MENU
Албит » Язмалар » Авылыбыз шәхесләре

Тормыш мизгелләре

Сөйләр сүзем гап-гади колхозчы булып эшләгән, авылда туып, шунда гомер кичергән әнием турында. Әнием Шәмсекамал Кайбыч районының Кошман авылында, биш абыйсының яраткан сеңлесе булып, 1924 елда дөньяга килә. Колхозлашу еллары... Әнием сөйли: «Әти колхозга кермәскә тырыша иде. Бер төнне шулай абыем Зиятлин кайтты (ул районда милиционер булып эшли иде). Әгәр дә иртә белән колхозга керергә гариза язмасагыз, сезне авылдан куалар, ди. Таң атуга, әти колхозга керергә китте». Урта хәлле крестьян өчен бу адым бик дулкынландыргыч булган.
Бабай белән әби балаларны еракка җибәрмәгән, шуңа күрә бер өйдә 5 гаилә яшәгән. Аларның балалары да булган бит. «Дус яшәдек», - дип искә ала иде әни. Каенана-килен проблемалары ул вакытта да читләтеп үтмәгәндер, ләкин гаиләләр нык булган тормышның авырлыгын бергә-бергө күтәргәннәр.
Бөек Ватан сугышы башланганда, 17 яшьлек кызны Апаска хисапчылар курсына җибәрәләр. Тормышта беренче тетрәнүне ул шулвакыт ала. Төнге 11дә, март аенда, әтисенең үлгәнлеген ишетеп, чабатадан карлы су ерып, урманнар аша берүзе елый-елый авылга кайта. Шайтанка чокырына җиткәч, бүреләр белән очрашуы да шул төндә була. Җан әрнүен сизгәндәй, бүреләр тимиләр. Тик берсе авылга кадәр артыннан калмыйча озатып кайта. Күрәсең, бүреләр дә аның кайгысын аңлаганнар, якын килергә базмаганнар. Бу вакыйга турында әниемнең, еллар үткән саен искә алып, үзе генә түгел, безне дә елатып сөйләгәнен хәтерлим.
Курсларны тәмамлап кайткач, аны кырчылыкка бригадир итеп куялар. Ирләр - сугышта, хатын-кызлар - көн-төн кырда. Әнинең дә 5 абыйсы сугышка китә. 1944 ел. Колхозның 5 гектар бәрәңге җире кар астыңда кала. Ул елларда закон коры. Синең фикереңне тыңлаучы юк. Төрмә көтә. Менә шулвакыт уполномоченный булып эшләүче Зияфтин, башың төрмадә чери бит, дип куркытып, аны кияүгә ала. Егете армиядә кала. Әти белән аерма 28 яшь була. Соңыннан әнине юкка куркытканнары беленә, ул вакытта инде соң була. Әби аерылышуга каршы килә: «Яшь балаң белән окоп казырга җибәрер, балаң турында уйла», - ди. Бу - әни өчен икенче тетрәнү.
Ә иң авыры сугыш беткәч була: 4 абыйсы - Фәттах, Борһан, Зиятдин, Әкрам - яу кырыннан өйләнеп кайтмый. Бары тик Әб- зәлтин генә, яраланып, исән-сау кайта. Хатыннары - тол, балалары ятим кала. Әни гомер буе хәлләрен белешеп, апалар белән дус яшәде. Әниебез киң күңелле кеше иде. Күршебез Мөгьсумә апа - ялгыз карчык, ире сугышта үлгән, 30 ел каенанасын тәрбияләгән, үзе генә яши алмагач, картлар йортына җибәрергә карар иткәннәр. Әби, китәсе килмичә, әни янына кереп егылган: «Җибәрмәсәнә чит-ят җиргә, синдә яшим әле», - дип зар елаган. Әнием аны 5 ел карап, соңгы юлга озатты, каберенә чардуган куйдырды.
Безнең әни танылган аш-су остасы иде. Кемгә нинди аш-су үткәрергә кирәк, барысына да булышты. Аның пешергән бәлешләре, юкалары ашал туйгысыз була торган иде.
Бервакыт безнең урамда яшәүче хатыннар чигү эшенә тотындылар. Кул эшенә осталык әнинең яраткан шөгыле иде, шул паласлар, үзе бәйләгән шәлләр белән бәйгеләрдә дә катнашты.
Ул озак еллар буе судта халык утырышчысы булды, анда да кешеләргә булышуын дәвам иттерде. Авыл советына депутат булып сайланды, ата-аналар комитетында да аның белән киңәшләшәләр иде. «Хезмәт ветераны» исемен бирделәр, куп медальләр белән бүләкләделәр.
Әни әти белән дүрт бала - ике кыз, ике малай үстерделәр, һәрберсенең - үз тормышы, үз гаиләсе. Балачактагы бер күренеш гомер буена күңелемдә уелып калган. Коеп, яшенле яңгыр явып үтте. Әни, Һарун абый, Ләлә апа манма су булып чыланып кайтып керделәр. Ул көннәрдә һәр гаилә, бүлеп алып, борчак җирен чаба иде. Бер кешегә — 3 гектар. Өчесенә 9 гектар туры килә. Бер гектар өчен 30 сум түләгәннәр. Әле ул борчак чорналып беткән, чабарга бик авыр булган. Комбайн суктыра алсын өчен, өч юлны берләштерергә кирәк. Җитмәсә, җил чыгып, очыртып китә. 90 сум акчага ул елны студент апага пальто алдылар, ә үзе теләгәне 130 сум булган, ләкин акча җитмәгән. Олы абыем Рунис – Самарада, Һарун Казанда яши. Лалә белән без авылда калдык. Ләлә гомер буе Кайбычта Пенсия фондын җитәкләде, ә мин Югары Ослан районында мәктәптә рус теле укытучысы булып эшләдем.
Аллаһы Тәгалә әнигә гомерне үлгән абыйлары өчен дә биргәндер, 90 яшенә кадәр бәрәңге утыртты, яшелчә үстерде.
Дөрес, аннары, инсульт кичереп, биш ел урында ятты. Соңгы көннәренә кадәр аны кызы Ләлә тәрбияләде. Кызганыч, тыл ветераны өчен иң зур бәйрәм - Җиңүнең 75 еллыгын күрә алмады. Аны 2019 елның 5 сентябрендә 95 яшендә соңгы юлга хөр-мәтләп озаттык. Әни белән бер гасыр вакыт үтеп китте кебек.

"Ватаным Татарстан" газетасы, 10 апрель 2020 ел
Категория: Авылыбыз шәхесләре | Добавил: antixak (13.04.2020)
Просмотров: 28 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
avatar