирурглар башкара.
Менә шундый һөнәр осталары яшәгән минем туган авылымда. Инде заманалар үзгәрде,яңа буын үсеп җитте. Кирпеч тә сукмыйлар, кәрзин дә үрмиләр, бабачылар. Тирә-якка гына түгел, бик еракларга даны киткән Кошман бабачылары нәселе дәвамлы булмадымы.
Үзләреннән соң да югалмас исемнәр калдырган авылым һөнәрчеләре хакында күп уйланам аларның хезмәт белән бизәлгән тормыш юлы күпләр өчен сокланырлык өлге булуын күзаллыйм.
Категория: Авыл тарихы | Добавил: antixak (05.11.2011)
Просмотров: 1293 | Теги: Авылыбыз һөнәрчеләре | Рейтинг: 1.5/2
Всего комментариев: 0
ComForm">
avatar