MENU
Албит » Язмалар » Авылыбыз шәхесләре

Саттаров Рафил Кәбир улы (1947-1983)

Саттаров Рафил Кәбир улы 1947 нче елның 2нче февралендә Кайбыч районы Олы Кошман авылында дөньяга килә. 1953 нче елның 1нче сентяберендә Кошман җидееллык мәктәбенә 1нче сыйныфына укырга керә. 1964нче елның 25 июнендә Кайбыч урта мәктәбен алтын медаль белән тәмамлый һәм Саратов шәһәренә очучылар хәзерләү училищесына укырга керергә дип, документларын тапшыра, әмма сәламәтлеге аркасында укырга алынмый. 1964 елның 1 сентябреннән Кайбыч мәктәбендә математика укытучысы булып эшли башлый. 1965 елда укуга булган омтылышы аны Казан авиация институтына алып килә. Тырышлыгы,белемгә омтылышы өчен Ленин стипендиясенә лаек булуы да студент егетнең максатчанлыгы турында сөйли. Псков өлкәсендә хәрби өйрәнү үтә. 1971 нче елның 11нче февралендә институтны кызыл диплом белән тәмамлап, радиоинженер белгече буенча диплом ала һәм шул ук елны аспирантурага укырга керә. 1972 нче елда Халиева Гөлнур Гарифҗан кызы белән тормыш кора. Аспирантурада укыганда,бала чактагы хыялларына тугры калып, ракеталар космоска чыккан вакытта ракета өслегенең температурасы ничек үзгәрүе турында фәнни эш алып барган, шуның буенча кандидатлык диссертациясен яклый. 1974елның 20 декабрендә Казан авиация институтының карары нигезендә Саттаров Рафил Кәбир улына техник фәннәр кандидаты дипломы бирелә. Очучы булу теләге тормышка ашмаса да, күңелендә булган хыялларын тормышка ашырган ул. Гади авыл егетенең фәндә шулкадәр уңышларга ирешүе, милләтенә файдалы эш башкарырга омтылуы сокландыра. Фәнни эксперементлар үткәргәндә саклану костюмы гади булу сәбәпле,тикшеренүләрдә катнашучыларның барысы да радиация алган. Фән корбансыз гына булмый анысы. Әмма җитди фәнни эштә саксызлыкның аянычлы нәтиҗәсе дә озак көттермәгән шул... 1983 нче елның февралендә Рафил Саттаров вафат була.

Категория: Авылыбыз шәхесләре | Добавил: antixak (06.02.2019)
Просмотров: 426 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
ComForm">
avatar