MENU
Албит » Язмалар » Авылыбыз шәхесләре

Хикмәтуллин Әсхәт Габдулла улы


"Хезмәтле кеше- хөрмәтле кеше" - дип юкка гына әйтмиләр халыкта. Кошман авылында яшәүче Хикмәтуллин Әсхәт Габдулла улы үсмер чагыннан ук колхозда ат җигеп, урып-җыю вакытында шофер ярдәмчесе булып эшли. Шул елларда колхозның беренчел комсомол оешмасын җитәкли. Хәрби хезмәттән запастагы капитан званиясе белән кайта. Тормыш мәктәбен үткән, үзенең киләчәген авыл белән бәйләү ниятеннән Казан дәүләт авыл хуҗалыгы институтының аграномия бүлегендә белем алган егетне ВЛКСМ ның Апас район комитетына инструктор итеп билгелиләр. Шул билгеләү аның тормышында хәлиткеч роль уйный, чөнки шуннан соңгы гомере халык арасында. "Кайбыч" совхозында баш агроном, Ильич исемендәге хуҗалыкта һәм "Правда" колхозында партоешма секретаре, Апас районының сыйфат буенча баш инспекторы булып эшли. Эшләү дәверендә "Почет билгесе" ордены һәм дистәләгән Мактау грамоталары белән бүләкләнә. Республикабыз һәм авылыбыз тарихында аның да тирән эзе бар...
Категория: Авылыбыз шәхесләре | Добавил: antixak (18.06.2020)
Просмотров: 437 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
ComForm">
avatar