MENU
Албит » Язмалар » Авылыбыз шәхесләре

Җылы сүзе дә дәвалый
Кошман – райондагы иң зур авылларның берсе. Анда яшәүче 770 кешенең 210ы инвалид. Бөек Ватан сугышы ветераннары да бар. Авылның фельдшер - акушерлык пункты мөдире Рүзилә Шәрәфиевага көн саен диярлек егермегә якын авыру кабул итәргә туры килә. Авыруларны теркәү журналыннан күренгәнчә, дүшәмбе һәм җомга көннәрендә алар ешрак мөрәҗәгать итәләр икән.
Буа медицина училищесын тәмамлаган Рүзилә ханымның биредә эшли башлавына 10 елдан артык вакыт узган. Кошманда да кан басымы, йөрәк авыруларыннан интегүчеләр шактый күп. Кыш айларында салкын тидереп авыручыларга да фельдшер-акушерлык пунктында ярдәм күрсәтелә. Тәҗрибәле фельдшер врачны алыштыра, дип юкка гына әйтмиләрдер.Рүзилә ханым да биредә эшләү дәверендә тәҗрибәле белгечкә әйләнгән.
Кошмандагы фельдшер-акушерлык пункты газ белән җылытыла. Биредә җылы, якты, бүлмәләрдә чисталык –пөхтәлек хөкем сөрә. Ә иң мөһиме- шәфкать ияләренең авыруларга булган уңай мөгамәләсе. Дарулар белән генә түгел, җылы сүзләре белән дә дәвалый алар. Рүзилә ханым да,Рамилә дә шәфкатьле булулары белән кошманлылар ихтирамын тоеп эшли.
Категория: Авылыбыз шәхесләре | Добавил: antixak (05.11.2011)
Просмотров: 936 | Теги: Авылыбыз фельдшеры | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
ComForm">
avatar