MENU
Албит » Язмалар » Авылыбыз шәхесләре

Кошманның гармунчы кызы: “Эштә дә кулыма гармун алам”

Үз-үземне белә башлаганнан бирле машина йөртүче һәм гармунчы хатын-кызларга сокланып туя алмыйм. Чөнки боларның берсе дә минем хәлемнән килә торган әйберләр түгел. Хәзер ике хатын-кызның берсе машина йөртә инде ул, диярсез. Килешәм! Ә менә кулларына гармун алып, күңелләрне моңда йөздерүче гүзәл затлар бик сирәк, шулай бит? Безнең Кошман авылында яшәүче Айгөл Кадыйрова да әнә шундый оста гармунчыларның берсе. Мәктәптә балаларга белем һәм тәрбия бирүче Айгөл апаның ничек итеп гармун телләренә ачкыч табуы, халкыбызның милли уен коралын гомерлек юлдашы итүе турында сезгә дә сөйлим әле.

Сәхнәдә гөрләп концерт бара.Тамашачыларның бар игьтибары җырчыга юнәлгән. Аннан берничә адым артта басып торучы гармунчының җырны күңелләргә илтеп җиткерүдәге роле турында күбебез уйлап бетерми шул. Ә бит көй-моң, гармун җырның йөрәге ул. Күптән түгел булып узган авыл җыенында укытучылар башкарунда “Кошманым” җырын тыңлагач, әнә шундый фикергә килдем. Резедә Сайранова белән Мәдинә Хәмидуллинаның гаҗәеп матур чыгышын Айгөл Кадыйрова гармунда уйнап тагын да аһәңлерәк итте, үзе дә аларга кушылып җырлады. Мәктәп, авыл, район күләмендәге менә шундый чараларда Айгөл апаны һәрвакыт диярлек очратабыз. Йөзендә – елмаю, нәфис иңнәрендә – гармун, йөгерек бармакларына күз иярми.

“Урамга чыгып уйный идем”

Моңлы сандугачыбыз Галия Кайбицкаяның тамырлары барып тоташкан Кече Кайбыч авылыннан ул.
– Әни ягыннан гармунчылар бездә. Аның әтисе, ягьни минем бабам да, әнинең абыйлары да гармунда уйный, – үзе белән таныштыруны Айгөл Кадыйрова шулай башлады. – Әни белән төп нигезгә баргач, абыйларның уйнавына шундый кызыга идем. Ул чагында10-11 яшьләр чамасында идем. Әти белән әнине миңа да гармун алыйк әле дип аптырата идем.
Сәлимулла абый белән Сылуҗиһан апа шулкадәр өзгәләнеп сораган кызларына каршы килә алмыйлар. Айгөлләренең уйнап кына түгел, чын-чынлап кызыксынуын аңлап алганнар булса кирәк. Гармунның бәясе хәзер дә арзан түгел. Ул чагында дүрт бала тәрбияләп үстерүче гади авыл гаиләсенә бәлки җиңел дә булмагандыр, ләкин кызларының иң зур хыялын тормышка ашыралар. Бишенче класста укыганда Айгөлгә Казаннан өр-яңа гармун алып кайталар! Ничек шатланганын үзе генә белә ул, моның өчен әти-әнисенә әле дә рәхмәтле. Алар хәзер дә кызларының һәр уңышына чын күңелдән шатланып, аның белән горурланып, гармун уйнарга кая гына барса да, изге теләкләрен укып яшиләр.
Ярар, гармун булды, уйнарга өйрәнәсе бар бит әле. Айгөл үскәндә районда хәзерге кебек сәнгать мәктәбе булмый шул. Үзлегеннән өйрәнергә туры килә.
– Моның өчен сәләт кенә түгел, зур тырышлык, вакыт та сорала, – диде гармунчы. – Мин бик озак утырдым, җырны эчемнән кат-кат көйли-көйли өйрәндем. Һаман гармун шыңгырдатып өйдәгеләрнең тынычлыгын алмыйм дип, урамга чыгып китә идем. Җиңел булмады, ләкин барыбер теләгемә ирештем.

