MENU
Албит » Язмалар » Авылыбыз шәхесләре

Рифкать Сафа улы Сафин

Кошман авылында гомер иткән кадерле кешебез – тормыш иптәшем, әтиебез Рифкать Сафа улы Сафинны аяусыз үлем арабыздан алып китте.

Әтиебез тормышны, кешеләрне яратты, туган җиренең, суының кадерен белеп, сөеп яши белде. Беркайчан да “эх” дип зарланмады, авырудан уфтанмады. Безгә – балаларына, онык ларына акыллы киңәшләре, нурлы ак йөзе белән яшәү дәрте бирә иде. Җылы канаты астында сөеп, иркәләп үстерде.
Әлеге рәхмәт хаты аша хәсрәтле көннәребездә безгә ярдәм кулы сузган, соңгы юлга озатуда булышкан күршеләребезгә, авылдашларыбызга, туганнарыбызга, сыйныфташларыбызга, дусларыбызга, хезмәттәшләребезгә – Кайбыч урман хуҗалыгы, газ участогы, “Кайбыч таңнары” газетасы редакциясе, торак-коммуналь хужалыгы, үзәкләштерелгән бухгалтерия коллективларына, шулай ук әтиебезне хөрмәт итеп килгән барлык кешеләргә, дин әһелләренә, пакьләндереп җир куенына иңдергән кардәшләргә чиксез рәхмәтебезне җиткерәбез. Район үзәк сырхауханәсенең баш табибы Гөлнара Сафиуллина җитәкчелегендәге коллективка, ашыгыч ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәрләренә зур рәхмәтебезне белдерәбез. Соңгы сулышларын алганда да янәшәсендә булган ак халатлы шәфкать ияләре сез! Барыгызга да сәламәтлек, озын гомер, җан тынычлыгы телибез. Авыр көннәребездә безгә булышучыларның игелекләре гамәл китабына савап булып язылсын. Аллаһ сезне рәхмәтеннән ташламасын.
Ак әтиебез, ак бабаебыз безнең! Без сине йөрәгебездән, хәтеребездән югалт мабыз, урының оҗмах түрләрендә булсын. Әле ярый син безнең әти булган дип горурланырлыгыбыз бар.
Категория: Авылыбыз шәхесләре | Добавил: antixak (26.12.2020)
Просмотров: 395 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
ComForm">
avatar