MENU
Албит » Язмалар » Авылыбыз шәхесләре

Син янымда булган чакта гына...

Чәчкәләрнең нигә кирәге бар,
Өзеп бирер кешең булмаса?!
Нәрсә соң ул күктә янган кояш,
Үз кояшың балкып тормаса...
...Нәсимә ханым өй каршысын тутырып үскән чәчкәләргә су сибеп йөри. Үзе ничектер моңсу, хәтта аз гына ямансу да булып күренә. Назлы таҗларга су тамчылары эленеп кала, ә күңелдәге олы мәхәббәт күршесенә әче бер сагыну хисе кереп оялаган. Күрше авылга йөреп балалар укыткан, төрле тормыш мәшәкатьләре белән ялларда гына иркенләп күрешү насыйп булган ире Фәритен сагынуы ла ул! Чәчкәләр - сердәшләр, алар янында онытылып торырга да була. Халык теленнән төшми җырланган «Чәчкәләрнең нигә кирәге бар?» җырының тексты буласы ихлас шигырь юллары менә шулай 1961 елның матур бер җәендә гади авыл хатыны күңелендә өй каршындагы чәчәкләргә су сипкәндә бөреленә. Мәхәббәт тулы яшь йөрәк аша саркып чыга ул, сөйгән ярының кадере арткан мизгелдә туа. Киләчәктә, инде популяр җыр булып ирешкәч, Нәсимә апа үзе дә: «Иремне бик сагынган булганмын, күрәсең. Ярату хисләре белән әйткән сүзләрем үзеннән-үзе шигырь булып чыкты», ― дип искә алып сөйлиячәк әле.
Нәсимә апа үзе ― Сарман кызы. КДУның татар филологиясе факультетын тәмамлап, КПССның Татарстан өлкә комитеты юлламасы белән Кайбыч районы редакциясенә эшкә җибәрелә. Тырыш кыз авылдан авылга йөреп хәбәр җыя, редакциянең җаваплы хезмәткәренә әйләнә. Монда булачак тормыш иптәше, гомерлек яры Фәрит абый Абзалов белән таныша. Сарман якларында туып-үскән кыз Кайбыч районы Кошман авылы килене булып куя. Соңрак Нәсимә апа да мәктәпкә эшкә күчә, татар теле һәм әдәбияты укыта башлый, иҗат итүдән дә туктамый.
«Чәчкәләрнең нигә кирәге бар?» җырына көй язган композитор Илһам абый Хисмәтуллин белән сөйләшәбез:
- Бу шигырь минем кулыма 1985 елда килеп керде. Кошман авылыннан Әкрам Борһанов исемле кеше минем яныма кереп, үзенең шигырьләрен күрсәтте. Алар арасында арасында «Н. Абзалова. Кайбыч районы газетасында 1961 елда басылып чыккан шигырь» дип язылган кәгазь дә бар иде. Миңа ул шигырь бик ошады. Ул көнне минем ике җырым туды. Берсе - «Чәчкәләрнең нигә кирәге бар?» дигән җыр. Ул вакытта Түбән Кама шәһәрендә кичке уеннар гөрләп бара иде. Мин ул җырны беренче тапкыр кичке уенда җырладым. Шуннан соң бер атна эчендә бу җыр бөтен республикага һәм Башкортстапга таралды. Бәйрәмнәрдә, мәҗлесләрдә җырлана башланды. Җырның төпле фикере бар икән, аны халык яратып кабул итә. Ә бу җырда бер-берсен яраткан кешеләрнең, табышып, бәхетле булуына гимн җырлана. Шуңа күрә бүген дә яратып җырлыйлар аны.
Язылу тарихы бик матур булса да, җырның язмышы шактый бормалы булып чыга. Газета битләрендә ят авторлар исеме белән басыла ул, җыр китапларында Нурия Измайлова сүзләре дип тә күрсәтелә. Күпмедер вакыттан соң, шагыйрә Нурия Измайлова әлеге шигырь хакында: «Минем каләмем түгел ул», - дип төзәтмә кертә. Әмма Нәсимә апаның мондый гаделсезлеккә шактый күңеле рәнҗегән, яраланган була инде. «Шигырьне генә түгел, йөрәк түреннән чыккан кадерле сүзләрне, хисләремне урлаганнар кебек хис иттем. Хәзер алай исем китми инде», - дип истәлекләр белән уртаклаша ул бер сөйләшүдә.

