MENU
Албит » Язмалар » Авылыбыз шәхесләре

Мозаффаровлар династиясе
Укытучы һөнәре — иң җитди, иң катлаулы, зур җаваплылык таләп итә торган, әмма иң кызыклы һөнәрләрнең берсе, дип инанганнар Мозаффаровлар.
Мозаффаров Фәрит Габдулла улы Кайбыч районы Кошман авылында 1928 елда туа.
7 сыйныфны тәмамлагач, 1943 елдан башлап колхозда механизатор эшли. 20 ел колхозда хезмәт куйгач, «һөнәре бар үргә йөзәр» дигән халык мәкален истә тотып, хезмәт тәрбиясен укучыларга да сеңдерергә 1963 елдан Буа районы Кошман сигезьеллык мәктәбендә хезмәт укытучысы булып эшли башлый. Фәрит Габдуллович 1988 елга кадәр Кошман мәктәбендә хезмәт, сызым, рәсем дәресләрен укыта. Фәрит аганың педагогик эшчәнлеге — 25 ел.
Фәрит аганың тормыш иптәше дә мөгаллимә. Шакирова (Мозаффарова) Динә Гали кызы 1932 елда Норлат районы Акъегет авылында туа. Урта мәктәпне тәмамлагач, Динә 1950 елда Казан дәүләт укытучылар институтының табигый-география факультетына укырга керә. 1952 елдан шук районның Борындык мәктәбендә биология, география фәннәрен укыта. 1953—1956 елларда Казан дәүләт педагогия институтының география факультетында читтән торып белем ала. Динә Галиевна 1953 елдан 1990 елга кадәр Кошман сигезьеллык мәктәбендә география, биология, фәннәрен укыта. Динә ханымның педагогик эшчәнлеге — 38 ел. Аларның кызы Мозаффарова (Саттарова) Гүзәл Фәритовна 1957 елда тан авылында туа. Хезмәт юлын балалар бакчасы тәрбиячесе буларак башлый.
Мәктәптә озайтылган көн группасы тәрбиячесе дә була.
Соңыннан башлангыч сыйныф укытучысы булып хезмәт куя башлый. Әти-әнисе — авылдагы иң абруйлы кешеләр, кызлары да укытучы булып тугандыр, мөгаен, диләр аның хакында авылдашлары. Гүзәл х хезмәт стажы — 32 ел.
Хәзерге көндә аларның хезмәтен оныклары Ләйсән Марат кызы Мозаффарова дәвам итә. Ул Казан педагогия көллиятенең башлангыч сыйныфлар бүлегендә III курста укый.
Мозаффаровларның укытучылык династиясенә 95 ел. Укытучы булуның бөек сере бардыр аларда!

"Призвание, ставшее судьбой. Педагогические династии Республики Татарстан", издательство "Магариф", 2010 год, стр. 213-214
Категория: Авылыбыз шәхесләре | Добавил: antixak (04.02.2019)
Просмотров: 421 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
ComForm">
avatar