Эштә дә кулында гармун

Мәктәптә укыта башлагач, Айгөл апага югары педагогик белемне татар теле, тарих фәннәре буенча алырга тәкьдим итәләр. Ләкин ул музыка факультетына гына барачагын әйтә. Моның өчен музыка мәктәбен тәмамларга кирәклеген искәртеп торсалар да, барыбер өметләнә һәм көтә. КФУның музыка факультына барып, имтиханнар тапшырып, укырга керә. Гармун буенча Татарстанның һәм Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, профессор Рәгъде Халитовта белем ала ул. Татар музыка фольклор¬ын, борынгы музыка коралларын биш бармагыдай белгән галим, шәкертенең талантын һәм тырышлыгын күреп алып, аны концертларда катнаштыра. Остазы белән икәүләп гармунда тезмәләр уйнау Айгөл Кадыйрова өчен зур дәрәҗә була.
Егерме өч ел мәктәптә ул. Шуның 22 елын музыкадан укыта, “Тиенкәй” балалар бакчасы сабыйларын да җыр сәнгате серләренә төшендерә. Тугызынчыларның – дүрт кыз һәм өч егетнең класс җитәкчесе. Кызларга технология дәресеннән дә ул керә. Эшен, балаларны, гармунын ярата. Шуңа барысына да өлгерәдер ул.
– Хәзерге гармуным – өченчесе. Мәктәпкә әти-әнием алып биргән зәңгәр төслесе белән килгән идем. Шактый хезмәт итте ул. Берсендә шулай район башлыгы булып эшләгән чагында Җәүдәт Гаффаров мәктәпкә килде. Дәресләрне үземнеке белән алып баруымны белгәч, өр-яңа гармун бүләк итте. Анысы искергәч, хәзерге район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинга бардым. “Мәктәпкә гармун алып бирмәссез микән? дип сорадым. Ул берсүзсез ризалашты һәм ике ай эчендә гармунлы булдык, кая гына барсам да, яңа гармунда уйнавы үзе ни тора! – диде Айгөл апа. – Аллахы Тәгалә шулай юллагандыр инде, гармунымнан аермады, эшемне дә шуның белән бәйләде. Бала чагымда киләчәгем шундый булыр диеп уйламаган идем. Язмышым гармун белән бәйле булганга, мин бик бәхетлемен.

Сихри көче бар сыман

Гармунның әнә шундый бер тарту көче бардыр, мөгаен. Айгөл Кадыйрова үзе дә шундый фикердә:
– Ял көннәрендә, җәйге каникул вакытларында гармуным шундый сагындыра. Ике-өч көн уйнамый торсам, күңелем урыныннан кузгалган кебек була. Дәресләр булганда һәр көнне уйныйм. Илһам килгәндә дәрес¬тән тыш вакытта да озак итеп уйнап алам, – диде ул. – Радио тыңлаганда кайчагында берәр матур җыр шулкадәр күңелгә керә инде, тизрәк мәктәпкә менеп, гармунны кулыма алып, шул көне уйныйсым килә. Күңелдән китми, уйнап алгач рәхәт була. “Кошманым” җырының сүзләрен дә, көен дә авылдашыбыз Сания апа Мотыйгуллина иҗат иткән. Аны ике тапкыр гына тыңладым да, үзлегемнән гармунда шул көйне җыеп, хезмәттәшләрем белән сәхнәдә җырладык.
Үзебездә генә түгел, менә инде өч ел рәттән Мордовия Сабан туенда да гармун көйләрен яңгырата Айгөл апабыз. Анда матур итеп милли киемнәрдән киенеп, бәйрәм башлангач, гел уйнап торалар. Юри генә интернеттан караган идем, бер гармунның авырлыгы якынча 5-6 килограмм дип язганнар. Ай-һай, сәгатьләр буе уйнау бик ардырадыр дигән соравыма гармунчы болай дип җавап бирде:
– Бер дә ардырмый, киресенчә, күңелгә рәхәт. Бераз ял ит, дигәннәрен дә ишетмим, уйнавымны дәвам итәм. Хатын-кыз гармунчы булгангамы, яныма килеп, истәлеккә фотога да төшеп китәләр.