Гаделлек урнашу тарихы да кызыклы. Бу турыда безгә шагыйргә Шәмсия Җиһангирова сөйләде:
- Бер елны без, бер төркем язучылар, Кайбыч районы Кошман авылына язучы Зариф Бәширинең каберенә кайткан идек. Шунда мин Нәсимә һәм Фәрит Абзаловлар белән очраштым. Минем радиода эшләгәнемне елеп килгән булганнардыр инде. Фәрит абый, радиодан яңгырый торган «Чәчкәләрнең нигә кирәге бар?» җырының сүзләрен үзенең хатыны Нәсимә апа язганын аңлатты. Фәрит абый ул җырны гармунда уйнап күрсәтте, без кушылып җырладык. Башка кешене җыр текстының авторы дип йөртүләре бик борчыган иде аларны. Казанга кайткач, мин булдыра алганча бу ялгышны төзәтергә тырыштым. Нәсимә апа Абзалова исемен автор буларак җыр китапларына керттем, картотекаларда, протоколларда төзәттем, кайбер җырчыларга шалтыраттым, Язучылар берлегенең авторлар белән эшләүче бүлегенә хәбәр иттем. Шулай итеп, бу җыр якадан үзенең авторлары исеме белән аталып йөртелә башлады. Җырларның авторларын бутау күренеше әле һаман да дәвам итә. Бик кызганыч күренеш бу. Башкаручыларның игътибарлырак булуы кирәк.
«Тормыш юлын бергә башлаганбыз. Ахыргача бергә булыйк без...»
Бу шигырь юллары гади генә текст түгел, анын белән Нәсимә апа киләчәк тормышын күзаллап куя сыман. Аллага шөкер, бар да җырдагыча килеп чыга аларның. Фәрит абый күп еллар мәктәптә математика укыта. Нәсимә апа гомер буе бакча тутырып хуш исле чәчәкләр үстерә, алар белән аралашудан ямь таба. Иҗат белән шөгыльләнә, шигырьләр яза. Бүгенге көндә дә бергәләп балалары тәрбиясендә яшиләр, оныклар үстерәләр. Әле күптән түгел генә балалары, аның барлык шигырьләрен җыеп, китап итеп бастырып чыгарган - әниләренә зур бүләк ясаган.
Нәсимә апага һәр бәйрәм саен оныклары, балалары чәчәкләр бүләк итәләр. Гомер буе чәчкәләргә гашыйк җан шул ул...
Фото: Фәрит абый белән Нәсимә апаның яшь вакыты. Сабантуйда.
Чәчкәләрнең нигә кирәге бар?
Чәчкәләрнең нигә кирәге бар,
Өзеп бирер кешең булмаса?!
Нәрсә соң ул күкшә янган кояш,
Үз кояшың балкып тормаса.
Син яньшда булган чакта гына
Матур җырлар туа күңелемдә.
Эчкерсез саф мәхәббәтем минем
Юлдаш булсаң иде гомергә.
Тормыш юлын бергә башлаганбыз,
Ахыргача бергә булыйк без.
Авырлыклар килсә, бергә уртаклашыйк,
Шатлыкларны бергә бүлик без.
Бик бәхетле, иркәм, булыйк без,
Тормыш юлын бергә үтик без.

Сөембикә журналы, февраль 2020 ел, 50-51 битләр
Категория: Авылыбыз шәхесләре | Добавил: antixak (01.03.2020)
Просмотров: 530 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
ComForm">
avatar