Тырышлыкның җимеше татлы

Яраткан эш ярты бәхет булса, ул эшең уңышлары белән сөендерсә, икеләтә бәхет. Айгөл Кадыйрова да тырышып хезмәт итүнең татлы җимешләрен шактый татыган. Республиканың иң оста гармунчыларын үзенә җыючы “Уйнагыз, гармуннар!” фестиваль-конкурсында берничә ел призлы урыннарны яулап, Мактау кәгазьләре белән бүләкләнгән. Казан шәһәрендә үткәрелгән “Үз эшенең остасы” бәйгесендә өченче дәрәҗә лауреат исемен алып кайткан. Укучылары да әледән-әле җиңүләре белән сөендерә аны.
– Конкурсларда катнашырга яратам. Кайберләренең үткәрелгәнен белмичә калган чаклар да була, – ди ул. – Район күләмендә үткәрелгән чараларда да теләп катнашам, алдан репетицияләргә йөрим. Гармун уйнарга дисәләр, бөтен җиргә барам.
Ләкин гармунчы ханым өчен иң кадерлесе җиңүләр дә, мактау кәгазьләре дә түгел, авылдашларының, хезмәттәшләренең, укучыларының ихтирамы. Алар арасында абруй казанган кеше ул.

– Айгөл – үз эшенең чын остасы. Районда гына түгел, республикада бармак белән санарлык хатын-кыз гармунчыларның берсе. Гүзәл затлар гына түгел, хәтта ир-атлар да гармун тотып карамаган чорда ул көйләрне матур итеп сайлап, аларны үзе уйный, үзе җырлый. Иң мөһиме, балаларны үзенең һөнәренә өйрәтә. Җыр-моңга гына түгел, кул эшләренәдә оста ул. Кызларыбыз аннан матур итеп чигәргә, тегәргә, бәйләргә өйрәнә, – диде хезмәттәше Резедә Сайранова.

– Балалар бакчасына йөрүче нәниләр аны аеруча сагынып көтеп ала. Урамда күрсәләр дә, Айгөл апаларын таныйлар, ул өйрәткән җырларны беләләр. Әти-әниләренә гармун алдыртып, үзләренең дә гармунчы буласы килә. Хезмәттәшебез чын мәгьнәсендә иҗат кешесе. Шундый уңган-булган гармунчының безнең мәктәптә эшләве белән мин үзем бик горурланам. Күп мәктәпләрнең һәм оешмаларның хыялы, зур байлык ул. Бүгенге көндә дәү әни булса да, әле һаман да яшь, чибәр. Кешеләргә матурлык өләшкәнгә күрә, йөзеннән елмаю китми, һәр кешегә шулай ачык, ягымлы ул.
Әйе, әйе, дөрес укыдыгыз, фотодагы үзе яшеннән күпкә яшь күренүче ханым ир хатыны, килен, әни, укытучы апа гына түгел, дәү әни дә. Тормыш иптәше Илдар абый белән үзләре кебек акыллы кыз үстереп, олы тормыш юлына бастырдылар. Алинә белән кияүләре Руслан аларны онык белән сөендерде. Кем белә, бәлки оныклары да киләчәктә дәү әниләре кебек оста гармунчы булыр әле. Ни дисәң дә, гармунга булган мәхәббәт нәселдән, каннан килә бит! Авылларда гармунчылар бетә дип никадәр чаң суксак та, өмет уты сүнәргә ашыкмый әле. Айгөл Кадыйрова кебек моң ияләре булганда, алар юкка чыкмас.

Кайбыч таңнары, 18.02.2020
Категория: Авылыбыз шәхесләре | Добавил: antixak (19.02.2020)
Просмотров: 394 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
ComForm">
avatar